Үткән дүшәмбе көнне безнең районда тарихи вакыйга булды: төштән соң Спас җиренә Бөтендөнья студентлар уенының төп символы - XXVII җәйге Универсиада Уты килде.
Владимир КОРНИЛОВ
Без бу вакыйганы күптән көттек. Хәтта илләр һәм республика тарихында да мондый вакыйга сирәк була. Ә кечерәк кенә безнең район турында әйткән дә юк. Шуңа күрә аңа хәзерлек эшләре күптән башланды. Әлбәттә, студентлар Уенының символын каршылау бөтен халык өчен дулкынландыргыч вакыйга иде.
...Әлки районы чигеннән Базарлы Матак - Болгар юлы буйлап Универсиада Уты белән кортеж Болгар ягына юл ала. Юлда барганда бөтен җирдә безнең район халкы аны җылы каршылады.

Ямбакты, Аграмак, Тукай, Ким, Антоновка Никольск, Красная Слобода, Красный Вал авыллары янындагы юлларда аерча җанлылык хөкем сөрде. Урта Йорткүл, Иске Рәҗәп, Кузнечиха, Чәчәкле, Әҗмәр, Көек Өчкүл, Полянка, Танкеевка авыллары халкы да Универсиада Уты маршруты үткән юлда кунакларны кайнар сәламләделәр. Ил тарихындагы бу истәлекле вакыйганы һәркемнең үз күзләре белән күрәсе килде.
Никольск авылы янында кортеж кыска вакытка тукталыш ясады, монда да якын тирә авыл халкы җыелган иде. Утның капсуласын һәм эстафета факелын бөтен кешенең күреп каласы килде һәм каршыларга килүчеләр Утны саклаучылар белән бергә фотога төшәргә тырыштылар, бу бит гомергә истә кала торган вакыйга.
Ә бу вакытта Болгар тарихи-заповеднигының Истәлек билгесе янында соңгы хәзерлек эшләре барды. Биредә авыл һәм шәһәр халкы, кунаклар, шактый дулкынланган безнең факел йөртүчеләр җыелган иде. Халыкның күңелен күреп, алар алдында район үзешчәннәре чыгыш ясады...

Менә ул күптән көтелгән тантаналы минутлар җитте. Истәлек билгесе янына Казан Универсиада Уты килеп җитте. Биредә аны район башлыгы Камил Нугаев, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев, район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнев, БГИАМЗ директоры Рафаэль Мәхмүтов каршылады.
-Без Болгар халкын шушы истәлекле вакыйга белән чын күңелдән котлыйбыз,- диде үзләренең котлау сүзләрендә Утны саклаучылар.- Тынычлык, дуслык һәм студентларның бердәмлек символы булган Утның сезнең шәһәр урамнарыннан үтүе - онытылмаслык һәм шатлыклы вакыйга.
Җыелган халык исеменнән Сергей Тюнев чыгыш ясады.
-Бу чыннан да истә калырлык вакыйга, Универсиада Утын үзебездә каршылауны бәйрәмгә тиңләргә була, - диде ул. - Утның тантаналы шартларда безгә килүендә район халкының тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк.
Аннары капсуладан эстафета факелы кабыздылар һәм Ут Бөек Болгардан шәһәр урамнарына тантаналы юл алды. Ул Ак мәчет һәм Изге Авраам чиркәве яныннан Лихачев, Ленин, Нагаев, Пионер урамнары аша шәһәрнең үзәк мәйданына килеп керде. Эстафета барышында факелны кадерләп бер кулдан икенчесенә тапшырдылар. 29 этап аша факелны тотып йөгерү хокукына шәһәрнең һәм районның иң яхшы спортчылары, тренерлар һәм ихтирамга лаек булган кешеләре, район җитәкчеләре ия булды. Алар арасында төрле бәйгеләрдә җиңүгә ирешкән яшь көрәшчеләр Данила Вихлянский, Никита Борюшкин, чаңгы спорты буенча спорт мастеры Александр Ермилин, чаңгыда узышу буенча Россия чемпионы Виктор Ермилин, көрәшче һәм тренер Владимир Борюшкин, чаңгычы-тренер Сергей Власов, спорт ветераны Фиркат Галимов, спорт остасы Әхтәм Вәлиәхмәтов, чаңгыда узышу буенча спорт мастерлыгына кандидат Валентина Яковлева, спорт ветераны Луса Әхмәдишева, көрәш бәйгеләрендә призлы урыннарны яулаган бертуган Ришат һәм Раил Сәгыйровлар, эстафетаның иң яшь катнашучысы, нәфис гимнастика беренчелегендә призлы урынга лаек булган Александра Бердникова һәм башкалар бар иде. Утны озатып йөрүче мактаулы эскортта атлы җайдакларны да күрергә була иде.

Эстафетаның соңгы этабында Утны район башлыгы кабул итеп алды. Шәһәр халкы һәм килгән кунакларның шатлыклы сәламләүләре астында ул башка факел йөртүчеләр белән бергә Утны үзәк мәйданга алып керде һәм махсус корып куелган сәхнәгә алып менеп студентлар уеннары Утын символик тәлинкәдә кабызды.
-Бу гомердә бер генә була торган вакыйга! - диде халыкка мөрәҗәгать итеп Камил Әсхәт улы. - Берничә көннән бу Ут республикабыз башкаласына килеп җитәчәк һәм Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Бөтендөнья студентлар уеннарын ачу тантанасында кабызылачак. Бу Утны үзеңдә каршылау - зур хөрмәт. Безгә шундый олы ышаныч күрсәткәннәре өчен чын күңелдән горурланабыз.
- Спаслылар Универсиада өчен күп тырыштылар, - диде Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең генераль директоры Фоат Вәлиев. - Стадион, юллар, башка объектларны төзүдә күп ярдәм иттегез. Шуның өчен студентлар уены символын кабул итү хокукына лаек булдыгыз…
Тантана тәмамланып килгәндә Универсиада дирекциясе вәкилләре районга эстафетаның бер факелын бүләк иттеләр.
Шуннан соң Ут Идел елгасы аша гына урнашкан күршеләребез - Тәтеш районына китте.
Шәһәрнең үзәк мәйданындагы тантаналар Яшьләр көне бәйрәме белән дәвам итте. Яшь буын исеменә котлаулар һәм изге теләкләрне җиткергәннән соң Дарья Чудакова, Азалия Бакирова, Ксения Колчина, "Движение" коллективы һәм башкаларның катнашында концерт башланды. Аларның җылы котлауларына Ульяновск өлкәсенең Иске Майна районыннан килгән артистлар Сергей Лямин һәм "Сударушка" халык ансамбле кушылды.
Күптәнге традиция буенча, бу кичәдә яшь гаиләләрне хөрмәтләделәр. Исхаковлар гаиләсен уллары Исламның тууы белән котладылар. Силантьевлар гаиләсенә дә изге теләкләрне күп җиткерделәр. Соңыннан аларга бүләкләр тапшырылды.
Шәһәрнең үзәк мәйданында дәртле җырлар озак яңгырады. Яшьләр иркенләп күңел ачтылар, сәүдә рәтләре дә тезелеп киткән иде. Бераз соңарак исә әлеге истәлекле вакыйга хөрмәтенә шәһәр мәйданы өстендәге һаваны бәйрәм салютының төрле төсләргә кереп җемелдәүче утлары бизәде.
Владимир Корнилов һәм Руслан Хәмидуллин фотолары.
Нет комментариев