Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Урыннары табын түрендә булды

Урта Йорткүл мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган кичә үзешчән артистларның концерты белән башланып китте. Бәйрәмгә чакырылган кунаклар Вәлиева Айсылу, Вәлиева Алия, Нургаязова Рәмилә, Ибраһимова Гөлшат башкаруындагы җырлар тыңладылар. Авыл җирлеге башлыгы Кәримуллина Гөлинә кунакларны бәйрәм белән котлап, үзенең изге теләкләрен җиткерде. Клуб мөдире Вәлиева Айсылу белән китапханәче Әхмәтҗанова Айсылу әниләр...

Урта Йорткүл мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган кичә үзешчән артистларның концерты белән башланып китте.
Бәйрәмгә чакырылган кунаклар Вәлиева Айсылу, Вәлиева Алия, Нургаязова Рәмилә, Ибраһимова Гөлшат башкаруындагы җырлар тыңладылар.
Авыл җирлеге башлыгы Кәримуллина Гөлинә кунакларны бәйрәм белән котлап, үзенең изге теләкләрен җиткерде.
Клуб мөдире Вәлиева Айсылу белән китапханәче Әхмәтҗанова Айсылу әниләр өчен "Эчсәң чәй - җанда җәй" дигән бәйге әзерләгәннәр. Кунаклар чәй тарихы белән таныштылар, сорауларга, табышмакларга җавап бирделәр, биеделәр, җырладылар, төрле кызыклы конкурсларда көч сынаштылар, тамашачылар залында оештырылган "Чәй яны-гаилә җаны", "Ачык чырай-кайнар чәй" исемле китап күргәзмәләре белән таныштылар.
Бәйрәм уңган хуҗабикәләр әзерләгән чәй табыны янында дәвам итте.
Килгән кунаклар якты, матур, җылы мәдәният йортында чын күңелдән ял итеп, яхшы кәеф белән таралыштылар.
Әхмәтҗанова Айсылу,
китапханәче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев