Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җирле хакимият

Яңа юнәлешләр билгеләнде

Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаевның район Советы утырышында ясаган докладыннан.

2013 елда тулаем продукция җитештерү күләме 3,5 миллиард сумга җитте, бу узган ел дәрәҗәсеннән 4,9 процентка күп. Барлык финанслау чыгынаклары исәбенә инвестицияләр күләме 1 миллиард 670 миллион сум тәшкил итте, үсеш темпы 6,5 процентка җитте.
Җитештерелгән товар, башкарылган эшләр һәм районның эре һәм урта предприятиеләре күрсәткән хезмәтләр күләме өч тапкырга артты һәм 1115 миллион сум тәшкил итте.
2013 елда авыл хуҗалыгы продукциясе күләме агымдагы елның сату бәяләренә күчереп исәпләгәндә 817 миллион сум тәшкил итте, бу узган елгыдан 7,6 процентка күбрәк. Узган соңгы ике елның җәе коры килүгә карамастан, 2013 елда тулаем ашлык җыеп алу күләме узган елгы белән чагыштырганда 1849 тоннага артты һәм 68,7 мең тонна тәшкил итте, бөртеклеләрнең һәр гектары 20 центнер (өченче ел 18 генә иде) уңыш бирде. Игенчелектә Планин, Юрков һәм башка фермер хуҗалыклары әйбәт нәтиҗәләргә ирешәләр.
Терлекчелектә гаилә фермалары төзү һәм аларны үстерүгә күп игътибар бирелә. Бүген районда 16 гаилә фермасы бар, тагын 12 шундый ферма төзелә. Әлеге программада катнашучы фермерларга 8,5 миллион сумлык финанс ярдәме (5,8 миллионы - ТР бюджетыннан, 2,7 миллионы - район бюджетыннан) күрсәтелде. Фермерлар үзләре терлекчелек биналары төзү, маллар сатып алу өчен 16 миллион сумга якын акча сарыф итте. Узган ел биш фермер хуҗалыгына район бюджетыннан 300 мең сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтелде, агымдагы елда исә гаилә фермалары төзү өчен 400 мең сум күләмендә акча бүлеп биреләчәк. Гыйниятуллин, Соленов, Хәйруллин, Выжловның гаилә фермалары эше игътибарга лаек.
Узган ел банклар 73 миллион сумга якын кредит биргән, кредит алучылар саны бераз кимесә дә, бу 2012 ел күрсәткеченнән шактый күп. Шәһәрдә үз хуҗалыклары булган кешеләргә - 128, Кимда - 23, Красная Слобода һәм Әҗмәрдә - 14әр кредит бирелсә, шул ук вакытта Кузнечихада - 1, Иж-Борискинода - 3, Бураковода 4 кенә кредит алганнар.
* * *
Промышленность җитештерүе тармагында сизелерлек үзгәрешләр булмады. Элеккечә азык-төлек промышленносте җитештергән продукция күбрәк өлешне били. "Болгар Арыш" җәмгыяте Пичкас сөт кабул итү пункты базасында сөт эшкәртү һәм сыр җитештерү цехын төзүне тәмамлады. Шулай ук район үзәгендә ярма җитештерү цехы да төзи. "Баккара" җәмгыяте колбаса цехы төзүне тәмамлап килә, элеккеге хәзерләүләр конторасы урынында ит эшкәртү цехы сафка бастырылачак. Әлеге цехларны файдалануга тапшыру терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыруга этәргеч бирергә тиеш. Әлегә бөтен көч һәм игътибарны төзелеш материаллары җитештерү һәм аның төрләрен арттыруга бирергә кирәк. Чөнки кулланучылар базарында төзелеш материалына сорау һәрчак зур.
* * *
Татарстан Республикасы җитәкчелегенең булышлыгы белән отчет чорында зур күләмдә төзелеш эшләре башкарылды. Бу тармакта, юллар төзү һәм аларны тиешенчә тотуны да кертеп, 968,7 миллион сумлык эшләр үтәлде. 8,5 мең квадрат метр торак, шул исәптән Дәүләт торак фонды линиясе буенча 33 йорт файдалануга тапшырылды, 41 йорт (шуларның 11е - АПК программасы буенча) шәхси торак төзелеше программасы буенча төзелде.
Җирле бюджет акчасы исәбенә социаль-мәдәни, торак-коммуналь хуҗалыгы максатларда кулланылучы биналарда 42 миллион сумлык ремонт эшләре башкарылды.
Смета бәясе 25 миллион сумлык күп функцияле үзәк бина төзелде. Йолдыз, Тукай, Татар Такталы авылларындагы юлларга асфальт, шәһәрдәге алты урамга вак таш түшәлде.
"Алексеевскдорстрой" җәмгыяте автомобиль юлларын ремонтлау һәм тоту өчен 470 миллион сумлык эшләр башкарды. Агымдагы елда 9 мең квадрат метр торак, шул исәптән авария хәлендәге йортлардан күченүчеләр өчен 3,2 мең квадрат метр, 2,25 мең квадрат метр Болгар авылында яшәүчеләр өчен торак төзелергә тиеш. Әлеге тармакны киләчәктә дә үстерү бурычын хәл итү өчен "Спасагрострой", "Газсантехсервис", "Сувар Б", "Регионстрой", "СанТехмонтаж" кебек җирле төзелеш оешмаларының производство базасын үстерергә һәм шуның белән эш күләмен арттыруга ирешергә кирәк.
* * *
Тормыш шартларын яхшыртуда коммуналь хезмәт күрсәтү системасы мөһим урын били. "Чиста су" программасын тормышка ашыру барышында Болгар шәһәрендә, Приволжск поселогында һәм Өчкүл авылында су үткәрү челтәрләре алыштырылды, су кудыру насослары, колонка, гидрантлар һәм башка җайланмалар урнаштырылды. Бу эшләрнең бәясе 10 миллион сумнан артып китә. Счетчиклар кую эше дәвам итте. Район буенча алганда, су белән тәэмин итү яхшырды, әмма күп урыннарда торбалар нык искергән, шуның сәбәпле никадәр су агып әрәм була, суның сыйфаты начарая, кулланылган суның күләмен исәпләгәндә ялгышлыклар килеп чыга. Агымдагы елда су челтәрләре төзү һәм искергәннәрен ремонтлау өчен "Чиста су" программасы буенча 10 миллион сум акча бүлеп биреләчәк.
Җылылык белән тәэмин итүне яхшырту өчен ике контурлы газ казаннарын урнаштыру эше дәвам итте. Мондый казаннар, мәсәлән, Дзержинский урамындагы 18 катлы йортка куелды, Никольск авылында, кирпеч заводы поселогындагы котельныйларда казаннар алыштырылды, Пионер һәм Октябрьнең 40 еллыгы урамнарындагы җылылык трассасына капиталь ремонт үткәрелде. 2014 елда Дзержинский урамындагы 4нче, Парк урамындагы 22нче, Гордеев урамындагы 9 нчы йортларга ике контурлы казаннар урнаштырылачак, Совет һәм Октябрьнең 40 еллыгы урамындагы 230 метр җылылык трассасы алыштырылачак, котельныйга ремонт ясалырга тиеш.
Каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм утильләштерү һәм су кертү буенча проблемалар аз түгел. Шәһәр халкы байтак мал асрый, бакчада төрле әйберләр үстерә, шуңа күрә калдыклар тиешле нормадан 2 тапкырга артып китә. Дзержинский, Парк, Хирург Шеронов урамнарындагы пычрак су базларыннан сыек калдыкны чыгарып түгүдә кыенлыклар җитәрлек. Әлеге ике төр буенча предприятие узган ел 870 мең сумлык зыян күргән.
Өстәмә контейнер мәйданчыклары урнаштыру, аларга контейнерлар сатып алу өчен мөмкинлекләр табарга кирәк.Хирург Шеронов урамында канализация ясауга проект-смета документларын эшләтү өчен дә финанс чыганагы табарга кирәк булачак.
* * *
Халыкка күрсәтелүче хезмәтләр исемлеге арасында электр һәм почта элемтәсе хезмәтләре аерым урын биләп тора. Бүген районда Интернет челтәреннән 3100 кеше файдалана, шуларның 425е челтәргә узган ел тоташкан. Санлы телевидение абонентлары саны 374кә (барлыгы 1300) артты. Танкеевка, Полянка, Чәчәкле, Урта Йорткүл, музей-тыюлыкта махсус элемтә линияләре сузылды. Кабельле челтәрләр һәм бүлгеч җайланмаларын ремонтлау буенча зур күләмдә эшләр башкарылды.
Почта элемтәсе кеременең 46 процентын пенсия китерүдән кергән табыш, 17,5 процентны - товар сату, 18 - коммуналь хезмәтләрне кабул итүдән, 10 процентны почта элемтәсе хезмәтләре күрсәтүдән кергән табыш тәшкил итә.
* * *
2013 елда ваклап товар сату әйләнеше 1 миллиард 257 миллион сум тәшкил итте, бу узган ел дәрәҗәсеннән 2,6 процентка күп, җәмәгать туклануы әйләнеше 17 процентка артты. Ваклап товар сату әйләнешендә азык-төлек товарларының өлеше 60 процент тәшкил итә. 2013 елның сентябрендә "Пятерочка" сәүдә комплексы файдалануга тапшырылды. Конкуренциянең нык артуына да карамастан, күбрәк авыл халкына хезмәт күрсәтүче "Оптторг" кулланучылар җәмгыяте товар әйләнешен үстерүгә иреште.
Отчет чорында түләүле хезмәт күрсәтү күләме 8,3 процентка артты.
Товар әйләнеше, түләүле хезмәтләр күрсәтүнең үсеше турыдан-туры халыкның кеременә бәйле. Узган ел икътисадның барлык тармакларында һәм бюджет учреждениеләрендә хезмәт хаклары сизелерлек үсте, җан башына күчереп исәпләгәндә алынган табыш та артты.
Агымдагы ел башына физик затларның банктагы акчасы 280 миллион сум калуы да күп нәрсә турында сөйли. Бу 2013 ел башы белән чагыштырганда 38 процентка күп.
* * *
2013 елда Пенсия фонды 750 миллион сум пенсия түләде, бу 2012 ел дәрәҗәсеннән 13,6 процентка артып китә. Пенсияләрнең уртача күләме 9,5 процентка артты һәм 8346 сум тәшкил итә, хезмәт пенсиясе - 10,9 процентка артты һәм ул бүген 8927 сум. Пенсия фонды идарәсе пенсия һәм медицина страхованиесе акчасын җыю планын арттырып үтәде. Юридик затлар һәм эшмәкәрләрнең Пенсия фондына булган бурычы сизелерлек кимеде һәм ул бүген 6 миллион сумнан артып китә. Димәк, фонд һәм башка җаваплы оешмалар тәэсирчән чаралар күрергә тиеш.
* * *
Узган ел азагында Мәшгульлек үзәгендә 124 эшсез исәптә торган, бу ел башындагыга караганда 18,5 процентка азрак дигән сүз. Соңгы 15 елның җәйге чорында эшсезләр саны 88 кешегә кимеде. Халыкны эш белән тәэмин итүдә "Мәдәни мирас: Зөя утрау-шәһәрчеге һәм борынгы Болгар шәһәре" проекты тормышка ашырыла башлагач байтак мөмкинлекләр барлыкка килде. Мәсәлән, соңгы ике елда музей-тыюлык һәм Икмәк музее штаты 100 дән артык кешегә артты. Авыл халкын эш белән тәэмин итү юнәлешендә дә байтак эшләр башкарылды. Халыкны эш белән тәэмин итү буенча дәүләт программасы кабул ителгәннән бирле 1011 кеше дәүләттән субсидия алды. Эшсез калган кешеләрне башка эшләргә әзерләү, аларны шәһәр һәм авылларны төзекләндерү буенча җәмәгать эшләренә тартуга да зур игътибар бирелә.
* * *
Билгеләнгән социаль-икътисадый планнар һәм программаларны тормышка ашыру өчен беренче чиратта акча кирәк. 2013 елда консолидацияләнгән бюджет 2012 ел күрсәткечләре һәм еллык пландагыга караганда сизелерлек үсеш белән үтәлде. Бюджетның керем өлеше 532 миллион сум күләмендә үтәлде, бу инде ачыкланган еллык пландагыга караганда 102 процент һәм узган ел дәрәҗәсе белән чагыштырганда 115 процент тәшкил итә. Үзебезнең керемнәр 131,8 миллион сум күләмендә җыелды, бу заданиедәгегә караганда 33 процентка артык һәм узган ел дәрәҗәсеннән 14 процентка күбрәк дигән сүз. Керем салымы күләме 17 процентка артты, моны бюджет тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакы һәм салым түләүчеләрнең саны артуы белән аңлатырга мөмкин. Үзебезнең чыганаклардан һәм бюджетара трансфертлардан акчаның өзлексез керүе бик күп чыгымнарны финанслау мөмкинлеге бирде
* * *
"Мәгариф" тармагына 300 миллион сумнан артык акча тотылды, бу барлык бюджет чыгымнарының 64 процентын тәшкил итә. Тармак 2012 ел белән чагыштырганда, 27 процентка күбрәк финансланды. Никольск, Ким һәм Кузнечиха урта мәктәпләренә капиталь ремонт ясалды, 10 миллион сумга агымдагы ремонт эшләре башкарылды, биш мәктәптә җылы туалетлар ясалды, 4 мәктәп газ белән ягып җылытуга күчерелде. Мәктәпләр һәм балалар бакчаларында терроризмга һәм янгынга каршы чаралар үткәрелә, балаларны мәктәпкә транспорт белән укырга йөртүнең иминлеген тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. Мәгариф тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакы арта. Мәсәлән, укытучыларның хезмәт хакы - 23,3 мең, балалар бакчалары тәрбиячеләренең 19,2 мең сумга җитте. Агымдагы елда мәктәпләрнең материаль-техник базасын ныгыту эше дәвам итәчәк. Аграмак, Бураково һәм Ямбакты мәктәпләренә капиталь ремонт үткәрелергә тиеш. Санаторий мәктәп-интернатны ремонтлау өчен 70 миллион сум акча каралган.
Белем бирү процессы камилләштерелә һәм ул стандарт таләпләренә җавап бирә. Министрлык үткәргән рейтинг нәтиҗәләре буенча, безнең район мәгариф бүлеге 17нче урынны алган. БДИ тапшыручы чыгарылыш класс укучылары сайлап алган 11 фәннең 9ында уртача балл 2012 ел белән чагыштырганда - югары, дүрт фән буенча уртача республика күрсәткеченнән кимрәк булды.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә 742 бала йөри, бу 2012 елгыдан күбрәк, балаларның хәзер 68 проценты балалар бакчасына йөри (узган ел 66 процент иде). Бакчада 3 яшьтән алып 7 яшькәчә булган балалар өчен урыннар җитәрлек, бары шәһәрдә генә чират бар (1дән алып 3 яшькә кадәрле балалар өчен).
Тармак технологияләре техникумының көндезге бүлегендә - 394, читтән торып уку бүлегендә 63 студент белем ала. Техникум бүгенге көндә кирәкле белгечләр әзерли. Хәзерге вакытта монда биналарга капиталь ремонт ясау мәсьәләсе кискен тора.
* * *
2013 ел Россиядә Мәдәният елы дип игълан ителде. Районда "Район Мәдәният йорты" челтәренә берләштерелгән клублар, "Җирлекара үзәк китапханә" оешмасына кергән китапханәләр, балалар сәнгать мәктәбе һәм киноучреждение җирле бюджеттан финанслана. Район Мәдәният йортына реконструкция төгәлләнде, Полянкада мәдәни үзәк төзелде, Чәчәкле мәдәният йортына капиталь ремонт ясалды, Иж-Борискинода күп функцияле комплекс төзү планлаштырыла, хәзер Мәдәният йортлары һәм авыл клубларында сәхнә костюмнарының, музыка аппаратларының бер өлешен яңарту мөмкинлеге бар, бераз акча таптык. Мәдәният белгечләре халыкны үзешчән сәнгатькә җәлеп итүнең яңа юлларын эзли. Җирлекләрнең, предприятие һәм оешмаларның иҗади отчетларын халык элеккечә үк яратып кабул итә. Балалар сәнгать мәктәбе укучыларны сәнгатькә җәлеп итү буенча зур эш башкара, бүгенге көндә монда 370 артык бала белем ала.
Китапханә эше системасындагы күрсәткечләрнең күбесе уртача республика күрсәткечләреннән югарырак. Хәзерге вакытта 7 клуб, 7 китапханә капиталь ремонтка мохтаҗ. 2012 ел белән чагыштырганда мәдәният тармагы хезмәткәрләренең хезмәт хакы шактый артса да, уртача район дәрәҗәсеннән күпкә калыша. Җитәрлек финансланмау, күпчелек мәдәният учреждениеләренең материаль базасы начар булуы аркасында бу тармакка яшь кадрларны тартуы кыен. Шул ук вакытта барлык мәдәният учреждениесе хезмәткәрләре хезмәт күрсәтүне төрләндерергә, иганәчеләр табарга, эшне оештыруның заманча алымнарын эзләргә кирәк.
* * *
Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында былтыр Халыкара археологик тикшеренүләр үзәге, Елга вокзалы, Фестиваль-вакыйгалар комплексы һәм башка әһәмиятле объектлар ачылды. Тыюлыкка былтыр 193 меңгә якын кеше килгән. Универсиада көннәрендә музей-тыюлык көн саен махсус эшләнгән экскурсия программасы буенча кунаклар кабул итте. ТР Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә, министрлык, ведомство, муниципалитет хезмәткәрләрен кабул итү һәм хезмәт күрсәтү буенча зур эш башкарылды.
* * *
2013 елда сәламәтлек саклау тармагының материаль базасын ныгыту дәвам итте, Спас район үзәк хастаханәсенең консолидацияле бюджеты 27 процентка артты. "Беренче медицина-санитария ярдәмен күрсәтүне камилләштерү" программасы буенча Урта Йорткүлдә фельдшер-акушер пункты төзелде, Куралово амбулаториясе, 10 фельдшер-акушер пунктына капиталь ремонт ясалды, район хастаханәсенең стационар бүлегендә ишекләр реконструкцияләнде. "Доступная среда" программасы буенча 2 миллион 500 мең сумлык эш башкарылды, "Сәламәтлек саклауны модернизацияләү" программасы буенча 3,6 миллион сумлык җиһазлар сатып алынды. 2 меңгә якын кеше диспансерлаштыру үтте. Табибларның хезмәт хакы - 35, урта медперсоналның - 28,5 процентка, кече медперсоналның 1,6 тапкырга артты. Шулай да табибларга кытлык нык сизелә. Берьюлы ике урында эшләүчеләрне дә исәпкә алып, 48 ставканың 39 гына тулган, бездә невролог, эндокринолог, окулист, фтизиатр, психиатр-нарколог кебек табиблар юк. Кайбер күрсәткечләр буенча без республиканың уртача күрсәткечләреннән нык калышабыз. Балалар тууы артып, үлүчеләр кимесә дә, кешеләрнең башка урыннарга күчеп китүе аркасында халыкның кимүе нык сизелә. Хәзерге вакытта максатчан юнәлештә медуниверситетта 8 студент белем ала.
Бу тармакка быел шактый акча биреләчәк. Приволжск поселогында яңа ФАП төзү, Иж-Борискино күп функцияле комплекста, Ямбакты, Бураково, Аграмак мәктәпләре базасында ФАПлар оештыру, 10 пунктка капиталь ремонт ясау, үзәк хастаханәдә патолого-анатомия бүлеген төзү күздә тотыла.
* * *
Халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүдә социаль яклау бүлеге, "Рассвет" социаль хезмәт күрсәтү үзәге, район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге, махсус учреждениеләрдән - өлкәннәр һәм инвалидлар йорты, "Чайка" приюты зур роль уйный.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтүдә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы бер ел эчендә 34 процентка артты һәм 11,8 мең сум тәшкил итте. Халыкның төрле катламнары - хезмәт ветераннары, аз тәэмин ителгән гаиләләр, күп балалы гаиләләр, ятим балаларны да кертеп, барлыгы 8,7 мең кеше төрле социаль ярдәм ала.
Ни кызганыч, хәзерге вакытта районда Бөек Ватан сугышында катнашкан 31 ветеран калды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек барышында җирле үзидарә органнары, учреждениеләр, оешмалар һәм предприятиеләр сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренең тормыш хәлләрен яхшырту өчен мөмкин булганнарның барысын да эшләргә тиеш.
* * *
Районда яшьләр сәясәтен, физкультура һәм спортны үстерү буенча максатчан эш алып барыла. Бу системада 53 белгеч эшли, шуларның 28е югары белемле. Уртача айлык хезмәт хакы - 10650 сум. Бу өлкәдә шактый яхшы материаль база тупланган, ул 102 объектны үз эченә ала. 2013 елда зур ике спорт бинасы төзелгән. Хәзерге вакытта тренажер залы белән бергә йөзү бассейны төзелә башлады, үткән ел 40 миллион сумлык эш башкарылса, быел төзелеш эшләре күләме 72 миллион сумга җитәчәк.
Районда спорт юнәлешендә 4 өстәмә белем бирү учреждениесе эшли, анда спортның 20 төре кертелгән. Без каршылаган Универсиада һәм Олимпиада утлары эстафетасы физик культура һәм спортны үстерүгә яңа көч өстәде.
Үткән ел яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү юнәлешендә байтак эш алып барды. Мәсәлән, Смоленск өлкәсендә "Болгар" эзләнү отрядының регионара истәлек вахтасында актив катнашуы турында аерым әйтеп үтәргә кирәк.
Туристлар саны, үткәрелә торган чараларның артуын исәпкә алып, халыкның иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе зур әһәмияткә ия. Бу өлкәдә илебездә булган соңгы вакыйгаларны онытырга ярамый, шуңа күрә район җәмәгатьчелеге алдына милләтара һәм динара татулыкны ныгыгыту бурычы куела.
Узган ел районда җинаятьләр саны кимеде, аларны ачу проценты артты. Урлаулар, талаулар саны кимеде, ә менә җинаять кылган кешеләрне ачыклау 25 процентка арткан. Юл-транспорт һәлакәтләренең саны артуы да зур борчу тудыра, анда байтак кешенең гомере өзелә. Икенче төрле әйткәндә, иминлекне ныгыту буенча Эчке эшләр бүлегенә дә, МЧС бүлегенә дә, экология хезмәтләренә зур җаваплылык йөкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев