Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җирле хакимият

Шактый эшләр башкарылган

Сишәмбе көнне "Болгар шәһәре" муниципаль берәмлек Советының чираттагы утырышы булды, анда депутатлар узган елга нәтиҗә ясадылар һәм киләчәккә планнар билгеләделәр.

Владимир Корнилов
Утырыш эшендә шәһәр оешмалары, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Башта депутатлар игътибарына законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә эшләнгән "Болгар шәһәре" муниципаль берәмлек Уставының яңа проекты тәкъдим ителде. Яңа проект экспертиза һәм тиешле башка процедуралар үтте. Ул районның рәсми сайтында чыккан, аны тикшерү буенча ачык тыңлаулар билгеләнәчәк. Депутатлар тарафыннан хупланган проект буенча тәкъдимнәрне кабул итү, исәпкә алу һәм тикшерү буенча эш төркеме оештырылды.
2015 елга нәтиҗә ясап, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленев иң беренче чиратта, шәһәрдәге демографик хәлнең яхшы якка үзгәрмәвен билгеләп үтте. Элеккечә үк үлүчеләр саны туучылардан артык. Никахлашучылар саны артса да, аерылышучылар 2013 елга караганда күбрәк булган.
Докладта билгеләп үтелгәнчә, 2014 елда ике катлы торак йортларга капиталь ремонт ясау буенча зур эш башкарылды. Бу максаттан 7 миллион сумнан артык акча тотылды. Өч күпфатирлы торак йортта 5 миллион сумлык ике контурлы газ казаннары куелды. Җирле бюджет хисабына юлларга 2 миллион сумлык ремонт ясалды, ә республика бюджетыннан кергән өстәмә 15 миллион сум хисабына Вертынская, Лихачев, Мир, Октябрь урамнарындагы юлларның бер өлеше тәртипкә китерелде. Чүп-чар контейнерлары өчен өч яңа мәйданчык ясалды. Полигонга 30 мең кубка якын көнкүреш калдыклары чыгарылды.
Республика бюджеты акчасы хисабына (14 миллион сум) Хирург Шеронов, Октябрьнең 40 еллыгы, Гордеев урамнарында канализация челтәрләре үткәрелде.
2014 елда чистарту корылмаларын реконструкцияләү өчен республика бюджетыннан бирелгән 7,5 миллион сумга якын акча китте. Шәһәр халкын су белән тәэмин итүдә өзеклекләр булмасын өчен һәм "Чиста су" программасын тормышка ашыру кысаларында су үткәрү челтәренең бер өлеше алыштырылды.
"Доступная среда" программасы буенча 1нче мәктәптә миллион сумлык эш башкарылды, урам аша кичү урыннарына 0,5 миллион сумлык ремонт ясалды (юл кырыендагы ташларның биеклеге киметелгән).
Агымдагы елда да башкарасы эшләр күп. Мәсәлән, үткән ел 760 мең сумлык реконструкция ясалган балалар скверын яңартуны дәвам итү, Рабига күлен төзекләндерү, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына төрле чаралар башкару, шул исәптән ветераннар өен һәм фатирларын ремонтлау һәм башка күп эшләр билгеләнгән.
Утырыш эшенә нәтиҗә ясап, район башлыгы Камил Нугаев болай диде:
- Авырлыкларга карамастан, узган ел безнең өчен шактый күрсәткечләр буенча нәтиҗәле булды. Фаразларга караганда, агымдагы ел икътисадый яктан җиңел булмаячак. Шулай да без куйган максатлардан читкә тайпылмаска, планда билгеләнгән эшләрне башкарырга тиеш. Ә моның өчен барыбызга да тулы көч белән, алда торган җаваплылыкны тоеп эшләргә кирәк. Бергәләшеп теләсә нинди проблеманы хәл итү юлларын табарбыз, дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев