Узган дүшәмбе көнне район Мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган бәйрәм концерты булды.
Ольга Стрелова
Бу көнне мәктәп укытучыларын, мәктәпкәчә белем бирү һәм өстәмә белем бирү учреждениесе хезмәткәрләрен җылы котладылар. Мәдәният йорты фойесында аларны укучылар каршылады һәм чәчәкләр, открыткалар бүләк иттеләр.
Укытучы эше авыр булса да, элек-электән иң мактаулы һөнәрләрнең берсе...
Узган дүшәмбе көнне район Мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган бәйрәм концерты булды.
Ольга Стрелова
Бу көнне мәктәп укытучыларын, мәктәпкәчә белем бирү һәм өстәмә белем бирү учреждениесе хезмәткәрләрен җылы котладылар. Мәдәният йорты фойесында аларны укучылар каршылады һәм чәчәкләр, открыткалар бүләк иттеләр.
Укытучы эше авыр булса да, элек-электән иң мактаулы һөнәрләрнең берсе булып саналган. Нәкъ менә укытучы балага белем дөньясының ишекләрен ача. Укытучыларны беренчеләрдән булып сәнгать мәктәбе укучылары котлады һәм алар хйрмәтенә татар биюе башкардылар.
Район башлыгы Камил Нугаев укытучыларга фидакарь хезмәтләре, сабырлыклары өчен чын күңелдән рәхмәт әйтте, нык сәламәтлек, иҗади уңышлар, талантлы укучылар теләде. Ул шулай ук мәгариф бүлеге методисты Наталья Брыкаловага, Болгар санаторий мәктәбе директоры Владимир Четановка, шәһәрнең 2нче һәм Ямбакты урта мәктәбе укытучылары Ольга Выжленковага һәм Наилә Кариповага Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды. Кайбер укытучыларны район башлыгы, мәгариф бүлеге Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Бу тантанада ветеран укытучылар игътибар үзәгендә булдылар. Алар зур тәҗрибә туплаган кешеләр, балалар күңелен аңлый белә һәм яшьләр өчен үрнәк булып торалар. Бәйрәмдә мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин педагогия хезмәте ветераннары Вячеслав Шамаев һәм Галина Лескова (Антоновка мәктәбе), Надежда Илдарханова, Валентина Заварихина (1нче мәктәп), Лидия Костюнина (Ким мәктәбе), Любовь Леонтьева, Татьяна Харитонова һәм Любовь Бобкова (Вожи мәктәбе), Мөнирә Яхина, Рөстәм Галәветдинов (Ямбакты мәктәбе), Марс Мазаев (Чәчәкле мәктәбе), Наилә Вәлиева, Нина Подемированы (Иске Рәҗәп һәм Тракторный поселогы балалар бакчалары) җылы котлады.
Сәхнәгә шулай ук югары һөнәри осталыклары өчен район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләр дә чакырылды. Алар арасында Иске Рәҗәп урта мәктәбе укытучысы Гөлназ Фазлыева, 2нче урта мәктәпнең татар теле укытучысы Лилия Гәрәева, "Регата" балалар техник иҗаты станциясе җитәкчесе урынбасары Лариса Осинцева, балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге директоры Юрий Кузнецов, Полянка урта мәктәбенең информатика һәм математика укытучысы Евгений Мошков бар иде.
Залда үзләренең һөнәри бәйрәмен беренче тапкыр билгеләп үтүче яшь педагоглар да булды. Быел район мәктәпләрендә 9 яшь укытучы эшли башлады.
Тормышларындагы бу әһәмиятле адым белән аларны район мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмасы советы рәисе Людмила Рыбакова котлады.
Аннары сәхнәгә район үзешчәннәре чыкты. Җыр-биюләр, "Хуторок" казаклар балалар ансамбле, Татьяна Аристова, Надежда Корнеева, Евгений Кременсков, "Сеспель" ансамбле чыгышлары тамашачыларның кәефен тагын да күтәреп җибәрде. Барлык чыгышларны да тамашачылар кайнар алкышлар белән кабул итте.
Руслан Хәмидуллин фотолары.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев