Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җирле хакимият

Прокуратура йомгак ясады

Узган җомгада үткән ведомствоара киңәшмәдә район прокуратурасының агымдагы елның беренче ярты елында башкарган эшенә йомгак ясалды.

Киңәшмәдә районның көч структуралары җитәкчеләре, мәгариф бүлеге, район хастаханәсе, санитария-эпидемиология күзәтчелеге, контроль-хисап палатасы вәкилләре катнашты.

Район прокуроры Дамир Яфизов узган алты айга нәтиҗә ясады. Социаль тармакта, хезмәт турындагы законнарның ничек үтәлүен тикшерүләр турында прокурор урынбасарлары Фаил Гайсин һәм Айнур Вәлиев, прокурор ярдәмчесе Айрат Мөхәммәтшин хәбәр итте. Эш урыннарын аттестацияләү, санитария-эпидемиология законнарының үтәлеше, белем бирү учреждениеләре, ТСЖ, коммуналь хезмәтләр эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр буенча да мөрәҗәгать итүчеләр күп булган. Алар буенча тикшерүләр уздырылган һәм тиешле карарлар чыгарылган.

Киңәшмәгә район башлыгы Камил Нугаев йомгак ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәшмә район прокуратурасы