Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Уңганнарның урыны – түрдә

Узган шимбәдә район Мәдәният йортына традиция буенча хезмәт алдынгыларын җыеп зурладылар. Производствоның төрле тармакларында эшләп, иң яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләрнең урыны түрдә булды.

Владимир КОРНИЛОВ
Көндәлек тормышыбызда хәл итәсе мәсьәләләр, борчыган проблемалар җитәрлек булса да, район үсешенә үзләреннән лаеклы өлеш кертүчеләр беркайчан да игътибардан читтә калмадылар. Быел да аларның барысын бергә җыеп зурлауны кирәк тапканнар.
Тантаналы өлеш башланыр алдыннан слетта катнашучылар һәм килгән кунаклар Мәдәният йорты фойесында әзерләнгән күргәзмә белән таныштылар.
Район хезмәтчәннәренең ирешкән казанышларын тулысынча чагылдырган күргәзмәдә ниләр генә юк! Җирле эшмәкәрләрнең агач һәм тимердән җитештерелгән төрле эшләнмәләре, камыр ризыклары, төрле ысул белән әзерләнгән берничә төрдәге балык, халык осталары, предприятие, оешмаларда эшләүчеләр, мәктәпләрдәге түгәрәкләргә йөрүче укучыларның күңел җылысын кушып ясалган сувенирлар һәм игътибарны җәлеп итәрлек башка әйберләр һәркемдә аерым бер кызыксыну уятты. Эшмәкәр Владимир Монаховның кондитерлары пешергән зур торт та сокландырырлык иде. Аны кибет киштәләрендә күрә дә алмыйсың. Сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, спортта ирешкән казанышларның барысы да матур итеп әзерләнгән стендта чагылыш тапкан.
Бу көнне алдынгыларны котларга республика шәһәрләре һәм районнарыннан, шулай ук Ульяновск өлкәсеннән кунаклар килде. Араларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, "Татарстанның элиталы орлыклары" ассоциациясе Генераль директоры Юрий Еров, "Ватаным Татарстан" газетасының бүлек мөдире, Спас якташлар җәмгыяте президенты Камил Сәгъдәтшин, Әлки районы башлыгы Фердинант Дәүләтшин, ызандаш Ульяновск өлкәсенең Мәләкәс районы башлыгы урынбасары Владимир Смирнов, Иске Майна районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Сергей Галныкин һәм башкалар бар иде.
Слетта катнашучыларны сәламләп, узган елдагы әһәмиятле вакыйгалар, аерым алганда, Болгар туфрагында 2013 елгы Универсиада Утын һәм 2014 елгы Олимпиада Утын каршылау, яңа корылмаларны, шул исәптән Болгар музей-тыюлыгындагы яңа биналарны файдалануга тапшыруны чагылдырган фильмнарны караганнан соң, сүз район башлыгы Камил Нугаевка бирелде. Ул намуслы, тырыш хезмәтләре өчен һәркемгә тирән рәхмәтен җиткерде, безнең район республикада кайбер күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарның берсен били икән, монда сезнең өлешегез зур, дип өстәде. Хәзер хуҗалыкларда язгы чәчүгә тулы көч белән әзерләнәләр, производство тармакларында эш кайный.
Аннары сәхнәгә бүләкләү өчен районның иң яхшы хезмәтчәннәрен чакырдылар. Район башлыгы һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җи-тәкчесе Рәфис Мөхәммәтов аларга дипломнар һәм җиңүче ленталарын тапшырдылар.
Сәхнәгә мактаулы кунаклар да күтәрелделәр, алар үзләренең якташлары исеменнән безнең хезмәтчәннәрне тәбрикләп бүләкләр бирделәр. Ульянлылар музыкаль чыгышлар да әзерләп килгән: тамашачылар татар һәм рус телләрендә җырлар башкарган Мәләкәс артистларына гөрләтеп кул чаптылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнев бер төркем хезмәт алдынгыларына районның Мактау тактасына кертелү турында таныклык тапшырды. Бу исемлеккә уңганнарның да уңганнары гына эләгә, аларның исемнәре район тарихына кереп калачак.
Бу көнне үзләренең туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне дә онытмаганнар - аларга барысы да гөрләтеп кул чапты.
- Сездә кызыклы һәм игътибарга лаек булырдай күп нәрсәләрне күрдек, - диде слет турында фикерләре белән уртаклашып Ульяновск өлкәсеннән килгән Владимир Смирнов. - Район елның-елында үсә, яңара, моңа ничек горурланмыйсың! Башкаларга күрсәтерлек матур эшләрең булу бик әйбәт…
Котлаулар, бүләкләүләр, тәбрикләү сүзләре үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның чыгышлары белән үрелеп барды. Чарада катнашучылар алдында хореография, хор, фольклор коллективлары, балалар һәм зурлардан торган вокаль ансамбльләр чыгыш ясады.
… Слетта катнашкан хезмәт алдынгыларының ул көнне күңелләре күтәренке иде. Ул шулай булырга да тиеш. Күңел шат, кәеф күтәренке булганда гына әйбәт нәтиҗәләргә ирешү мөмкин. Мондый уңганнарның киләчәктә дә сынатмаслыгына шик юк.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев