Яраткан эш – җан рәхәте
Галина Граненкова пешекче һөнәренә гомеренең егерме дүрт елын багышлаган.
Ә бит Галина Михайловна башта тегүчегә укып чыккан, күпмедер вакыт Владимир өлкәсендә эшләп тә алган. Тик язмышында бөтенләй башкача язылган булып чыга...
Галина Граненкова эшли торган шәхси эшмәкәр пекарнясына иртә таңнан ук килеп җитсәк тә, ул инде күптән эшкә тотынган иде. Пәрәмәчләр өчен ит турый икән. Пычак белән күз иярмәс тизлектә, минут эчендә суган турады, иткән тиешле тәмләткечләр кушып, фаршны болгатып та куйды. Һәр хәрәктендә соклангыч җитезлек, төгәллек, еллар дәвамында барлыкка килгән тәҗрибә сизелеп тора. Фарш әзерләгәннән соң, камыр басарга тотынды...
Пешекче һәм кондитер һөнәре белән Галина Граненковага күптән танышырга туры килә. Укып бетергәч Болгарда үз һөнәре буенча эш таба алмаган пешекче кыз үзәк ашханәгә савыт-саба юучы булып урнаша. Тик Галина Михайловна кебек тынгы белмәс, тиктормас кеше шундый эчпошыргыч эш белән генә канәгатьләнә аламы соң! Вакыты булганда, ашханә пешекчеләреннән тәмле аш-су әзерләү серләренә өйрәнә. Җитәкчеләре пешекче курсларына кереп укырга тәкъдим иткәч, тырыш кыз шунда ук ризалыгын бирә.
Укуын тәмамлагач, зур кызыксыну белән яңа эшкә тотына. Чүпрә камырыннан төрле пироглар, пәрәмәчләр, күмәчләр, башка камыр ризыклары пешерә. Күңелен биреп эшләгәнгә күрә, пешергән ризыклары да халык күңеленә хуш килә.
Тиздән гаилә хәле буенча аңа үзәк ашханәдән шәхси эшмәкәр пекарнясына күчәргә туры килә. Останың таланты чын мәгънәсендә шул чакта ачылган, дисәк, бер дә ялгыш булмас. Ул төрле камырдан телеңне йотарлык тәм-томнар әзерләп, аларны матур итеп бизәргә өйрәнә. Мәңге тынгы белмәс пешекчегә әле бу гына да аз тоела. Ул пекарня ассортиментын киңәйтү буенча үз тәкъдимнәрен кертә, әкренләп безнең якларда күп кешеләр ишетеп тә карамаган алма штруделе, самса, вертута (кәбестә пирогы), кныш (карабодай боткасы белән итле пәрәмәч) кебек ят ризыклар да пешерә башлыйлар.
Тагын шунысын да әйтергә кирәк, пешекче көн саен экологик яктан чиста булган яшелчә, җиләк-җимеш куллана. Биредә беркайчан да күңелдә шик тудыра торган консервантлар һәм катнашмалар белән эш итмиләр. Әзер продукцияне да кибетләргә кайнар килеш, мичтән чыгаруга ук китерәләр. Бу исә кулланучыларның ышанычын тагын да арттыра, тәмле ис бөркеп торган ризыкларны сәгате-минуты белән дигәндәй сатып алалар. Икенче көнгә беркайчан калганы юк.
Гаиләсе турында бераз сөйләмәсәк, Галина Михайловнага багышланган язмабыз тулы булмас кебек. Галина Граненкова – дүрт бала әнисе! Олы уллары Виктор белән Владимир инде күптән үсеп җиткән, гаиләләре белән аерым яшиләр, ә менә ун яшьлек Александр белән биш яшен тутырган Лена әлегә әти-әнисенең җылы кайгыртуына һәм көндәлек игътибарына мохтаҗ. Галина Михайловна кызын кырык дүрт яшендә тудырган! Күп кеше мондый адымга бармаска да мөмкин, ә ул бернигә дә карамастан кызчыгын табарга теләгән. Әле бит декрет ялына да баласы туарга бер-ике көн калгач кына киткән. Үз эшенә чын күңелдән гашыйк булган кеше генә шулай итә ала торгандыр.
– Эшкә бармасам, җанга нидер җитми кебек тоела, – дип фикерләре белән уртаклаша Галина Граненкова. – Кеше олыгая барган саен күбрәк хәрәкәтләнергә, яраткан эше белән шөгыльләнергә тиеш. Хәрәкәттә – бәрәкәт, дип юкка әйтмиләр. Гомер озынлыгы да кешенең ничек яшәвенә, аның тормыш рәвешенә бәйле булуын онытмаска кирәк...
Галина Михайловнаның төз, матур гәүдәсенә карап, аның бу сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Берсеннән-берсе тәмлерәк, авыз суларын китереп кызыктырып торган ризыклар пешереп тә, төз буен саклый алуына гаҗәпләнеп тә куясың.
Ире Владимир Викторович белән моңарчы да мал-туар асраган алар. Әле хәзер дә дуңгыз, кәҗә, кош-корт тоталар. Зур бакчаларында күп итеп яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Мәшәкатьләре җитәрлек. Әле бит балалар да даими игътибар таләп итә. Галина Михайловна алар белән бергә кичләрен рәсем ясый, кул эшләре белән шөгыльләнә, бергәләшеп төрле күргәзмәләргә һәм конкурсларга әзерләнәләр. Әнә шулай вакытның ничек үткәнен дә сизмиләр. Иртән торуга яраткан эшенә ашыга. Озак еллар дәвамында үз эшен бирелеп һәм җиренә җиткереп башкарганы өчен Галина Михайловна күп тапкырлар район алдынгылары слетында катнашкан. Өй архивында Мактау грамоталары, башка бүләкләрне кадерләп саклый. Узган ел нәтиҗәләре буенча аның фоторәсемен быел районның Мактау тактасына куячаклар. Галина Михайловна кебек хезмәт алдынгысыннан бүгенге яшьләр дә үрнәк алсын, аңа тигезләнергә тырышсын иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев