Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Фестивальнең онытылмас мизгелләре

Инде хәбәр ителгәнчә, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгының фестиваль-вакыйгалар комплексында җиденче Бөтенроссияфольклор фестивале уздырылды. Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ Берничә көн эчендә фестивальдә катнашучылар районның Иске Рәҗәп, Тукай һәм Көек авыллары халкын да сөендерергә өлгерде. Аларның чыгышлары югары бәяләнде. Борынгы җырлар һәм биюләр, халкыбыз бәгыреннән саркып чыккан һәм гасырлардан-гасырларга кадерле ядкарь итеп тапшырылган мөнәҗәтләр...

Инде хәбәр ителгәнчә, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгының фестиваль-вакыйгалар комплексында җиденче Бөтенроссияфольклор фестивале уздырылды.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ

Берничә көн эчендә фестивальдә катнашучылар районның Иске Рәҗәп, Тукай һәм Көек авыллары халкын да сөендерергә өлгерде. Аларның чыгышлары югары бәяләнде. Борынгы җырлар һәм биюләр, халкыбыз бәгыреннән саркып чыккан һәм гасырлардан-гасырларга кадерле ядкарь итеп тапшырылган мөнәҗәтләр һәм бәетләр, төрле уеннар, үткәнебезне чагылдыручы йолалар - болар барысы да тамашачы күңеленә сары май булып ятты. Олы яшьтәгеләр элек кичләрен егетләр һәм кызларның аулак өйгә җыелып кич утыруларын, гармунга кушылып җырлауларын, биюләрен искә төшерми калмагандыр әле…

Ни кызганыч, боларның барысын да сагынып сөйләргә генә калды, яшьләр халык иҗаты турында бөтенләй дә белми диярлек. Аларны күбрәк компьютер кызыксындыра. Мондый фестивальләр яшьләрне халкыбыз иҗаты белән таныштыру максатын күздә тотып оештырыла, дип билгеләп үттеләр чараны оештыручылар гала-концерт башланыр алдыннан.

- Барнаул, Төмән якларыннан килгән балаларның саф татар телендә сөйләшүләренә һәм халык иҗаты белән чын-чынлап кызыксынуларына сокланып куйдым. Моңа ничек горурланмыйсың, - диде бәйрәмне оештыручыларның берсе.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров үзенең чыгышында мондый фестивальнең үсеп килүче яшь буынны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләүдәге роленә аерым тукталды. Фестиваль илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүчеләрне берләштерә, халыклар арасындагы дуслыкны тагын да ныгыта. Зур гаилә кебек бергә җыелып, төрле милләт вәкилләре тәҗрибә уртаклашалар, бер-берсеннән күп нәрсәләргә өйрәнәләр, яңа планнар билгелиләр, кабаттан очрашырга сүз куешалар. Ринат Закиров фестивальнең иң яшь катнашучысы - 6 яшьлек Руслана Касыймовага һәм 86 яшьлек Нурия Габдрәшитовага иганәчеләрнең махсус призын тапшырды. Алар икесе дә Удмуртиядән. Фестивальне оештыручыларга да бүләкләрне зурлап тапшырдылар.

Гала-концертка килгәндә, ул бер сулышта үтте, дияргә мөмкин. Тамашачылар таләпчән жюри тарафыннан махсус сайлап алынган коллективларның чыгышларын караганда, үзләре дә аларга кушылып җырларга яки җилдереп биеп алырга әзер иделәр. Аеруча ерак Төмәннән килгән "Шытыр-шатор" фольклор коллективын алкышларга күмделәр. Балалардан гына торган бу коллектив күп илләрдә булып үзен танытырга өлгергән. Озакламый алар Италия тамашачысы алдында чыгыш ясарга җыеналар. Димәк, халык иҗатын һәм традицияләрен яратучы, аны күз карасыдай кадерләп саклаучы төмәнлеләр һәм фольклор фестивалендә катнашкан башка коллективларның куйган хезмәтләре бушка китми. Аларның тырышлыгы алдында баш иясе килә.

Болгар халкы фестивальне оештыручыларга ихластан рәхмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль Болгар “Түгәрәк уен”