Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Без дә сезгә килербез

Узган җомгада Полянка Мәдәният йорты халык белән шыгрым тулы иде: биредә Алексеевск районының Лебедино авыл җирлеге үзешчәннәре концерт куйдылар.

Шунысын әйтергә кирәк, бу араларда республика районнарында концертлар оештырыла. Күршеләр безгә килеп осталыкларын күрсәттеләр, димәк, соңыннан безнең үзешчән артистларга да алексеевскилыларга җавап визиты белән барырга туры киләчәк.
Халык Мәдәният йортына тамаша башланырга шактый вакыт алданрак җыелды. Бинага кергәндә аларны "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең "Яшь гвардия" яшьләр хәрәкәте вәкилләре сәламләде.
Концерт башланыр алдыннан авыл халкына ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте Генераль директоры Фоат Вәлиев, Спас районы башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов сәламләү сүзләрен җиткерделәр. Алар республика, район хәлләре белән таныштырдылар, җитештерү тармагындагы эшләрнең барышы, соңгы вакытларда ирешкән уңышлар, республикада нинди социаль программаларның тормышка ашырылуы турында сөйләделәр. Әлеге проектларның барысы да "Бердәм Россия" партиясенең актив булышлыгы белән тормышка ашырыла. Күп кенә проектларның инициаторы әнә шул партия булуын да әйтеп үтү урынлы булыр. Проблемаларны бергәләшеп тотынганда гына хәл итә алачакбыз, диделәр чыгыш ясаучылар.
Алар тагын бер тапкыр 14 сентябрьдә үтәчәк сайлау-лар турында искәртеп үттеләр. Әлбәттә инде, тавыш бирү участокларында киләчәгебез, республикабыз өчен тавыш бирергә чакырдылар.
Лебедино Мәдәният йорты үзешчәннәре зур концерт программасы әзерләп килгәннәр. Программага төрле җырлар һәм биюләр, үткән елларның әсәрләре, төрле шигырьләр кертелгән иде. Тамашачылар Анастасия Пашагина, Марина Мякашкина, Анна Морозова, Валерий һәм Любовь Илюшиннар, Ирина Гущина һәм башкаларның чыгышларын яратып кабул иттеләр. "Бәхетле балачак", "Импульс" коллективлары башкаруындагы биюләрне дә яратып карадылар.
Кичә азагында җирлек башлыгы Гөлсинә Сибгатуллина барлык тамашачылар исеменнән бәйрәм концерты әзерләп килгән күршеләргә рәхмәт әйтте һәм "җавап концерты белән без дә сезгә барачакбыз", диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев