Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Бурычлар турында онытмагыз

    Статистика мәгълүматларына караганда, Татарстанда ай саен диярлек мең ярымнан артык кеше бурычлары булу сәбәпле чит илгә чыга алмый. Безнең районда да бурычларга тиешле чаралар күрелә.

    Суд приставларының Спас районы бүлеге җитәкчесе вазифасын башкаручы Вардан Шахназарян хәбәр итүенчә, шәһәрдә яшәүче бер кешенең ЮХИДИ гә түләмәгән штраф суммасы 10 мең сумнан артып киткән. Бурычын ул ирекле рәвештә түләмәгән, суд приставы чакыргач та килеп күренмәгән. Шуннан соң суд приставы әлеге кешегә Россия Федерациясеннән читкә чыгуны вакытлыча чикләү турында карар чыгара. Бу кешенең чит илгә ял итәргә китү өчен кулына билет алып аэропортка килгәч ничек гаҗәпләнүен белсәгез икән. Билгеләнгән вакытка аны самолетка утырмыйлар. Бары тик бурычын түләп ун көн үткәннән соң гына анарга карата тиешле чикләү алына.
    Бу уңайдан тагын бер кат булган бурычларны вакытында түләү һәм квитанцияләрне Белов урамындагы 35 нче йортта урнашкан район суд приставлары бүлегенә китереп тапшыру файдалырак, дип искәртәсе килә. Бурычлар турындагы мәгълүматларны Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идерәсе рәсми сайтыннан (www.16.fssprus.ru) белә аласыз. Моның өчен "Банк данных исполнительных производств" бүлегенә керергә кирәк. Биредә бурычлары булган физик һәм барлык юридик затлар турында да мәгълүматлар тупланган. Бары тик үз исем-фамилияңне, туган елыңны яки башкарма документның номерын күрсәтү дә җитә. Юридик зат шулай ук эзләү битендә оешманың исемен һәм адресын күрсәтергә тиеш. Сайт аша бурычны түләү өчен реквизитлары күрсәтелгән квитанция дә бастырып алырга була.
    Интернеттан файдалану мөмкинлеге булмаган кешеләр исә үзләренең бурычлары турында суд приставларының район бүлегенә килеп белешә ала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: