Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Районның биш елга үсеш программасы

    Район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнёвның муниципаль берәмлек Советы утырышында ясаган чыгышыннан

    Район программасы "2011-2015 елларда Татарстан Республикасының социаль-экономик үсеш программасы"на нигезләнеп эшләнгән.

    * * *

    Иң мөһим бурычларның берсе - халыкның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту. Хәзер авыруны дәвалауга юнәлдерелгән системадан кешеләрнең сәламәтлеген саклау, сәламәт яшәү рәвеше һәм авыруларны профилактикалауны максат итеп куйган яңа системага күчү башланды. Кайбер уңай үзгәрешләргә карамастан, сәламәтлек күрсәткечләре һәм сәламәтлек саклауның торышы түбән дәрәҗәдә булуы - актуаль проблемаларның берсе.

    * * *

    2010 ел нәтиҗәләре буенча районда һәр хезмәткәрнең уртача айлык хезмәт хакы 10801 сум тәшкил итә. Эшләүчеләр саны 2005 ел белән чагыштырганда 1885 кешегә кимегән. Хезмәт хакы фонды 2,2 тапкырга арткан.

    Халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, формаль булмаган хезмәт базарын киметү һәм экономикадагы тискәре тенденцияләрне бетерү максатында районда ведомствоара комиссия эшли. Салым хезмәте вәкилләре катнашкан комиссия утырышларына салымнар буенча бирәчәге булучылар, Пенсия фондына бурычлары булган, шулай ук яшәү минимумыннан кимрәк хезмәт хакы түләгән эш бирүчеләр чакырыла.

    Пенсия белән тәэмин итү өлкәсендә законнарга үзгәрешләр кертү сәбәпле, керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булган пенсионерлар саны кимеде. 6379 пенсионердан хәзер бу категориягә 588 кеше керә. 2005 ел белән чагыштырганда, уртача пенсия 2,7 тапкырга артып, 2011 елның 1 гыйнварына 6353 сум тәшкил итте.

    * * *

    Соңгы 5 ел эчендә районда экономик потенциалны үстерү һәм ныгыту, агросәнәгать комплексы предприятиеләренең активлыгын арттыру, халыкны эш белән тәэмин итү, инвестицияләрне арттыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрелде. Кече һәм урта бизнесны үстерүгә дә зур игътибар бирелде.

    Экономиканың үсешен күрсәткән иң мөһим күрсәткечләрнең берсе - тулаем территориаль продукт. 2010 елга ул 2 тапкырга диярлек артты һәм 2030,4 миллион сум тәшкил итте. Җибәрелгән товарларның, башкарылган эшләрнең һәм күрсәтелгән хезмәтләрнең күләме 4 тапкыр үсеп (чагыштырма бәяләр буенча), 553 миллион сум тәшкил итте.

    Промышленность җитештерүе икмәк пешерү, сөт эшкәртү, он һәм ярмалар җитештерү, җиһазлар, агач материаллары, балык ярымфабрикатлары ясау һәм башка тармаклардан тора.

    Икмәк һәм икмәк продуктларын җитештерү белән былтыр "Спас икмәк комбинаты" ПБ, "Спас ХПП" ҖЧҖ һәм 5 шәхси эшмәкәр шөгыльләнде. Алар 21,7 миллион сумлык 1158,2 тонна продукция җитештерделәр.

    Шулай ук 1185,4 тонна он, 50 тонна макарон әйберләре, 47,8 тонна сөт продукциясе, 43 тонна балык ярымфабрикатлары эшләп чыгарылган. Казан эшмәкәрләре теплица хуҗалыгы ясау өчен җир участогын рәсмиләштергән. Нефть чыгару тармагы өчен җиһазлар ясау буенча цех эшли. Быел производствоны 1,5 тапкыр үстерү планлаштырыла. Башка эшмәкәрләр дә производствоны үстерүгә үз өлешләрен кертәләр.

    2011 елда шәхси эшмәкәр Монахов бер бинаны пекарня итеп үзгәртү эшен башлады. Моннан тыш, Лизинг Программасында катнашып, икмәк җитештерү өчен җиһазлар сатып алу өчен грант алырга гариза бирелгән.

    * * *

    Программа җирле җитештерү оешмалары тарафыннан ашлык сату күләмен 2015 елга 63 мең тоннага кадәр арттыруны күздә тота.

    Авыл хуҗалыгы культураларының сөрлегүенә, үсемлек авыруларына һәм корткычларга каршы тора алучы югары уңыш бирә торган сортларны һәм гибридларны куллану уңыш алуны арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Булган ашлык чистарту комплекслары үзгәртеп корылачак.

    Терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыру нигездә терлекләрнең продуктлыгын күтәрү хисабына ирешеләчәк. Шул ук вакытта терлекләрнең баш санын арттыру, терлек азыгы җитештерүне үстерү, заманча технологияләрне куллану, төп фондларны модернизацияләү һәм башка чаралар да күздә тотыла.

    * * *

    Иң мөһим бурычларның берсе - кече эшмәкәрлекне үстерү өчен уңайлы шартлар тудырып, салым потенциалын үстерү. Монда үзебезнең финанслар җитмәү, теркәү процедуралары, лицензияләр алу һәм аларны озайту, мәҗбүри сертификация үтәргә тиешле продукция төрләренең күп булуы, энергетика инфраструктураларына һәм коммуналь хезмәт күрсәтүгә тоташуның югары бәяләре иң зур проблема булып тора.

    Кече эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча алып барылган муниципаль сәясәт икътисадның бу тармагында уңай үзгәрешләргә ирешү мөмкинлеге тудырды.

    Бүген район территориясендә 991 кеше эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, 809 эшмәкәр, 98 крестьян (фермер) хуҗалыгы, 84 кече предприятие бар. Алар җитештергән товар, башкарган эшләр һәм күрсәткән хезмәтләр гомуми күләмнең 60,2 процентын тәшкил итә.

    Кече бизнес предприятиеләре җитештерүне үстерүгә, куәтләрне арттыруга һәм кирәкле җиһаз -җайланмалар сатып алуга шактый инвестицияләр җәлеп итә. 2010 елда төп капиталга җәлеп ителгән акча күләме 194 миллион сум тәшкил итте.

    Халыкны эш белән тәэмин итү өчен махсус кабул ителгән дәүләт программасын тормышка ашыра башлагач, эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләүчеләрнең саны сизелерлек артты. Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңарту буенча комплекслы проект тормышка ашырылганда да байтак кеше эш белән тәэмин ителәчәк.

    * * *

    Ел саен кимендә 6 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырыла. 2010 елда гомуми мәйданы 6412 кв. м тәшкил иткән 25 торак йорт (контроль санның 106,9 процентын тәшкил итә), шул исәптән сугышта катнашучылар һәм аларның тол хатыннарына йортлар төзелде. Өч елда гомуми мәйданы 49,3 мең кв. метрлы 36 күп фатирлы йортка ремонт ясалды. Моның өчен 91,3 миллион сум акча сарыф ителде. 1770 кеше торак шартларын яхшыртты.

    Капиталь төзелешкә 170 миллион сум акча тотылды. 2015 елга кадәр смета бәясе 65,8 миллион сум торган йөзү бассейны белән спорт үзәге төзү күздә тотыла. Водозабор төзелеше дәвам итәчәк. Моннан тыш, сметада каралган 94,74 миллион сумга 31,5 мең квадрат метр торак төзү планлаштырыла.

    Юл төзелешенә һәм аны төзекләндереп тору өчен 5 ел эчендә 1032,14 миллион сум акча тотылачак.

    Муниципаль секторда инвестицияләр күләме федераль һәм муниципаль бюджеттан акча җәлеп итү исәбенә арттырылачак. Мәгариф, сәламәтлек саклау, физкультура һәм спортны, торак секторын үстерүгә тиешле ярдәм күрсәтеләчәк.

    * * *

    Туризм - киләчәктә районны үстерүнең төп юнәлешләреннән берсе. Бу юнәлештәге чараларны тормышка ашыруда инвестиция проектлары ярдәм итәчәк. Бу икътисади яктан да тиешле нәтиҗәләр китерергә тиеш. Әлбәттә, социаль үзгәрешләр дә булмый калмас. Туристлык индустриясен үстерә башлагач яңа маршрутлар ачылачак, өстәмә эш урыннары булдырылачак, икътисадның башка тармаклары да сизелерлек үсәчәк. Якынча фаразлаулар буенча гына да, 2015 елга кадәр музей-тыюлыкка 100 меңнән артык кеше килергә тиеш. Биредәге эшмәкәрләрнең табышы елына ким дигәндә 150 миллион сумга җитәр, дип көтелә.

    Икътисади субъектлардан төрле дәрәҗәдәге бюджетларга фаразлар буенча 35 миллионнан артык, дотация оешмаларының эшчәнлекләрен исәпкә алып, ел саен 35 миллионнан күбрәк табыш керергә тиеш.

    * * *

    Бүген районны үзкеремнәр дәрәҗәсенең түбән булуы, халык арасында үлүчеләрнең артуы (аеруча эшкә яраклы кешеләрнең), социаль - мәдәни һәм транспорт инфраструктурасының начар үсүе, мәдәният, мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләренең материаль базасы ярлы булуы нык борчый.

    Программаның төп максаты - икътисадны динамик рәвештә үстереп һәм тирә-як мохитны савыктырып, халыкның тормышын һәм яшәү дәрәҗәсе сыйфатын күтәрү.

    Моңа ирешү өчен җирле бюджетларның салым базасын ныгытырга, бюджет акчасыннан нәтиҗәле файдаланырга, икътисадны үстерү темпларын тизләтергә кирәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: