Пасха бәйрәме белән!
Район башлыгы Камил Нугаев район халкын Пасха бәйрәме белән котлады.
Ул күңелләрдә киләчәккә ышаныч һәм өмет уята торган изге бәйрәмнәрнең берсе, диелә котлауда. Дин һәм әхлак көчле һәм сәламәт җәмгыятьнең ныклы нигезе, аның киләчәк үсеше өчен төп шарт булып тора. Яктылык, рухи чисталык алып килгән бу бәйрәм һәр йортка иминлек һәм тынычлык белән керсен.
Пасха бәйрәме милләтара һәм динара дуслыкны ныгыта, төрле милләт һәм дин кешеләренә бер-берсенең гореф гадәтләренә хөрмәт белән карарга өйрәтә. Традицияләрне яңарту, аларны ныгыту һәм киләчәк буыннарга тапшыру - безнең алда торган уртак максатыбыз һәм ул туган ягыбызда яшәгән халыклар арасындагы дуслыкны сакларга ярдәм итә.
Район башлыгы бәйрәм алдыннан һәр кешегә тынычлык, иминлек, бәхет һәм уңышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев