Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • “Күп нәрсә сезнең тырышлыкка бәйле…“

    Әҗмәр халкын, башкалар кебек үк, авылның киләчәк язмышы борчый. Үткән атна азагында булган сессиядә җирлек башлыгы Рәис Вәлитовның узган ел башкарылган эшләр турында отчетын тыңлаганда, алар кичектергесез хәл ителергә тиешле проблемаларны кузгаттылар.

    Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ

    Вожи авылын да берләштерүче җирлек территориясендә 322 хуҗалык бар, аларда 700дән артык кеше яши. Җирлек башлыгының докладында ассызыклап билгеләп үтелгәнчә, авыллар "картая": узган ел, мәсәлән, Әҗмәрдә 5 кеше үлгән, нибары бер генә бала туган. Якындагы берничә ел эчендә демографик хәл үзгәрмәсә, бүгенге көндә нибары 11 генә бала белем алучы мәктәптә педагогларга эшсез калу куркынычы янамас, дип кем әйтә ала? Мәктәпкәчә белем бирүче ике учреждениедә дә балалар саны 20 дән артмый. Ә бит әлеге учреждениеләрне тоту өчен шактый акча сарыф ителә…

    Авылда эшкә яраклы кешеләр саны 395 кә җитә. Шуларның 130ы оешма һәм учреждениеләрдә хезмәт куя, шулкадәр үк кеше эш эзләп төрле төбәкләргә чыгып киткән. Эшсезләр саны да аз түгел - 145 кеше. Әмма бу халыкның күпчелеге кул кушырып утыра, дигән сүз түгел. Беләгендә көче, күңелендә теләге булган кешеләр хуҗалыкларында мал асрап, үзләрен төп туклану ризыклары белән тәэмин итәргә тырышалар. Бүген шәхси хуҗалыклардагы малларның баш саны 705кә җитә, шул исәптән 240 савым сыер, 120 ләп дуңгыз, 380 сарык, 80 нән артык ат бар. Җирлек территориясендә гаилә фермалары да юк түгел. Владимир Барашин, мәсәлән, үз хуҗалыгында 19 баш мөгезле эре терлек асрый, шуларның 13е - сыерлар. Быел Гайнуллиннар да гаилә фермасы төзергә исәпләп тора.

    Авыл халкы үзе җитештергән продукцияне сатудан кергән табыш исәбенә көн күрә. Узган ел хуҗалыклар 2700 тонна сөт, 590 центнер ит сатып 2 миллион сумнан артык табыш алган. Халыкка төрле хезмәт күрсәтүчеләр дә бар. Сергей Бобков белән Александр Бельбасов диләнке алып, авыл кешеләренә утын һәм төзелеш материаллары саталар.

    Республика программасын тормышка ашыру кысаларында 13 кеше "Россельхозбанк"тан 2 миллион 850 мең сумлык кредит рәсмиләштергән. Бу акчага мөгезле эре терлек, төзелеш материаллары, төрле авыл хуҗалыгы машиналары һәм аларга запас частьләр сатып алынган. Бүген шәхси секторда төрле маркадагы 40лап трактор, 5 йөк автомобиле, 90 җиңел машина, авыл хуҗалыгы һәм тагылма агрегатлар бар.

    Сессиядә күтәрелгән мөһим проблемаларның берсе - халыкны су белән тәэмин итү мәсьәләсе. Вожи авылында суүткәргеч челтәргә узган елдан бирле "Спас водоканалы" җәмгыяте хезмәт күрсәтә. Халыкның бу җәмгыятькә карата бер дәгъвасы да юк. Кулланылган су өчен счетчик күрсәткечләре буенча исәп-хисап ясыйлар. Әҗмәрлеләргә дә әлеге җәмгыять карамагына күчәргә киңәш ителде.

    Әҗмәрдәге су челтәре нык искергән, узган ел гына да торбалар 9 урында тишелеп чыккан. Системаны тулысынча төзекләндерү шактый көч һәм чыгымнар таләп итә, ә акча мәсьәләсе, кем әйтмешли, һаман да чабудан тарта. Су белән тәэмин итү системасын февраль аеннан башлап "Спас водоканалы" җәмгыяте карамагына күчерү турындагы карарны әҗмәрлеләр бердәм хупладылар. Җәмгыять белгечләре аларга су счетчикларын да урнаштырачак.

    Форсаттан файдаланып, халык авыл үзәгендәге ташландык хәлгә килгән элекке Мәдәният йорты бинасы мәсьәләсен дә кузгатты. Ике катлы бина эченә балалар еш керә, терлек-туар да гел шушы тирәдә йөри, көтмәгәндә ишелеп төшсә, кем җавап бирер? Соңыннан ачыкланганча, бина әлегә кадәр элекке совхоз балансында тора, аның хуҗасы да бар икән. Димәк, бинаны сүтү турында ул кайгыртырга тиеш. Бу мәсьәлә тиешле контрольгә алынды.

    Авыл яшьләрен кичләрен волейбол, баскетбол уйнау, спортның башка төрләре белән шөгыльләнү өчен спорт залының булмавы да борчый. Бу мәсьәләгә әлегә уңай җавап алынмады. Зур булмаган спорт залы төзү өчен дә күп акча кирәк. Ә акча, билгеле булганча, санап кына бирелә.

    Район башлыгы Камил Нугаев башкарма комитетның узган ел башкарган эшенә әйбәт бәя бирде. Әлбәттә инде, булган мөмкинлекләрдән тулысынча файдаланырга кирәклеге турында да әйтте. "Авылларыгыз табигатьнең иң матур җиренә урнашкан, тирә-ягы гел яшеллек, янәшәдә генә Идел, - диде ул халыкка мөрәҗәгать итеп. - Башка авыллар белән чагыштырганда, сездә терлек үстерү өчен мөмкинлекләр бик күп. Тырыш кеше беркайчан югалып калмый. Сез дә төшенкелеккә бирелмәгез, шул чакта гына максатка ирешерсез…"

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: