Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җирле хакимият

Депутат булып сайландылар

Үткән якшәмбедә безнең район территориясендә яңадан төзелгән Урта Йорткүл авыл җирлеге муниципаль берәмлегенең вәкиллекле органына депутатлар сайлау булды.

Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Газизулла Әхмәтҗанов хәбәр иткәнчә, бездә бердәм сайлау көне оешкан төстә үткән. Закон таләпләрен бозу очраклары теркәлмәгән, сайлаулар үткәрүне оештыру һәм үткәрү тәртибенә кисәтүләр булмаган.

Биш сайлау округы буенча 17 кеше депутатлыкка кандидат итеп теркәлделәр, аларның 7се - "Бердәм Россия" сәяси партиянең җирле бүлегеннән, 5се - "Гадел Россия"дән, 2се - ЛДПРдан, 1 - КПРФтан. Ике кеше үз-үзен күрсәтте. Нәтиҗәдә өч сайлау округында альтернатив нигездә - өчәр, дүрт округта - икешәр кандидат теркәлде.

Тавыш бирү исемлегенә 577 кеше кертелде, тавыш бирүдә сайлаучыларның 72,27 проценты катнашты.

Урта Йорткүл авыл җирлеге Советына күпчелек тавыш җыючылар депутат булып сайландылар:

бер мандатлы 1нче сайлау округы буенча - Мәхмүтов Илһам Исхак улы, "Бердәм Россия" сәяси партиянең җирле бүлегеннән күрсәтелде (64,71%);

бер мандатлы 2нче сайлау округыннан - Минһаҗев Зөфәр Идрис улы, "Бердәм Россия" сәяси партиянең җирле бүлегеннән күрсәтелде (76%);

бер мандатлы 3нче сайлау округыннан - Кәримуллина Гөллинә Рәхим кызы - "Бердәм Россия" сәяси партиянең җирле бүлегеннән күрсәтелде (59,49%);

бер мандатлы 4нче сайлау округыннан - Хәйруллин Айрат Наил улы, "Бердәм Россия сәяси партияенең җирле бүлегеннән күрсәтелде (82,54 %);

бер мандатлы 5нче сайлау округыннан - Амосов Лев Николаевич, "Гадел Россия" сәяси партиянең җирле бүлегеннән күрсәтелде (64,29%);

бер мандатлы 6нчы сайлау округыннан - Сусарина Лада Александровна, "Бердәм Россия" сәяси партиянең җирле бүлегеннән күрсәтелде (83,33 %);

бер мандатлы 7нче сайлау округыннан - Марков Анатолий Алексеевич, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлегеннән күрсәтелде (82,35%).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар депутат