Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җирле хакимият

Спас районы территориаль сайлау комиссиясе карары

"Россия Федерациясе гражданнарының төп сайлау хокуклары гарантияләре һәм референдумда катнашу хокуклары турында"гы Федераль законның 1 нче пункты ("к" һәм "л" подпунктлары) һәм 7 нче пункты нигезендә, "Гадел Россия" сәяси партиясенең Татарстан Республикасындагы региональ бүлегеннән тәкъдим ителеп 2582нче сайлау участогында хәлиткеч тавышка ия булган Рәхимҗанов Равил Газыйм улы участок сайлау комиссиясе әгъзасы вазифасыннан азат ителде.

Әлеге законның 29 маддәсендәге 11 нче пункты нигезендә, РФ Үзәк сайлау комиссиясенең 2012 елның 5 декабрендәге участок комиссияләре составы резервын булдыру турындагы расланган карар тәртибе буенча, ТР Үзәк сайлау комиссиясенең 2013 елның 24 апрелендәге карары нигезендә резервтан сайлау комиссиясе составына Хәйдаров Илгизәр Габделәмин улы кертелде. Югары белемгә ия, вакытлыча беркайда эшләми. "Гадел Россия" сәяси партиясенең ТРдагы региональ бүлегеннән тәкъдим ителде.

* * *

Реклама

Территориаль сайлау комиссиясе тагын бер кат 8 сентябрьдә яңа төзелгән Урта Йорткүл авыл җирлегенә депутатлар сайлау үткәреләчәге турында исегезгә төшерә.

Ике сайлау комиссиясенең урнашу урыннары үзгәртелде. 2581 нче сайлау участогы Урта Йорткүл авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында урнашкан. Адресы: Урта Йорткүл авылы, Центральный урамы, 23; 2582 нче сайлау участогы (Дала Йорткүл) элекке хуҗалык конторасы бинасында урнашкан. Адресы:Набережный урамы, 1.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Карар сайлау крмиссиясе

2
X