Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Фестиваль дуслар җыйды

    “Сеспель” чуаш милли ансамбле ТР күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр арасында уздырылган фестивальнең гала-концертында катнашты.

    Чара “ТР дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында Казанда, Татарстан халыклары дуслыгы йортында үтте.
    Укучыларның чыгышына ТАССР халык артисты, Казан дәүләт мәдәният институты доценты Римма Ибраһимова җитәкчелегендәге жюри, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм башка югары кунаклар бәя бирде.
    Безнең ансамбль һәм аның солистлары Ольга Якличева, Дарина Журавлева һәм Юлия Алексеева “Вокал” номинациясендә дипломнар белән билгеләп үтелделәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: