Үз торагың булу – зур бәхет ул
Баш өстеңдә ышанычлы түбә булу - тормышта иң кирәкле шартларның берсе. Шуңа күрә республикада, һәм шул исәптән безнең районда да, торак проблемасы игътибар үзәгендә тора, моңа Президент программасы зур этәргеч бирә.
Мисал өчен коммерцияле булмаган "Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды" оешканнан алып, районда 290 фатир (94 йорт) файдалануга тапшырылды, аның гомуми мәйданы 17,3 мең квадрат метр тәшкил итә.
2010 елдан башлап, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм аларның тол хатыннары өчен күпфатирлы дүрт торак йорт төзелде. Моннан тыш, алар әзер йортлардан да үзләренә фатирлар сайлап алдылар. Барлыгы Болгарда Дәүләт торак фонды фатирларыннан сугышта катнашкан 100ләп кеше һәм тол хатыннар фатир алды.
Дәүләт торак фонды аша Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-заповеднигы территориясендә яшәүчеләр дә фатир алалар. "Татарстанның мәдәни мирасы: Борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәре" дигән уникаль проектны тормышка ашыру башланганнан бирле Болгар авылыннан күченүчеләр өчен, ягъни 100 гаиләгә, район үзәгендә берничә күпфатирлы йортлар төзелде, Приволжск поселогында аерым йортлар файдалануга тапшырылды, алар бик уңайлы итеп эшләнгән. Һәр йортның гаражы, зур гына йорт яны участогы бар.
Кешеләрне авария хәлендәге йортлардан күчерү программасы да тормышка ашырыла. Ул 2013-2015 елларга исәпләнгән. Шуңа күрә Болгарда уңайлы проектлар сайлап алынган һәм 16,18, 36 фатирлы һәм тагын ике 12 фатирлы йорт төзү күздә тотыла.
2001 елдан яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту турында дәүләт ярдәме буенча ТР Законы тормышка ашырыла. Шушы вакыт эчендә 27 гаилә тораклы булды. Хәзерге вакытта шуның кадәр үк гаилә торак шартларын яхшырту буенча теркәлү үтте, ә бер гаилә Татарстан Республикасы яшьләр төзелеше берләшмәсе тикшерелүенә куелган. Әлбәттә, торак проблемасын хәл иткәндә ятим балаларны да онытырга ярамый. 2010 елдан 2014 елга кадәр шундый унҗиде бала торак белән тәэмин ителгән. Аларның күбесе Болгарда яши, ә кайберләре социаль ипотека буенча Казаннан, Алексеевскидан фатирлар алдылар.
Юлия Медведева, мәсәлән, үз гаиләсе белән хәзерге вакытта район үзәгендә соңгы елларда төзелгән йортларның берсендә яши.
- Мин бер бүлмәле фатирда яшим, үз торагың булудан зур бәхет бармы икән, - ди ул шатланып, - фатирымда бөтен уңайлылыклар бар, кызыма әле бер яшь тә юк, безгә монда бик рәхәт... Мин безнең турында кайгыртулары өчен республика һәм район җитәкчеләренә бик тә рәхмәтлемен...
Агымдагы елда Болгардан күченүчеләр өчен өч катлы йорт сала башладылар, ятим балалар өчен каралты-куралары белән (гараж, мунча) индивидуаль ике торак йорт төзү планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев