Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Эштәге уңышлар, проблемалар, алда торган бурычлар

    Инде хәбәр ителгәнчә, бу атнада район Советының киңәйтелгән утырышы булды, анда кече һәм урта бизнесны үстерү проблемалары тикшерелде. Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнев доклад ясады, бүген газета укучыларга аны кыскартып тәкъдим итәбез.

    Кече һәм урта бизнесны үстерү район икътисады үсешен күрсәтүче билге булып тора. Ул халыкны эш белән тәэмин итә, аның тормыш дәрәҗәсен яхшырта, район бюджетының керемен бермә-бер арттыра.
    2012 елның 1 гыйнварына район территориясендә 83 кече эшмәкәрлек субъекты һәм 693 индивидуаль эшмәкәр теркәлгән. Үткән ел эшмәкәрләр 229 кешегә кимегән. 2012 елның беренче кварталында да шушы хәл күзәтелде, эшмәкәрләр саны 11 кешегә кимегән.
    Эшмәкәрлекнең тармак структурасы бераз үзгәрде. Әгәр 2010 елда авыл хуҗалыгы 14 процент алып торcа, 2011 елда-15,9 процент, сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү - 37,2 һәм 34,1 процент, эшкәртү тармагы - 12,8 һәм 14,6 процент.
    Бер кече предприятиегә 10 кеше туры килә. Эш урыннарының күбесе авыл хуҗалыгында - 203 кеше, төзелештә - 141 кеше, сәүдә тармагында - 136 кеше, эшкәртү тармагында 79 кеше туры килә.
    2011 елда уртача айлык хезмәт хакы 11,7 процентка арткан һәм 8741,3 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта ул уртача һәм эре предприятиеләрдә эшләүчеләр хезмәт хакыннан 3567,5 сумга азрак. Сәүдә тармагында хезмәт хакы өченче ел белән чагыштырганда 4,4 процентка кимегән.
    Агымдагы елның беренче кварталында кече предприятиеләрдә хезмәт хакы 8005 сум булды (2011 елның шушы чорында - 7560,4сум). Район буенча агымдагы елның биш аенда хезмәт хакы 12343,7 сум тәшкил итте.
    Соңгы елларда кече һәм урта бизнес предприятиеләре эшчәнлегеннән алынган керемнең артуы күзәтелә. Әлбәттә, бу күңелле хәл. 2011 елда керемнән алынган бердәм салым 5,2 миллион сум булды (2010 ел белән чагыштырганда - 117 процентка арткан). УСН - 2,3 миллион сумга (үсеш 22 процент). Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларыннан алынган керем бюджет кеременең 25 процентын тәшкил итә.
    Кече һәм урта эшмәкәрлек үткән ел төрле җиһазлар сатып алу, әйләнешкә акча кертү өчен район банкларыннан 19,6 миллион сум кредит алган, бу 2010 ел белән чагыштырган 22 процентка күбрәк.
    Агымдагы елның беренче ярты елында эшмәкәрләргә һәм кече бизнес субъектларына 12,9 миллион сум, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга 30,1 миллион сум кредит бирелгән.
    Җитештерү
    Район территориясендә икмәк комбинаты, ит ярымфабрикатлары, мебель, пиломатериаллар, керамзит блоклар җитештерү, пластик тәрәзәләр ясау, он тарттыру предприятиеләре кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр.
    Икмәк пешерү предприятиеләре агымдагы елда 464,2 тонна икмәк җитештергәннәр, бу 2010 елның 135 процентын тәшкил итә һәм халыкны яхшы сыйфатлы продукция белән җитәрлек тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. 2011 елда "Спас икмәк комбинаты", "Якимов А. Н.", "Амосов Л. Н." предприятиеләренең ассортименты бермә-бер киңәйде. Узган ел ит ярымфабрикатлары җитештерү белән - 4, төзелеш материалларын җитештерү белән 4 кеше шөгыльләнде.
    2008 елдан бирле нефть чыгару җиһазларын җитештерү буенча "Вега-М" ҖЧҖ цехы эшли, алар 26 төрле әйбер җитештерә. 2011 елда башкарылган эш күләме 12,9 млн. сум тәшкил итте.
    Болгарның яңарыш программасы тормышка ашырыла башлагач, туристлык бизнесы, сувенир продукциясен җитештерү өчен мөмкинлекләр артты, хәзер алардан тулысынча һәм яхшы итеп файдалана белергә кирәк.
    Авыл хуҗалыгы
    Районда 95 крестьян (фермер) хуҗалыгы теркәлгән. Алар бөртекле культуралар игү, терлек азыгы хәзерләү, ит, сөт җитештерү, бал җыю белән шөгыльләнәләр.
    Үсемлекчелектә Александр Планин, Сергей Юрков, Дамир Хәмидуллин, Андрей Тюнёв, Тәлгат Шабанов хуҗалыклары яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Терлекчелектә терлекләрнең баш саны кимеүе дәвам итә. Хәзерге вакытта 13 гаилә фермасы эшләп тора, 13 ферма төзелә.
    Район Советы гаилә фермаларын төзү һәм реконструкциягә киткән чыгымнарның бер өлешен 150 мең сум күләмендә кире кайтару турында карар кабул итте.
    Уңай мисал буларак Екатериновкадан Ленар Гыйниятуллин гаилә фермасын китерәсем килә. Бу хуҗалыкта 2011 елда бер савым сыердан 4587 килограмм сөт савып алганнар, бөртекле культураларның уңышы - 32 центнер.
    Ваклап сату
    Товарларны ваклап сату узган ел белән чагыштырганда 135,6 млн. сумга, яки 16,3 процентка артты. Һәр җан башына 47,9 мең сумлык товар сатылган (узган елгы дәрәҗәдән 11,8 процентка артыграк).
    Район җирлегендә 231 стационар сәүдә ноктасы эшли. Сораштру нәтиҗәләренә караганда, халыкның 91 проценты азык-төлекне районда, яртысы диярлек - яшәү урыны буенча сатып ала. Халыкның 75 процентын аларның сыйфаты һәм ассортименты канәгатьләндерә. Тик промышленность товарлары һәм көнкүреш техникасы белән хәл башкачарак: халык аны махсус кибетләрдән сатып алырга тели.
    Алкогольле эчемлекләр 83 сәүдә ноктасында сатыла. Сату күләме былтыр җан башына 13,2 литр тәшкил иткән иде. Бу елның биш ае эчендә 102,4 мең литр сатылган, бу узган елгы дәрәҗәдән 4,7 процентка артыграк. Республикада эшләнгән алкогольле эчемлекләрне сату дәрәҗәсе 5 процентка кимегән.
    Җәмәгать туклануы
    Җәмәгать туклануы өлкәсендә 15 урта һәм кече бизнес субъекты хезмәт куя. 2011 елда әйләнеш 22 миллион сум тәшкил итте (2010 елның 114,9 процент). Агымдагы елның май аеннан Икмәк музее һәм Чәй йорты рестораннары эшли башлады.
    Көнкүреш хезмәте
    18 эшмәкәр көнкүреш хезмәте күрсәтә. Узган ел буена күрсәткән хезмәтләрнең күләме - 3622,5 мең сум, бу узган елгыдан 9,8 процентка артыграк. Чәчтарашханә, мунча, фотоателье, кием-салым тегү, компьютерлар, телефоннар ремонтлау ательеларының хезмәте аеруча киң кулланыла. Тик ни кызганыч, химчистка бөтенләй юк, кием-салым тегү, теле һәм радиоаппаратура, көнкүреш техникасын, сәгатьләр төзәтү нокталары җитеп бетми.
    Торак-коммуналь хезмәтләрне дүрт предприятие күрсәтә - "Спас коммуналь челтәрләре" ҖЧҖ, "Шеронова, 23", "Надёжный хозяин", "Управляющая кампания" торак милекчеләре ширкате. Алар 6921 хуҗалыкка хезмәт күрсәтә.
    Дүрт эшмәкәр транспорт хезмәте күрсәтә (йөкләр һәм пассжирлар ташу).
    Хәзерләүләр хезмәте
    2011 ел эчендә сигез эшмәкәр халыктан 459,4 тонна ит, 5164 тонна сөт сатып алды. Товар әйләнеше 141,1 млн. сум тәшкил итте. Җитештерелгән сөтнең күп өлеше чимал рәвешендә түбән бәяләр буенча районнан читкә чыгарыла. Шуңа күрә район җирлегендә сөтне эшкәртү һәм әче сөт ризыкларын ясау ихтыяҗы бар.
    Шәһәрдә елына 90 тонна казылык продукциясен җитештерә торган казылык цехын төзү бара, анда тугыз кеше эшләячәк.
    7 шәхси даруханә ноктасы халыкны дарулар белән тәэмин итә.
    Әлегә макулатура, пластик шешәләр, чүпрәк, пыяла савытларны җыю белән шөгыльләнергә теләк белдерүче юк.
    2011 елда үз-үзеңне эш белән тәэмин итү программасын тормышка ашыру дәвам итте. Эшсезләр арасыннан 225 кеше үз эшләрен ачып җибәрде (214 - Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге аша). 155 кеше - шәхси хуҗалыкларын үстерү, 14 кеше - сату, 38 кеше - торак һәм офислар ремонтлау, автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә башлады.
    Быел бу программа буенча 7 кеше үз эшләрен ачып җибәрде. Агымдагы елның 1 гыйнварына мәшгульлек үзәгендә исәптә 167 кеше торды, аларның 122се - авыл кешесе. Ни кызганыч, авылда эш урыннары аз булдырыла.
    Шәхси эшмәкәрләр һәм кече бизнес предприятиеләре җитәкчеләре хәйрия эшендә актив катнашалар. Алар 2011-2012 елларда Сабантуй үткәрүгә, "Родничок" балалар бакчасын ачуга, "Булгария" фаҗигасендә зыян күрүчеләргә ярдәм итүдә һәм башка эшләрдә катнаштылар.
    Үзенең Дәүләт Советына хатында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кече һәм урта бизнесны үстерү максатында, югары технологияләр секторында эшмәкәрлекне үстерергә, махсус промышленность мәйданчыкларын формалаштырырга, инвестицияләрне җәлеп итәргә кирәклеген билгеләп үтте. Эшмәкәрлекнең киләчәктәге үсешенә бәйле проблемаларны хәл итү җирле үзидарә органнарына бәйле һәм аларның бердәм тырышлыгы һәм килешеп эшләве нәтиҗәсендә сизелерлек уңышларга ирешеп булачак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: