Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Игътибар үзәгендә – авыл Мәдәният йорты

Шимбә көнне районга Россия мәдәният министры урынбасары Григорий Пирумов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин һәм Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова килделәр.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Башкала кунагы визитының төп максаты соң-гы елларда күп функцияле үзәкләр төзү буенча максатчан республика программасы нигезендә торгызылучы социаль-көнкүреш объектлары белән танышудан гыйбарәт иде. Узган елның көзендә файдалануга тапшырылган Иске Рәҗәп авылы Мәдәният йорты да нәкъ менә шундый объектларның берсе санала.
Район башлыгы Камил Нугаев райондагы вәзгыять турында сөйләгәндә, мәдәниятне үстерүгә юнәлдерелгән конкрет чаралар турында да әйтеп үтте.
Моннан берничә көн элек, мәсәлән, Иж-Борискинода яңа Мәдәният йорты ачылды, узган ел Полянкада да шундый ук мәдәният учагы төзелгән иде. Барлык Мәдәният йортлары да тиешле аппаратуралар белән тәэмин ителгән, кадрлар кытлыгы сизелми. Атап әйткәндә, кешеләргә иркенләп ял итү өчен бөтен шартлар да тудырыла.
Кунакларда Иске Рәҗәп авылы Мәдәният йорты бары тик әйбәт тәэсирләр генә калдырды. Аның директоры Резедә Каюмова коллективның эше турында сөйләде. Биредә, мәсәлән, үзешчән сәнгатьне үстерүгә зур игътибар бирелә, төрле түгәрәкләр эшли, мәдәният хезмәткәрләре җирле мәктәп белән тыгыз элемтәдә торалар. Моның нәтиҗәсе һәрдаим сизелеп тора. Яшьләр кичен өстәл теннисы, бильярд уйнарга теләп йөриләр, телевизордан яраткан тапшыруларны да карарга була.
Министр урынбасары зур кызыксыну белән бүлмә-кабинетларны карап чыкты, котельныйга кергәч, кышкы айларда объектны җылыту өчен күпме акча сарыф ителүен дә сорады.
- Татарстанда аз чыгымнар исәбенә берничә ай эчендә сокланып туймаслык Мәдәният сарайлары төзиләр, - диде Григорий Ульянович. - Спортны һәм мәдәниятны үстерүдә алдынгы урынны биләүче республиканың эш тәҗрибәсе белән илнең күп төбәкләре кызыксына башлады. Башкалар да бюджет акчасыннан нәтиҗәле файдаланырга өйрәнсеннәр иде. Республиканың күп функцияле үзәкләр төзү программасын тагын да үстереп башкаларга үрнәк итеп күрсәтәчәкбез…
Соңыннан кунаклар Болгар дәүләт тарих-архитектура тыюлыгында булып, борынгы һәйкәлләр белән таныштылар.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев