Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында "Пушкин турында сөйләшик" дип аталган мәдәни чара узды

Интернатта яшәүчеләр өчен язучының тормыш юлы һәм ижаты турында кызыклы презентация әзерләнгән иде.

Бүген, 4 нче июньдә, социаль хезмәт алучылар әдәби очрашуда катнаштылар. Ул бөек рус шагыйре, язучы, драматург А.С.Пушкинның истәлегенә багышланган иде, 6 нчы июньдә аның тууына 222 ел тула. Интернатта яшәүчеләр өчен язучының тормыш юлы һәм ижаты турында кызыклы презентация әзерләнгән иде. Өлкәннәр рәсем күргәзмәсендә, "Әйтеп бетер" викторинасында актив катнаштылар, автор әсәрләреннән өзекләр сөйләделәр. Очрашу ахырында пазлдан иллюстрацияләр жыйдылар һәм бу әсәрләрнең исемнәрен белделәр.

«Пушкин тормышы турында күп нәрсә белдем. Мәктәптә укыган шигырьләрне бүген тагын искә төшердек»,– диде очрашуда катнашкан Геннадий Шабаллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев