Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җирле хакимият

Спас муниципаль район Советы карары

Татарстан Республикасы Спас муниципаль район Советының "Муниципаль хезмәт вазифасын биләүгә дәгъва кылучылар һәм "Татарстан Республикасы "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлеге хезмәткәрләренең табышы, милке, милек характеры турындагы йөкләмәләренең дөреслеген раслаучы Положениене раслау турында" гы карарына үзгәрешләр кертү турында.

2003 елның 6 октябрендәге "Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында"гы 131нче Федераль закон, 2008 елның 25 декабрендәге "Коррупциягә каршы" 273нче Федераль законга нигезләнеп һәм Россия Федерациясе Президентының "Федераль дәүләт хезмәте вазифаларын биләүгә дәгъва итүче кешеләр һәм федераль дәүләт хезмәткәрләре тәкъдим иткән мәгълүматларның дөреслеген тикшерү турында"гы 2009 елның 21 сентябрендәге Указын исәпкә алып, Спас муниципаль районы Советы түбәндәге карар чыгарды:
1. 2011 елның 6 июнендәге Спас муниципаль районы Советының "Спас муниципаль районы" муниципаль хезмәт вазифасын биләүгә дәгъва итүчеләр һәм муниципаль берәмлек хезмәткәрләренең табышы, милке, милек характеры турындагы йөкләмәләрнең дөреслеген раслаучы 10-2нче Положениегә түбәндәге үзгәрешләр кертергә:
1.1. 3нче пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«п. 3. Әлеге Положениенең 1 пунктында каралганча, язма рәвештә төгәл мәгълүмат бирелмәгән очракта тикшерү оештырыла;
а) хокук саклау органнары, башка дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм аларның җаваплы хезмәткәрләре;
б) җирле үзидарә органнарының коррупцияне һәм башка хокук тәртибен бозуларны кисәтү буенча кадрлар хезмәте подразделениесе хезмәткәрләре яки югарыда телгә алынган органнарның коррупциягә һәм башка хокук тәртибен бозуларга каршы җаваплы хезмәткәрләре;
в) закон нигезендә башка чыганаклар белән»;
1.2. 4нче пунктны көчен югалткан дип санарга;
1.3. 7нче пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«п. 7. Тикшерү алып барганда эшкә алучы вәкиле (җирле үзидарә органы җитәкчесе) яки ялланучының вәкиле (җирле үзидарә органы җитәкчесе) тарафыннан тиешле вәкаләтләр бирелгән җаваплы кешегә түбәндәге хокуклар бирелгән:
а) кеше яки муниципаль хезмәткәр белән әңгәмә үткәрә ала;
б) кеше яки муниципаль хезмәткәр тарафыннан табыш, милек, милек характерындагы йөкләмәләр турындагы мәгълүматларны һәм өстәмә материалларны тикшерә;
в) кешедән яки муниципаль хезмәткәрдән табыш, милек, милек характеры турындагы тапшырылган мәгълүматлар буенча аңлатмалар ала;
г) тиешле тәртиптә Россия Федерациясе прокуратурасына, башка федераль дәүләт органнарына, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт органнарына, федераль дәүләт органнарының территориаль органнарына, җирле үзидарә органнарына, предприятие, учреждение, оешма һәм җәмәгать оешмаларына (аннары - дәүләт органнары һәм оешмалары) үзләрендә булган мәгълүматлар (оператив-эзләү эшчәнлеге яки аның нәтиҗәләренә кагылышлы булган запрослардан кала): кеше яки муниципаль хезмәткәр, аның ире яки хатыны, балигъ булмаган балаларының табышы, милке һәм милек характеры йөкләмәләре; кешенең Россия Федерациясе норматив-хокукый актларына нигезләнеп бирелгән мәгълүматларының дөреслеген; муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан тиешле таләпләрнең үтәлешен тикшерү өчен запрос җибәрә;
д) тиешле рөхсәт алып физик затлар турында мәгълүмат туплый һәм алардан мәгълүмат ала;
е) Россия Федерациясенең коррупциягә каршы көрәш турындагы закон нигезендә, кеше яки муниципаль хезмәткәр тарафыннан бирелгән мәгълүматларга анализ ясый".
1.4. 16нчы пунктны түбәндәге эчтәлектәге редакциядә бәян итәргә:
"п.16. Тикшерү нәтиҗәләре буенча җаваплы яки тиешле вәкаләтләре булган зат гражданинны муниципаль хезмәт вазифасына билгели яки муниципаль хезмәт вазифасына билгеләнгән муниципаль хезмәткәргә карата тиешле тәртиптә доклад әзерли. Докладта түбәндәге җөмләләрнең берсе булырга тиеш:
а) кешене муниципаль хезмәт вазифасына билгеләү турында;
б) кешене муниципаль хезмәт вазифасына билгеләүдән баш тарту турында;
в) муниципаль хезмәткәргә юридик җаваплылык чаралары куллану өчен нигез булмау турында;
г) муниципаль хезмәткәргә юридик җаваплылык куллану турында;
д) тикшерү материалларын тиешле комиссиягә тапшыру турында.
1.5. 17нче пунктны түбәндәге эчтәлек белән тулыландырырга:
«п.17. Кешене муниципаль вазифага билгеләргә вәкаләте булган яки муниципаль хезмәткәрне муниципаль хезмәткә билгеләгән кеше, әлеге Положениенең 16 пунктында күрсәтелгәнчә, доклад һәм тиешле тәкъдимне караганнан соң түбәндәге карарларның берсен кабул итә:
а) кешене муниципаль хезмәт вазифасына билгеләргә;
б) кешене муниципаль хезмәт вазифасына билгеләүдән баш тарту турында;
в) муниципаль хезмәткәргә юридик җаваплылык чарасы куллану турында;
г) тикшерү материалларын тиешле чаралар күрү өчен махсус комиссиягә тапшыру турында».
2. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Спас муниципаль районы башлыгы аппараты җитәкчесе Е.А.Демьяновка йөкләргә.
3. Әлеге карар рәсми рәвештә басылып чыкканнан соң үз көченә керә.
Спас муниципаль районы башлыгы К.Ә.Нугаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Карар Спас муниципаль районы