Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җирле хакимият

Татарстан Республикасы Спас муниципаль район Советының 2012 ел 13 июнендәге №21-2нче карары

Спас муниципаль районында гражданнарга шәхси торак төзелеше һәм шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен җир участокларын бирү нормалары турында

Россия Федерациясе Җир кодексының 33нче маддәсе нигезендә Спас муниципаль район Советы
Карар бирде:
1. Билгеләргә:
1.1. гражданнарга шәхси торак йорт төзелеше өчен дәүләт яки муниципаль карамакта булган җир участокларының түбәндәге зурлыгын:
- җир участогының максималь зурлыгы - 2500 кв. метр, Полянка авыл җирлеге чикләрендә булган җир участокларыннан тыш, алар өчен - 1000 кв. метр;
- җир участогының минималь зурлыгы - 300 кв. метр.
1.2. гражданнарга шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен дәүләт яки муниципаль карамакта булган җир участокларының түбәндәге зурлыгын:
- Болгар шәһәрендә җир участогының максималь зурлыгы - 2500 кв. метр;
авыл җирлеге чикләрендә урнашкан җир участоклары өчен - 5000 кв. метр, Иске Рәҗәп, Полянка авыл җирлеге чикләрендә бирелә торган җир участогының максималь зурлыгы - 10000 кв. метр, Чәчәкле авыл җирлегендә - 15000 кв. метр.
- җир участогының минималь зурлыгы - 300 кв. метр.
2. Бу карарның гамәлләре түбәндәге очракларга кагылмый:
2.1. шәхси торак төзү һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкны алып бару өчен җир участокларының зурлыгы күптәннән билгеләнгән булса (исторически сложившиеся);
2.2. гражданин милек хокукында хуҗа булган җир участогына шәһәр төзү нормалары буенча аерым участок буларак кулланып булмый торган участок терәлеп торса (терәлеп торган участок милек хуҗасының гаризасы буенча төп участок максатында куллану өчен, акча түләп, өстәмә рәсмиләштерелә ала);
3. Югарыдагы нормалар бу карарда билгеләнгән максатлар өчен арендага алынган участокларга һәм дәүләт яки муниципаль карамагында булып, социаль ипотека системасында торак төзү өчен бирелә торган җир участокларына да кагыла.
4. Карарның үтәлешен контрольдә тотуны Спас муниципаль район Советы җитәкчесе С. И. Тюнёвка йөкләргә.
Спас муниципаль район башлыгы К. Ә. Нугаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев