Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Яңа бина - яңа шатлык

Узган җомга көнне Иж-Борискинода яңа мәдәният йортын һәм шул ук бинада урнашкан фельдшер-акушер пунктын ачу тантанасы үтте. Авыл халкы бу ике объектның да ачылуын зур түземсезлек белән көтеп алды.

Владимир КОРНИЛОВ
Бинаны ачу тантанасында район башлыгы Камил Нугаев, монда юлдан башлап, бинага кадәр төзелеш эшләрен алып барган "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев, Чуаш милли мәдәният автономиясе советы рәисе Константин Яковлев, шулай ук авыл җирлеге, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Тантана район мәдәният йортының яшь үзешчәннәре тырышлыгы белән хәзерләнгән тамаша белән башланып китте. Милли костюмнар кигән кызлар халыкларның бердәмлеген һәм дуслыгын символлаштырган бию башкардылар.
Күптән килгән традиция буенча, килгән кунакларга ипи-тоз һәм чәк-чәк авыз иттерделәр. Тамашачыларны авыл тормышындагы бу әһәмиятле вакыйга белән котлап, район башлыгы яңа бина беркайчан да буш тормас, монда көндәлек мәшәкатьләрдән ял итү, күңелгә хуш килгән шөгыль табу өчен олысы-кечесе җыелыр, дигән өмет белдерде. Ә заманча җиһазландырылган, барлык коммуникацияләр белән тәэмин ителгән фельдшер-акушер пункты, һичшиксез, авылга тулы канлы тормыш белән яшәү өчен өстәмә шартлар тудырачак.
Объектта хезмәт куйган иң яхшы төзүчеләргә Камил Әсгать улы тамашачыларның кайнар алкышлары астында рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырып, районның башка авылларында да бу юнәлештә эш дәвам ителәчәк, дип ышандырды. Ул барысына да сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек теләде, ә чуаш милләтеннән кешеләр күп яшәгән Иж-Борискино халкын ул аларның туган телендә котлап үтте.
Фоат Вәлиев авыл халкына төзелештә күрсәткән ярдәмнәре өчен зур рәхмәт әйтеп, яңа клубка ноутбук бүләк итте.
- Авылда менә дигән мәдәният йортының ачылуы бик сөендерә, - дип билгеләп үтте Константин Яковлев. - Бу чуаш халкының мәдәниятен үстерүгә, традицияләрен ныгытуга ярдәм итәр, дип өметләнәм...
Геннадий Яковлевич коллективка музыкаль үзәк һәм Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең чуаш телендә басылып чыккан китапларын бүләк итте.
Ишектәге ал тасманы кисү хокукы тантанага килгән кунакларга һәм авыл балаларына бирелде. Нәкъ шушы кызлар һәм малайларга клубка юлны суытмаска, анда туган иҗат җимешләре белән авылының данын еракларга таратырга кирәк булачак бит...
Җыелган тамашачылар бинаны ачу тантанасыннан соң мәдәният йортын һәм фельдшер-акушер пунктын карап чыктылар, ул барысында да уңай тәэсир калдырды.
Авыл халкы исеменнән чыгыш ясаган Урта Йорткүл авыл җирлеге башлыгы Гөлинә Кәримуллина район җитәкчеләренә, төзүчеләргә һәм бәйрәм кунакларына рәхмәт белдерде. Аннары исә яңа мәдәният учагы сәхнәсендә махсус бу көнгә мәдәният йорты һәм авыл җирлекләре үзешчән артистларының тырышлыгы белән хәзерләнгән бәйрәм концерты башланып китте. Программага кергән рус, татар һәм чуаш җыр-биюләрен тамашачылар кайнар алкышларга күмделәр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X