Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Балкыш”та – халкыбыз талантлары...

Үткән җомга көнне Болгарда үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннар арасында "Балкыш" өченче республика фестивалендә катнашучыларның гала-концерты булды.

Лидия Кострулева
Фестивальнең инициаторлары - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән республика ветераннары җәмәгать оешмалары советы, Хезмәт һәм мәшгульлек, социаль яклау министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, "Яңа гасыр" телерадиокампаниясе" ачык акционерлык җәмгыяте. Оештыру комитеты рәисе - ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Фестиваль Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды һәм безнең тамашачылар игътибарына тәкъдим ителгән концерт программасы шул тема буенча төзелгән иде. Мәдәният йорты сәхнәсендә Лениногорск, Чирмешән, Чистай, Алексеевск, Балык Бистәсе районнарыннан килгән һәм безнең район үзешчәннәре чыгыш ясады. Зал тамашачылар белән шыгрым тулган иде. Сугыш темасына багышланган җырларны, шигырьләрне һәм биюләрне халык бик җылы кабул итте. Концертны осталыклары белән танылган Роза Галимова һәм Евгений Кременсков алып барды.
- Бу фестиваль ветераннарыбызның иҗади эзләнүләре һәм активлыклары нәтиҗәсе, алар арасында чын талантлар аз түгел,- диде тамашачылар алдында чыгыш ясаган ТР ветераннары (пенсионерлар) республика региональ җәмәгать оешмалары советы рәисе Хәбир Иштирәков. - Бу чараның кирәк булуын тормыш үзе күрсәтте һәм аны яклап кабул иттеләр, фестиваль киләчәктә яшәр һәм тамашачыларны шатландырыр, дип ышанабыз...
Спас районы башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов фестивальдә катнашучыларны, кунакларны һәм тамашачыларны котлап, барысына да зур иҗади уңышлар теләде.
- Бу иҗади конкурс кысаларында сәхнәгә чыккан кешеләр өлкән яшьтә булсалар да, фестиваль үзе яшь әле, - дип билгеләп үтте ул. - Анда катнашучылар киләчәктә дә безне үз иҗатлары белән сөендереп торырлар, яшьләргә активлык үрнәге күрсәтерләр...
Фестивальне сәхнә хуҗалары - шәһәрнең "Болгар чишмәсе" ветераннар хоры (җитәкчесе Нина Илюшина, аккомпаниатор Василий Кащеев) башлап җибәрде. Озак еллар иҗат итү дәверендә коллективта күпсанлы талант ияләре, чын җыр сөючеләр тамашачыларны сокландыралар. Концертны хор башкаруындагы сугыш еллары җырларыннан попурри һәм Россия турында җыр белән башлап җибәрделәр. Сәхнәдә башкарылган һәр номер үзенчәлекле булуы белән аерылып торды, ә кайбер башкаручылар чын мәгънәсендә тамашачыларның мәхәббәтен яуладылар. Алар арасында Лениногорскидан Любовь Бурлуцкая һәм Чистай районыннан килгән Валентина Галләмова башкаруындагы шигырьләрне, Валентина Кандрова исемендәге, "Кама таңнары", "Дубравушка" вокаль ансамбльләрен (Чирмешән, Балык Бистәсе, Чистай районнарыннан), Надежда Новикова, Лидия Молоствова, Чистай районыннан Николай Гореловның чыгышын билгеләп үтмичә булмый. Хәзерге вакытта Балык Бистәсендә яшәүче якташыбыз Эдуард Закиров "Майский вальс" җырын башкарып, тамашачыларның кайнар алкышларына лаек булды. Тамашачылар арасында аның таныш-белешләре күп булганлыктан, аның чыгышы барысы өчен дә икеләтә күңелле булды.
Чирмешән районнынан Рушания һәм Рәхилә Закировалар башкаруындагы татар биюе, чегән биюе дә сокландыргыч булды. Концерт ахырында чыгыш ясаган Спас казаклар хоры җырлары да тамашачы күңеленә хуш килде.
Бу артистларның чыгышын караганнан соң күңелгә ирексездән бер уй килә: яшәүнең теләсә кайсы мизгеле - язмыш тарафыннан бирелгән бүләк ул һәм күпләр бу мизгелләрне чын мәгънәсендә рухи күтәренкелек белән яшәргә омтыла. Биредә кешенең ничә яшьтә булуы түгел, ә йөрәкнең яшь булып калуы кирәк. Ветераннар моны яхшы аңлый. Фестивальдә билгеләп үтелгәнчә, чыгыш ясаучылар арасында инде яше туксаннан узып киткән үзешчәннәр дә бар...
Гала-концертта катнашкан һәр кешегә бүләкләр тапшырылды, ә аны оештыручыларга күптән түгел генә районыбыз тарихы, анда яшәүче кешеләр турында бай эчтәлекле "Болгар шәһәре һәм Спас районы энциклопедиясе" китабын бүләк иттеләр.
Подробный фоторепортаж на нашем сайте www.spas-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев