Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Сәхнәдә – медицина хезмәткәрләре

Узган җомгада Мәдәният йорты сәхнәсендә район хастаханәсе коллективы иҗат отчеты белән чыгыш ясады.

- Бүген истәлекле көн - Россия Федерациясе Конституциясе көне, - диде үзенең чыгышында район хастаханәсе баш табибы, программаны алып баручыларның берсе Егор Самохвалов. - Россиядә яшәүче һәр кеше өчен бу бәйрәм зур мәгънәгә ия. Илнең әлеге төп документында кешенең хезмәткә, ялга, сәламәтлеккә булган хокуклары турында ачык әйтелгән. Коллективыбыз әзерләгән бәйрәм күчтәнәче һәркем күңеленә хуш килер, дип уйлыйбыз!

Шунысын әйтергә кирәк, бу кичтә тамаша залында, кем әйтмешли, алма төшәрлек тә урын юк иде. Бу аңлашыла да, халыкның күбесенчә хастаханәдә күрергә гадәтләнгән медикларны сәхнәдә күрәсе килү теләгенә гаҗәпләнерлек урын да юк. Бераз кырыс, таләпчән, ягымлы йөзле, игътибарлы, халык сәламәтлеге сагында торучы ак халатлы бу кешеләр башкарган игелекле эшләре белән һәрчак ихтирамга лаек. Алар эштә генә түгел, тормышта да актив булулары белән аерылып торалар. Сәхнәгә чыккач та сынатмаячакларына берәү дә шикләнмәде. Табиблар, шәфкать туташлары үзләренең осталыкларын сәхнә сәнгатенең барлык жанрларында да тулысынча күрсәтергә тырыштылар.

Россия һәм тынгысыз табиблар һөнәре турында җырлар башкарган хор коллективының чыгышын көчле алкышларга күмделәр. Людмила Бельбасова, Рамилә һәм Наил Исхаковлар гаиләсе, Татьяна Владимирова белән Надежда Ферапонтова, Марс Хәмидуллинның җыр һәм романслары да һәркем күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды. Лидия Лукашова, Марина Осинцева, Любовь Лаврентьева әзерләгән "Страдание" әсәре, Ольга Железнова белән Людмила Коляда башкаруында яңгыраган такмаклар, Люция Игъламова һәм Фәйрүзә Минсадыйкова, Маргарита Бахитова белән Кристина Кукушкинаның татар һәм чуваш телләрендәге җырларын, фельдшер-акушерлык пункты хезмәткәрләре әзерләп килгән шаян "Кадриль"не тыңлап тамашачылар иркенләп ял иттеләр.

"Табиблар районга киттеләр (Любовь Волостнова белән Любовь Лаврентьева), "Табиблар язмышы" дигән сәхнә күренешләре тамашачыларга ошады. Соңгы күренешне, мәсәлән, сәхнә өчен табиб Сергей Ермилов әзерләгән, рольләрне төрле яшьтәге башкаручыларга ышанып тапшырган. Бию коллективының чыгышына, аеруча Наталья Вдовинаның шпагатка утыруына күпләрнең исе китте. Гадәттә, хатын - кызның яшен сорамыйлар, әмма бу очракта әйтми дә мөмкин түгел: пенсиягә чыгуына да бер ел гына түгел.

Концерт барышында өлкәннәргә даими ярдәм итеп торган балалар турында да әйтми булмый. Даша Севастьянова, Анна Костина башкарган җырлар, Стелла Марянина, Егор Буторов укыган шигырьләр, Анюта Новикованың акробатик чыгышын тамашачылар яратып карадылар. Бәйрәмне тамаша кылырга килүчеләргә район башлыгы Камл Нугаев һәм хезмәт ветераны Мәмдүдә Бикбулатова да үзләренең котлау сүзләрен җиткерделәр.

- Безнең һәркайсыбыз өчен тормыш һәм сәламәтлек бик кадерле, - диде район башлыгы Камил Нугаев. - Табиб һөнәре - җирдәге иң игелекле һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе, алар алдында баш иеп рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Табиблар, шәфкать туташлары, санитаркаларның үз талантлары белән халыкны сөендерүе аеруча күңелле хәл. Киләчәктә дә сынатмагыз!

Район башлыгы коллективка Рәхмәт хаты тапшырды. Бу очрашу соңгысы булмас, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иҗат отчеты район хастаханәсе коллективы Мәдәният йорты