Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Менә иске Яңа ел да узып китте...

    Районның үзәк мәйданында халык иске Яңа елны бәйрәм итте.

    Бу вакыйга белән район Мәдәният йорты хезмәткәрләре бер-бер артлы килгән Яңа ел чараларын тәмамладылар.
    Россиядә Яңа елны 1 гыйнварда билгеләп үтү турындагы Указны Петр I чыгарган булса да, Европа илләреннән аермалы буларак, бәйрәм озак кына Юлиан календаре буенча уздырыла. Халыкны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Евгений Савинов сәламләп, барысына да уңышлар теләде. Тамашачылар өчен Рамилә Исхакова, Рөстәм Холмирзоев, Николай Сафонов, Варвара Лисюк һәм башкалар башкаруында җырлар яңгырады. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: