Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җирле хакимият

Терлек азыгы турында кайгырту – төп бурычыбыз

Спас муниципаль район башлыгы Камил Нугаевның район халкына мөрәҗәгате. Хөрмәтле якташлар! Мин сезгә авыл хуҗалыгына кагылган мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Ә бу мәсьәләләр барыбызга да кагыла. Корылык сәбәпле, районда бүген хәл шактый катлаулы. Басулар өчен бик кирәк булган яңгырлар инде 40 көннән артык яуганы юк. Бу шартларда эшләү Урта...

Спас муниципаль район башлыгы Камил Нугаевның район халкына мөрәҗәгате.
Хөрмәтле якташлар!
Мин сезгә авыл хуҗалыгына кагылган мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Ә бу мәсьәләләр барыбызга да кагыла.
Корылык сәбәпле, районда бүген хәл шактый катлаулы. Басулар өчен бик кирәк булган яңгырлар инде 40 көннән артык яуганы юк. Бу шартларда эшләү Урта Йорткүл, Иж-Борискино, Аграмак, Кузнечиха, Ямбакты, Көек, Гусиха һәм башка авыл игенчеләренә аеруча катлаулы. Язның уңайлы килүе, туфракта дым запасы булуы басуларда шытымнарга тишелеп чыгарга ярдәм итте. Тик бүген инде язын көткән уңышка өметләнү файдасыз. Бу мәсьәлә барлык игенчеләрне дә борчый.
Билгеле булганча, районда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү белән зур предприятиеләр дә, крестьян (фермер) хуҗалыклары да, ярдәмче хуҗалыклар да шөгыльләнә. Аларның барысын да бер максат берләштерә - иген үстереп, ит һәм сөт җитештерү. Терлекчелек тармагына да зур урын бирелгән. Ел әйләнәсендә ул аз булса да, ышанычлы керем чыганагы булып тора. Шуңа күрә без фермаларда да, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда да терлекләр санын арттыру өчен тырышабыз.
Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә барлыгы 9240 баштан артык мөгезле эре терлек исәпләнә. Шәхси хуҗалыкларда аларның саны 14440ка җитә. Бу республика буенча иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. Моннан тыш, күп хуҗалыклар ат, сарык, дуңгызлар асрый, мөгезле яшь терлекләр саны да даими арта. Белгечләргә генә түгел, авыл хуҗалыгында эшләгән һәр кешегә сыерны кышлату өчен кимендә 3-3,5 тонна печән кирәк икәне билгеле. Шуңа күрә фермер хуҗалыкларына кышлату чоры өчен 9000 тонна печән, рационны тулыландыру өчен 65000 тонна сенаж һәм силос, шулай ук фураж хәзерләп куярга кирәк. Шәхси хуҗалыкларда печәнгә ихтыяҗ тагын да зуррак. Витаминлы азык белән тәэмин итү өчен яфрак азык та хәзерләп куярга кирәк.
Шуңа күрә кышка терлек азыгы запасын булдыру өчен чаралар бүген үк күрелергә тиеш. "Болгар Арыш", "ВЗП "Болгар" җәмгыятьләре, Планин, Синицин, Хәйдәров, Нургалиев, Юрков крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм башкалар инде печән чабуга кереште. Бу хуҗалыкларда терлек азыгын хәзерләүгә һәрвакыт җаваплы карап, кышлату чорын җитди проблемаларсыз гына кичәләр. Аларның тәҗрибәсе башкалар өчен дә үрнәк булырга тиеш.
Күпьеллык үлән басуларыннан тыш, районда табигый печәнлекләр дә җитәрлек. Башка районнарда мондый болыннар бөтенләй юк, алар өчен салам да зур азык кыйммәтенә ия. Ә бездә ялкауланып ятмасаң, бар да кул астында гына. Кемдер килеп ярдәм итәр дип ышанып утырмагыз. Чокырларда, урман аланнарында үскән үләнне чабып алу бер дә авыр түгел, яфрак азык, кычыткан да кышын бик кирәк булачак. Тырышып-тырышып арттырган терлек санын саклап каласыбыз килсә, терлек азыгы запасын тулыландыру өчен һәр мөмкинлектән файдаланырга кирәк.
Районда яшәүче һәр кешегә мөрәҗәгать итәм: бүгенге көндә без кул кушырып утырмаска, кышлату чорында проблемалар килеп чыкмасын өчен хәлебездән килгәнне эшләргә тиеш. Боларның барысы да үзебез өчен эшләнә. Шәһәр предприятиеләренең күпчелегенә яфрак азыгын хәзерләү буенча план бирелде, аларның кайберләре инде аны үти дә башлады. Авыл хуҗалыгына ярдәм итәргә кирәк икәнен барысы да аңларлар дип өметләнәм, чөнки шәһәрнең авыл халкына ярдәм итүе инде күптән традициягә әверелгән. Без дә бу традицияне бозмабыз дип уйлыйм. Җәен вакыт аеруча тиз үтә. Шуңа күрә һәр кешегә гражданлык аңын күрсәтеп, авыл хуҗалыгында эшләрне уңай якка үзгәртү өчен тырышырга кирәк. Бердәм булып, уртак көч белән тырышсак кына, без теләсә нинди авырлыкны җиңеп чыга алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев