Туган җирнең тоеп җылысын...
Районның хезмәт алдынгылары слетында үз эшен яңарак кына башлап җибәргән фермер Булат Галәветдиновны да мактап телгә алдылар. Тырыш егетнең хуҗалыгында эшләр ничек бара, киләчәккә нинди уй-планнар белән янып яши?
Булат Галәветдинов кечкенәдән әти-бабалары җирендә җиң сызганып эшләү турында хыялланган. Крестьян хезмәтенең җиңел түгеллеген белеп һәм күреп үскән. Хәер, авыл баласының кайчан да булса эштән куркып торган вакыты бармы икән аның? Кече яшьтән кул арасына кереп, барысына өйрәнеп үскән малайларны бер эш тә куркытмый. Булат та үзенең киләчәген туган авылы Ямбактыдан башка күз алдына да китерә алмаган. Мәктәпне тәмамлагач, Казандагы аграр университетның “Агрономия” бүлеген тәмамлаган, кулына диплом алгач, читкә китү турында уена да китермәгән. Турыдан-туры авылга кайткан.
Ул башта бер ел буе Айсылу Мөхәммәтова крестьян (фермер) хуҗалыгында тәҗрибә туплаган. Ә инде аннары, 2016 елда үзенең шәхси хуҗалыгын булдырган. Эшен 45 гектар пай җирендә башлап җибәргән, әти-әнисе техника сатып алырга ярдәм иткән. Дөрес, моңарчы да Галәветдиновларның шәхси хуҗалыклары булган, шуңа күрә Булатның яңа хуҗалык төзеп, үзен эштә сынап карарга теләвенә бер дә гаҗәпләнерлек урын юк. Әмма ныклап аякка басу өчен шактый акча кирәк. Ул башлаучы фермер буларак, грант алу өчен конкурста катнашуга документлар җыеп тапшырган. Алган миллион ярым сумны тулысынча хуҗалыгын үстерүгә тоткан. Беренче эш итеп сабан, печән чаптыру агрегаты, МТЗ-82 тракторы сатып алган.
Авылда җир кешесенең эш-мәшәкатьләре бер дә бетеп тормый. Ел әйләнәсендә гел хәрәкәттә ул.
– Барысына да вакытында өлгерергә кирәк, – ди Булат. – Кул кушырып утырсаң, бернигә ирешә алмыйсың...
Өч ел эчендә аның хуҗалыгы сизелерлек ныгыган. Хәзер, мәсәлән, яшь фермер карамагындагы җирләрнең мәйданы 380 гектарга җитә (бер өлешен сатып алган, калганын – арендалый). Техника паркын да тулыландырган – “Нива” комбайны һәм “Алтай” тракторы өстәлгән. Быел үзбушаткычлы ЗИЛ-130 автомобиле, печән әйләндерү агрегаты, культиватор, тырмалар сатып алган. Яңа булмасалар да, җаен белеп кулланганда әле байтак елларга җитәрлек. Шунысын да әйтергә кирәк, техниканы ул үз хуҗалыгында җитештерелгән продукцияне сатудан кергән акчага алган.
Узган ел аның басуларындагы бөртекле культуралар мул уңыш биреп куандырган. Бу исә Галәветдиновлар хуҗалыгындагы малларны кыш буена җитәрлек фураж белән тәэмин итү мөмкинлеге биргән. Продукциянең беркадәр өлешен саткан. Хәзер, мәсәлән, алар хуҗалыгында 48 баш мөгезле эре терлек бар. Шуларның 19ы – савым сыерлар. Фермада эшләүчеләр турында да әйтергә кирәк. Сыерларны Марсель Хөсәенов сава, Ленар Ибәтов малларны ашатып, асларын чистартып тора. Галәветдиновлар фермасында көн саен 200 литрлар тирәсе сөт җитештерәләр. Бу аз түгел, акчага күчереп исәпләгәндә, шактый табыш керә, дигән сүз. Фермада мал азыгына кытлык юк. Узган көздә әзерләп куйган 150 тонна печән, 20 тонна салам әле тагын күпкә җитәрлек.
Язгы басуларда кыр эшләре башланып китәргә дә санаулы гына көннәр калып бара. Быел Булат 40 гектарда вика-солы һәм арпа чәчүне планлаштыра. Көздән шул кадәр үк мәйданда арыш чәчеп калдырган. 100 гектардан артык мәйданны күпьеллык үләннәр били. Механизаторлар Әсхәт Карипов, Мәхмүт Абдрахманов, комбайнчы Фәнис Сөнәгатов – тырыш, ышанычлы егетләр, моңарчы сынатмаганны, быел гына сер бирмәсләр, дип ышанасы килә.
Булат Галәветдинов хуҗалыгы әлегә алай зур түгел. Әмма нигезе нык итеп салынган. Киләчәктә аны үстерү, игенчелек һәм терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыру турында уйлый. Грант алу өчен “Гаилә фермасы” конкурсында катнашырга җыена. Бәхет елмайган очракта, алга куйган максатына ирешү өчен мөмкинлекләре тагын да артачак. Туган җир җылысын тоеп яшәгәндә, җитешә алмаслык үрләр юктыр ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев