Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җирле хакимият

Биләргә поход

Урта гасырларда Идел сәүдә юлы бөек елга тирәсендә яшәүче халыкларны бәйләүче җеп кенә түгел, ә Русь белән Идел Болгары аңа үзләре хуҗа булырга омтылган. Бу конфликтлар теге яктан да, бу яктан да сугышлар китереп чыгарган. Зур бәрелешләр турында елъязмаларда сакланган. Мәсәлән, 985,1120,1164,1171,1183,1185,1205,1220 елларда рус гаскәрләре болгар җирләренә һөҗүм итә. Болгарлар...

Николай Марянин,
туган як тарихчысы.
Цевца тамагында
Биләргә поход берничә рус елъязмасында теркәлгән, бигрәк тә Ипатьев, Лаврентьев, Воскресенск елъязмаларында төгәл язылган. 18 гасырда тарихчы Василий Татищев "История Российская" дигән хезмәтендә бу поход турындагы мәгълүматларны гомумиләштерә. Барысы да елга юлбасарларыннан башлана, алар Иделдә болгар сәүдәгәрләрен талап, аларның авылларын һәм шәһәрләрен җимерәләр. Ул вакытта Владимирда Мәскәүгә нигез салган Юрий Долгорукийның улы бөек кенәз Всеволод III идарә итә. Болгарлар аңа ике тапкыр башкисәрләрне тыю турында үтенеч җибәрәләр. Всеволод Юрьевич юлбасарларны "Иделдә түгел", ә үз кенәзлеге җирләрендә тоткарларга әмер бирә. Болгарларның моңа бик ачулары килә һәм 1182 елда "зур гаскәр җыеп, ладияларда Идел буйлап һәм белорус өлкәләренә барып чыгалар, Муромнан Резаньга кадәр бөтен җирләрне талыйлар". Владимирдан җибәрелгән дружиналар болгар сугышчыларына каршылык күрсәтә алмыйлар.
Всеволод моңа бик гарьләнә, үз җирләренең талануы турында Киев кенәзе Святославка хәбәр итә, "Иделдән, Окадан зур гаскәр белән килгән, шәһәрләрне талап, бик күп кешеләрне әсирлеккә алып киткән күрше болгарлардан бергәләп үч алу өчен" зур гаскәр белән ярдәм итүен сорый. Киев кенәзе ярдәмгә үзенең улы Владимир Святославичны җибәрә, аңа Черниговтан Ярослав кушыла, шулай ук Переяславль кенәзе Изяслав Глебович, Смоленскидан Мстислав Давыдович, Муромнан Владимир, Рязань кенәзе Роман, Игорь, Всеволод һәм Владимир Глебовичларны ярдәмгә чакыра. 1183 елның язында аларның дружинасы Окага килеп җитәләр, Коломнада, Ростиславль-Рязаньда һәм Борисовта туктап, походка җилкәнле-ишкәкле суднолар әзерли башлыйлар. Кенәзләр Владимирда җыелып, биш көн буе Всеволодта кунакта булалар.
Әзер көймәләр Ока елгасы тамагына килеп җитәләр, ә 20 майда кенәзләр үзләре дә 7 мең сугышчыдан торган берләштерелгән гаскәргә җитәкчелек итү өчен Владимирдан Городецка киләләр. Флотилиянең әзерлеген тикшергәч, алар "Иделдән түбәнгә юл алалар": алда Переяславль һәм Киев кенәзләре, уртада - Муром, Смоленск һәм Всеволод Большое Гнездо үзе, ә артта Рязань кенәзләре. Идел Болгарына атлы гаскәр мордва җирләре аша "басудан воеводалар белән китәләр", монда җирле отрядлар "аларга зыян салалар, кешеләрне юк итәләр". Коры җир отряды флотилия белән Цевца елгасы тамагында Исада утравында очрашырга карар кылалар. 8 июньдә утрауга килеп җиткәндә атлы дружина аларны көтеп тора. Флотилияне Исадада калдырырга булалар, ә судноларны каравыллауны элегрәк княгиня Ольганы саклаган "воевода Фома Назариевичка йөклиләр". Мордвалар аларга "төрле запаслар китереп саталар".
Всеволод Большое Гнездо җитәкчелегендә атлы гаскәр исә "көмеш болгарларның бөек шәһәренә" юнәлә (рус елъязмаларында ул вакыттагы дәүләтнең хәрби-сәяси үзәге - Биләр шәһәре шулай дип йөртелә, хәзер аның археологик һәйкәлләре ТРның Алексеевск районы Биләр авылы янында урнашкан). Рус дружинасы Тухчин шәһәре янында туктый һәм ике көн камалышта тота.
Исада утравы
Инде берничә гасыр дәвамында галимнәр арасында бәхәсләр тынмый: елъязмаларда искә алынган географик атамалар - Исада утравы, Цевца елгасы һәм Тухчин шәһәре кайда булган? В.Татищев әйтелешләре охшаш булганлыктан, ялгыш Цевца елгасын Чабаксар янындагы Цивиль елгасы булырга тиеш дигән. Шулай ук Тухчин хәзерге Чистай шәһәре урынында, ә Исада утравы Камада булырга мөмкин дигәннәр (атлы гаскәрләр анда ничек барып чыккан, чөнки аның өчен Иделне кичеп, тагын 90 чакрым Биләр аша дошман җирләреннән барырга кирәк була). Туган як тарихчысы Р.Гобәйдулловның үз фикере бар: Исада - хәзерге Ульяновск шәһәре каршындагы Сембер таулары янындагы Иделдәге Чувич утравы. Цевца исә Чувичның шул исемдәге кушылдыгы, Тухчин шәһәре Крестово Городище авылы, чөнки ул районда болгарлар заманындагы каберлекләр табылган. Ләкин бу иң куркыныч юл: әгәр дә русларның суднолары Кама тамагыннан түбәнгәрәк Ошель һәм башка шәһәрләр аша китсәләр, алар болгарларның хәрби флоты белән бәрелешерләр иде. Ә Чувичтан Биләргә кадәр коры җирдән Идел Болгары дәүләтенең тагын берничә шәһәре, шул исәптән Биләр аша үтәргә туры килер иде. Хәрби стратегия буенча дошман территориясеннән 270 километр үтү үлем белән бер булачак, шул ук вакытта Кама тамагыннан Биләргә кадәр 70 чакрым гына.
Бернинди шик юк, рус флоты һәм атлы гаскәре белән бәрелеш Каманың Иделгә кушылган җирендәге утрауда булган. Идел Болгары буенча танылган галимнәр, тарихчы С.Шпилевский һәм археолог А.Смирнов шул ук фикердә. Моны раслап, рус елъязмасы 1220 елда кенәз Святослав "Кама тамагының Изсады шәһәрен үтеп", болгарларның Ошель шәһәренә хәрби походка китте дип язган. Борынгы рус телендә "исад", " исады", "изсади"
дигән сүз елга буенда тукталу, пристань, елга буендагы шәһәр" дигәнне аңлата. Иделдә андый урыннар берничә була, ә менә утрау Кама тамагы янында гына була. Төрле чыганакларда, 16 гасырдан башлап, иң зур утрау Чертык исемен йөртә һәм озынлыгы 22 чакрым була (1946 ел картасында ул Заволга утравы дип йөртелә). 18 гасырга кадәр бу урыннар Переволоки дип атала, 10-15 гасырларда биредә Идел аша кичү булган дигән мәгълүматлар бар. Ә 1950 елда Куйбышев сусаклагычы төзелгәнче, Иделнең сул ягында Чертыкка каршы шул исемдәге авыл белән бергә Переволоки пристане булган.
Чыннан да, су басканчы Иделнең иске картасына карасаң, кичү өчен моннан да яхшы урын булмагандыр. Чертыкка каршы биек уң як ярда бүген дә Мордовский елгасы ага, шушында ук Мордовский Каратай дигән авыл да бар. Сакланып калган бу сүзләрдән шунысы аңлашыла, рус кенәзләренең атлы дружиналары кичүгә мордва җирләре аша килгәннәр. Башта алар бу урында тар Иделнең төп агымын үткәннәр һәм Каратаев утравына килеп эләккәннәр. Аннары Воложка кушылдыгын кичеп, Чертык утравына чыкканнар, аның киңлеге 5 километр чамасы булган. Утрауның сул ягында елъязмада телгә алынган Исады дигән урында рус флоты белән Всеволодның атлы дружинасы очрашкан булырга тиеш. Үзләренең судноларын шушында калдырып, гаскәр Чертык кушылдыгы аша Иделнең су ягына Актай һәм Бизднә елгалары арасындагы тамакка килеп чыгалар (алар арасы 15 километр чамасы була), соңыннан монда Переволоки пристане барлыкка килә. Шушы ике елганың берсе елъязмадагы Цевца елгасы булырга тиеш.
Тухчин шәһәре
Бу елга исемен каян алганнар? Актай һәм Бизднә елгалары тамагындагы яр буйларында куе камышлык булган. Элеккеге сүзлекләрне карасаң, славян халкында "цев", "цева" дигән сүзләр "камыш, трубка" дигәнне аңлата. Камыштан ясалган флейталарны һәм свирельне цевница дип йөрткәннәр. Туку станогының шпулькасы - цевка да камыштан ясала. Күрәсең, Биләргә елга камышлыгыннан походка баручыларның аңа Цевца дип әйтүләре мөмкин. Хәзерге вакытта Чертык утравы да, Переволоки да, Актай һәм Бизднә тамаклары - барысы да Куйбышев сусаклагычы астында калган. Кенәз Всеволод үз гаскәрләрен Биләргә туры юлдан, Актай һәм Бизднә елгалары буйлап алып барып дөрес эшләгән. Рус дружиналары шушы елгаларның берсе янында тукталып, өч көн дәвамында һөҗүм итеп карыйлар, ләкин ала алмыйлар.
Казан тарихчылары Тухчинның калдыкларын Бизднәдәге Куралово авылы (Иске Куйбышевтагы) белән бәйлиләр (хәзер ул тулысынча Куйбышев сусаклагычы астында калган, утрауда ныгытманың көньяк өлеше генә сакланган). Шәһәр трапеция формасында була, төньяктан һәм көньяктан киң вал һәм чокыр белән әйләндереп алына. Ләкин җиде меңле гаскәр өчен ул көчле киртә була алмый. Шуңа күрә Тухчин (кайбер чыганакларда - Тукчин) Актай елгасы буенда урнашкан булырга мөмкин. Монда Бураково шәһәре бик көчле ныгытыла, кыр ягыннан дүрт биек вал һәм тирән чокырлар дошманнан саклый. Әле 17 гасырда, Иске Кама аръягы саклагычы төзелгәнче, бу урыннарда "Ахтача елгасы янында Ахтачи авылы" һәм Ахтача острогы урнашкан була, ә аларның Тухчин атамасы белән фонетик яктан охшашлыгына игътибар итмичә булмый. Бәлки, шәһәрчекнең болгарча атамасы халык хәтерендә Ахтачи вариантында саклангандыр, ә Ахтай, Ахтача елгасы - шул ук Цевцадыр...
Ике көн эчендә Тухчинны ала алмагач, Всеволод Большое Гнездо алга разведчиклар отряды җибәрә, ә өченче көнне үзе дә дружинасы белән Бөек Биләр шәһәренә юл тота. Алдагы разъезд кырда торган гаскәрне күреп ала. Руслар бәрелешкә әзерләнә башлыйлар, тик бу "Емяк половецлары" (елъязмаларда йемеклар - көнчыгыш кыпчакларны шулай дип йөртәләр) булып чыга. Алардан килгән биш сугышчы Всеволод алдында баш иеп, монда фетнәче болгар кенәзе белән, рус дружинасына кушылып Биләр хакимен урыныннан төшерү өчен килүләрен хәбәр итә. Фетнәче кенәз - инде берничә тапкыр хакимнәре кыпчаклар белән бергәләшеп, рус кенәзләренә ярдәм иткән Болгар шәһәре әмире булып чыга. Идел Болгарындагы чуалыш Всеволодка файдага булганлыктан, ул Болгар гаскәреннән бер рота алып, рус полклары белән янәшә барырга әмер бирә. Бөек Владимир кенәзенең кыпчаклар отрядына ышанычын аның әтисе Юрий Долгорукийның беренче хатыны кыпчак кенәзе Аепа Осеневичның кызы булып, Всеволодның сигез абыйсы һәм апасында кыпчак каны булуы белән дә аңлатырга мөмкин. Ә кыпчакларның Биләргә үз ачулары була. 1119 елда ук Биләр хакимнәре Аепа Осеневич җитәкчелегендәге кыпчак кенәзләрен үзләренә сөйләшү өчен чакырып, барысын да агулап үтерәләр. Бу хыянәт Биләр хакимнәренең кыпчаклар белән генә түгел, рус кенәзләре белән дә мөнәсәбәтләрен озак елларга боза.
Тынычлык турында килешү
Черемисан (хәзерге Кече Чирмешән) елгасын кичкәч, рус-кыпчак гаскәре Биләргә якынлаша. Дружиналарын тезеп, воеводалар алдагы гамәлләре турында фикер алышалар. Всеволод болгарлар белән бәрелеш ачык кырда булыр дип өметләнә, ләкин алар барысы да шәһәргә бикләнеп, шәһәр алдына гаскәрне тезеп куялар. Рус гаскәренең алдагы полкына Переяславль кенәзе Изяслав Глебович җитәкчелек итә. Крепость капкасы янында Болгар гаскәрен күреп, ул дружинасын сугышка күтәрә. Моны күреп, Болгар гаскәре күп кешесен югалтып һәм әсиргә төшереп, крепость капкасына таба чигенергә мәҗбүр була. Тик бәрелештә Изяслав авыр яралана, ук броняны тишеп керә. Гаскәр Биләргә бәреп керә алмый, рус дружинасы чигенергә мәҗбүр була, ә авыр яраланган Изяслав Глебовичны күтәреп, поход станына алып кайталар.
Якын-тирә шәһәрләрдән җыелган 5 меңнән артык болгар гаскәре көймәләргә төялеп (елъязмаларда анда яшәүче кусяннар, челмата, собекуляннар, темтюзлар телгә алына), яшерен рәвештә рус гаскәрләре калган Исада утравына килеп, Торцк шәһәренең атлы гаскәре белән бергә дошманны юк итәргә омтылалар. Ләкин воеводалар дошман килүен көтеп тормыйча, үзләре болгарларга беренче булып һөҗүм итәләр. Һөҗүмне көтмәгән болгарлар югалып калалар, каршы тора алмыйча күбесе юк ителә, аз кешене генә әсирлеккә алалар. Иделдә болгар гаскәре үзләренең көймәләренә ташланалар. Ашыкканлыктан, судноларның күбесе әйләнеп каплана, кораллы гаскәриләр суга бата. Елъязмачы хәбәр иткәнчә, монда меңнән артык болгар батып үлә, гаскәрнең яртысы гына кире әйләнеп кайта.
Всеволод бу турыда бернәрсә белмичә, яралы Изяслав турында кайгыра. Биләр стеналары янында бер файдасыз ун көн торганнан соң, ул камалышта калган шәһәрдән сөйләшүләр өчен килгән делегацияне кабул итә. Нәтиҗәдә ике як өчен дә файдалы тынычлык турында килешү төзелә, аның буенча Биләр хакиме Владимир кенәзенә күпсанлы бүләкләр бирә, шәһәрдә әсирлектә булган барлык русларны да азат итә һәм еракка җибәрелгән әсирләрне дә азат итәргә сүз бирә. Кыпчаклар кире далага китәләр, ә рус гаскәре бүләкләр һәм азат ителгән әсирләр белән бергә шул ук юл белән башта Переволокига әйләнеп кайта, аннары елга аркылы Исада утравына чыга. Фома Назариевич һәм Дорожай монда болгар гаскәренең һөҗүмен кире кайтаруын белгәч, барысы да җиңүгә "бик шатланалар". Тик икенче көнне шатлык кими төшә - алган яраларыннан князь Изяслав Глебович үлә. Аны ладьяѓа салып, кенәз флотилиясе Иделдән Владимир шәһәренә әйләнеп кайта. Кенәз Изяславны Изге Богородица чиркәве янында җирлиләр. Атлы гаскәр исә Владимирга Мордовия җирләре аша кайта. Монда воеводалар күп авылларны талап, күп кешене әсирлеккә алалар, шулай итеп алар мордваларның поход башланган чакта рус дружиналарына һөҗүм итүләре өчен үч алалар.
Тик руслар һәм болгарлар арасында төзелгән тынычлык турында килешү тиздән өзелә. 1185 елда бөек князь Всеволод яңадан Идел Болгарына Городецтан үз гаскәрен җибәреп, берничә авылны кулга төшереп, шактый кешене әсирлеккә алалар. Бу каршылыклар 1205 елгы хәрби рейдка китерә: Всеволд кенәзенең суднолар флотилиясе Идел буенча төшеп, Болгар авылларын юк итә, монда "шактый болгар, черемис, мордва һәм коман һәлак була". Тарихчылар бу походларда Мордовия җирләренең бүленүен әйтәләр, тик елъязмаларда бу турыда мәгълүматлар юк диярлек.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X