“Крестьян – авылның терәге…”
Шушы көннәрдә Полянка авыл җирлегенең отчет сессиясе булды. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте генераль директоры Фоат Вәлиев, район башлыгы Камил Нугаев катнаштылар.
Владимир КОРНИЛОВ
Утырыш бу авылда әле күптән түгел генә ачылган Мәдәният йортында үтте. Бу матур, якты, иркен бина республиканың "Авыл клублары" программасы буенча махсус төзелде. Биредә инде байтак чаралар уздырырга өлгергәннәр.
Җирлек башлыгы Николай Авдеев үзенең докладында башкарма комитетның отчет чорындагы эшчәнлеген тулысынча яктыртырга тырышты. Җирлек территориясендә 8 мең гектар сөрү җирләре бар. Биредә Ольга Семушкина, Равил Бакиров, Николай Кочетковның фермер хуҗалыклары, "Кызыл Шәрык" җәмгыяте җирләре урнашкан. Узган елгы корылык шартларында да җирле игенчеләр бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 20 центнерлап уңыш җыеп алган.
Җирлек территориясендә дүрт торак пункт урнашкан, 360 хуҗалык бар, 959 кеше яши. Кызганыч, туучыларга караганда, үлүчеләрнең күбрәк булуын әйтми булмый. Халык саны кимүе елның-елында ныграк сизелә бара. Шулай да, үткән еллар белән чагыштырганда, балалар саны бераз арткан. Мәсәлән, 2013 елда 11 сабый туган, 2010 елда - 7.
Билгеләп үтелгәнчә, балаларның барысы да бакчага йөриләр, биредә аларны мәктәпкә әзерләү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Мәктәпләрдә 86 укучы (57 се - Полянка мәктәбендә һәм 29 ы -Танкеевкада) белем ала. Киләчәктә аларның саны аз булса да артырга тиеш. Бу исә күңелдә беркадәр өмет уята.
Авылларга әйбәт асфальт юл сузылган, быел Өчкүлдән Полянкага кадәр арага асфальт түшәлергә тиеш. Авыл тирәсендәге юллар һәм урам эчен даими рәвештә кардан чистартып торалар. Моның белән "Алексеевскдорстрой" һәм "Сувар Б" җәмгыятьләре һәм җирле фермерлар шөгыльләнә.
Янгын куркынычсызлыгы буенча да барысы тәртиптә. Күптән түгел генә Полянкага "ЗиЛ-131" базасындагы янгын сүндерү машинасы бирелгән, һәр авылда да помпа һәм су тутырып куелган зур баклар бар.
- Крестьян - авылның нигезе, аның ышанычлы терәге, - дип ассызыклап әйтелде отчет докладында. - Хәер, авыл кешеләре арасында да ялкауланучылар, әзергә-бәзер булып көн уздыручылар да юк түгел… Гадәттә, мондыйлар йортыбыз начар, машинабыз юк, тегесе-монысы җитешми, дип зарланырга яраталар. Эшләсәң, барысы да була, ялкауланмаска кирәк. Авылда җитешле тормышта яшәүчеләр аз түгел, шулардан үрнәк алырга кирәк…
Узган елда башкарылган эшләр, авылдагы бүгенге вәзгыять турында полиция өлкән лейтенанты Дмитрий Шеронов сөйләде. Ул аеруча алкоголизм һәм наркомания, суррогат алкоголь, спиртлы сыекчылар сату һәм куллану белән бәйле проблемаларга тукталды, шулай ук читтән килгән шикле кешеләргә карата аеруча сак һәм игътибарлы булырга чакырды, экстремизм, милләтләр арасында төрле низагларга юл куелырга тиеш түгеллегенә кат-кат басым ясады.
Узган ел мәктәпне тәмамлаган 9 укучының 6 сы югары уку йортларына укырга керде, дип канәгатьләнү хисе белән сөйләде Полянка урта мәктәбе директоры Гөлсинә Сибгатуллина. Укучылар район һәм республика конкурслары, олимпиада, турнирларда актив катнашалар һәм еш кына җиңү яулыйлар.
Дәүләт Советы депутаты һәм район башлыгы үзләренең чыгышларында кешеләрнең яшәү дәрәҗәсен яхшырту максаты белән башкарылган эшләрне чагылдырдылар. Моңа торак, юллар, модульле фельдшер-акушерлык пунктлары, клублар, спорт мәйданчыклары, мәктәпләр, медицина амбулаторияләренә уздырылган капиталь ремонтлар һәм башка эшләрне кертергә мөмкин. Районда гаилә фермаларының саны арта. Полянкада да бу юнәлештә җиң сызганып эшләргә кирәк. Шәһәрдә ит комбинаты һәм колбаса цехы төзелеше тәмамланып килә. Болгар музей-тыюлыгының популярлыгы арта. Узган ел, мәсәлән, бирегә 200 меңгә якын турист килгән. Узган ел район халкының банклардагы акчасы 70 миллион сумга арткан. Бу да халыкның тормыш дәрәҗәсен ачык чагылдыручы бер мисал.
Полянка авыл җирлеге депутатлар корпусының эшенә әйбәт бәя бирелде, киләчәккә яңа бурычлар билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев