Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җирле хакимият

Битарафлыкның чиге юк

Без шәһәр читендә урнашкан Гурьянов исемендәге урамда яшибез. Бәлки ул урамны күпләр белми дә торгандыр, чөнки Советлар Союзы Герое исеме белән ул күптән түгел генә йөртелә башлады. Ләкин эш анда түгел. Элегрәк ул шәһәрдә иң җанлы урамнарның берсе иде, чөнки зур һәм гөрләп торган оешмалардан саналган "Агрохимсервис", "Спас агроснаб"ы һәм...

Без шәһәр читендә урнашкан Гурьянов исемендәге урамда яшибез. Бәлки ул урамны күпләр белми дә торгандыр, чөнки Советлар Союзы Герое исеме белән ул күптән түгел генә йөртелә башлады. Ләкин эш анда түгел.
Элегрәк ул шәһәрдә иң җанлы урамнарның берсе иде, чөнки зур һәм гөрләп торган оешмалардан саналган "Агрохимсервис", "Спас агроснаб"ы һәм башкалар шул тирәдә урнашканлыктан, эшчеләр һәм күптөрле техника туктаусыз йөреп торды.
Ә хәзер җәй көне генә җанлы тормыш сизелә, кыш җитүгә бар да тынып кала. Безнең өчен кыенлыклар менә шуннан башлана.
Бигрәк тә үткән кыш авыр булды. Кар күп яуганлыктан, урамнарны кар басты, йөрергә авырлашты. Тракторлар юлның уртасын гына чистартып китәләр дә шуның белән эш бетте дип уйлыйлар. Кара-каршы килгән ике транспорт берничек тә үтеп китә алмый, әле бит шуннан кешеләр дә йөри.
Тагын бер бәла:чүп контейнерларын онытканда бер генә чистарталар. Ул тулып ташып тора, халык чүп-чарны шул тирәгә генә ташларга мәҗбүр була, ә җил аны тирә-якка тарата.
Урамыбыз яктыртылмый, бу бигрәк тә читен. Кыш көне тиз караңгы төшә, балаларга да, олыларга да караңгыда йөрүе бик кыен, куркыныч та. Урамда яшәүче халык утсыз калудан курка, чөнки безгә электр энергиясе "Агрохимсервис" оешмасына караган подстанциядән килә, ә аның финанс хәле бик тотрыксыз. Безнең мөрәҗәгатькә җавап бер генә--акча юк. Ә халык нишләргә тиеш, безгә кем ярдәм итәр?
Николай Пантелеев, Сергей Грызуннов, Илдар Котбетдинов һәм башкалар.
Болгар шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев