Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җирле хакимият

Каты җәза бирелде

Красная Слобода авылы кешесен унҗиде елга ирегеннән мәхрүм итеп, каты режимлы төзәтү колониясенә җибәрүгә хөкем иткәннәр. Бу турыда район прокуроры урынбасары Фаил Гайсин хәбәр итте. Каты исерек килеш, бу ир-ат бер кешене үтергән һәм тагын ике кешене үтерү белән янаган. Тикшерү барышында аның гаебе тулысынча расланган. Суд җинаятьне аеруча авыр...

Красная Слобода авылы кешесен унҗиде елга ирегеннән мәхрүм итеп, каты режимлы төзәтү колониясенә җибәрүгә хөкем иткәннәр.
Бу турыда район прокуроры урынбасары Фаил Гайсин хәбәр итте. Каты исерек килеш, бу ир-ат бер кешене үтергән һәм тагын ике кешене үтерү белән янаган. Тикшерү барышында аның гаебе тулысынча расланган.
Суд җинаятьне аеруча авыр җинаятькә санап, тиешле җәза билгеләгән. Җинаятьче үзенең апелляциягә хокукыннан файдаланганлыктан, суд карары әлегә үз көченә кермәгән. Хәзерге вакытта үтерүдә гаепләнүченең күп томлы эше ТР Югары судының апелляция инстанциясенә җибәрелгән, ә үзе әлегә тикшерү изоляторында тотыла.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X