Бугровка авылында яшәүче Илһамия Куликованың тырышлыгына күпләр сокланырлык. Утыз елдан артык авыл хуҗалыгында армый-талмый хезмәт куйган бу хатын үзендә тормыш әзерләгән кыенлыкларны җиңәрлек көч таба алган.
Марина ЗАЙЦЕВА
Күрше республиканың чуаш авылында туган Илһамия хәзер инде үз тормышын Татарстаннан башка күз алдына да китерә алмый. Сиксәненче еллар уртасында бер төркем кызлар бригадасы белән "Бугровка" совхозына эшкә килгән булган ул. Мәктәпне яңа гына тәмамлап, кулларына аттестат алган чая, өлгер кызларны фермага сыер савучы итеп билгелиләр. Ул елларда совхозда эшләргә кешеләр җитешмәгән, аеруча сыер савучыларга кытлык зур булган, аларга хезмәт хакын да әйбәт түләгәннәр. Әти-әнисенә ярдәм итәргә һәм үзенең дә өс-башын рәтләргә теләгән Илһамия ике дә уйлап тормыйча ризалаша.
Сүз дә юк, яңа урында кызларны авыр һәм җаваплы эш көтә. Сыерларны көненә өч тапкыр саву, фатирга урнашып, көнкүреш белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү, җәмәгать эшләрендә катнашу - болар барысы да күп көч һәм вакыт таләп итә. Әмма яшьлек дәрте ташып торган кызлар беркайчан сынатмады, зарланып торырга вакыт та булмады әле, дип искә ала Илһамия Миннәтулла кызы. Кичләрен авыл клубына танцыга, кино карарга баралар. Вакытлыча гына эшкә урнашырга дип килгән кызларның күбесе, шул исәптән Илһамия дә, Бугровка егетләренә кияүгә чыга. Куликовларның бер-бер артлы биш балалары туа. Авылдагы иң зур гаилә дә нәкъ менә аларныкы булган.
Ул вакытта Илһамия барысына да ничек өлгерә алды икән, дип гаҗәпләнәсең. Чөнки ферма хезмәтенең никадәр авыр булуын сөйләп һәм аңлатып торуның кирәге юк. Әле бит тагын биш баланың киемен юасы, аларны ашатасы, өйне дә тәртиптә тотасы бар. Фермадан кайтуга йорттагы терлекләрне дә карарга кирәк. Куликовлар, мәсәлән, икешәр сыер, бозау, сарык, кош-корт асраган, бакчада яшелчә һәм җиләк-җимеш, күп итеп бәрәңге үстергән. Хезмәт хакын түләүдә тоткарлыклар килеп чыккан катлаулы елларда Куликовлар терлек асрауның файдасын күп күргән. Авыр булса да, Илһамия эшен ташламаган. Алай гына да түгел, фермада берүзе генә калып, сыерлар сауган һәм бозаулар үстергән, шул ук вакытта бригадир вазыйфасын башкарган еллар да булган. "Березовский" авыл хуҗалыгы кооперативы (элеккеге Бугровка совхозы) таркалгач, күршедәге Никольск авылындагы эшмәкәрнең фермасына эшкә күчкән.
Хәзер Илһамия группасындагы сыерлар саны утыздан артып китә. Шуларның унҗидесе инде бозаулаган. Калганнары да шушы араларда бозауларга тиеш. Шунысын әйтергә кирәк, фермадагы сыерларның әле бер генә ел да кысыр калганы юк. Хәзер мәсәлән, һәр сыердан көнлек савым уртача унсигез килограмм тәшкил итә, кайбер сыерлар исә егерме өч килограммга кадәр сөт бирә. Әлбәттә инде, күп сөт җитештерү өчен малларны тиешенчә ашатырга кирәк. Фермада кышлыкка терлек азыгын җитәрлек әзерләгәннәр. Сусыл силос һәм сенаж, фураж ашаталар.
Сөтнең сатып алу бәясе дә әлегә әйбәт: литрына 23 сум бирәләр. Дөрес, җәйге чорда бәяләр бераз төшә. Продуктның бәясе никадәр югарырак булган саен, сыер савучыларның хезмәт хакы да югары. Фермада хезмәт хакы исәбенә бозау бирәләр. Илһамия дә бу мөмкинлектән файдалана. Ни дисәң дә ит һәм сөт - авыл өстәлендәге төп ризыкларның берсе. Продукция сатудан кергән акча исәбенә читтә яшәүче балаларына да ярдәм итәргә тырыша.
Балалар дигәннән, Илһамия Миннәтулла кызы аларны ялгызы гына үстергән. Игезәкләр Данис белән Диана тугач озак та тормыйча, яшьли килеш ире һәлакәткә очраган. Олы кызы Альбинага әле унөч кенә яшь тулган булган. Сабыйларын үстереп аякка бастыру өчен Илһамия кыенлыкларны күп күрсә дә, тормыш сынауларына бирешмәгән. Балалары да сабыр һәм түземле, нәкъ әниләре кебек. Альбина белән Роза югары белем алган, Казанда яшиләр һәм эшлиләр. Олы кызы күптән түгел кияүгә чыккан, Кәрим исемле ул үстерә. Денис Мәскәүдә Эчке эшләр министрлыгы гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткан, хәзер Антоновкадагы янгын сүндерү бүлегендә эшли. Данис белән Диана Никольск мәктәбенең унынчы классында укыйлар. Икесе дә уку алдынгысы. Ана кеше балаларының киләчәге әйбәт буласына чын күңеленнән ышана. Чөнки ул аларны кече яшьтән эш яратырга, олыларны ихтирам итәргә, кирәк вакытта башкаларга ярдәм кулы суза белергә өйрәтеп үстергән.
Балалары зур булса да, ана кеше әле дә алар турында чын күңеленнән кайгырта. Фермада да гел алдынгылар сафында. Намуслы хезмәте өчен бик күп Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатларына лаек булган. Коллективтан авыл хуҗалыгы алдынгылары слетында берничә тапкыр делегат булып катнашкан. Районның машина белән саву операторлары конкурсында җиңүләр яулаган, призлы урыннарны алган.
...Кайчан гына очратсаң да, Илһамия Миннәтулла кызы күңелдә бары тик әйбәт тәэсирләр генә калдыра. Күпме генә еллар фермада авыр хезмәт башкарса да, ул һаман да төз буйлы, ачык йөзле булып калган, йөзеннән елмаю бөркелә. Карыйсың да, сокланып куясың. Тормышны аның кебек чын күңелдән яраткан, башкаларны ихтирам иткән хатын-кызлар арабызда күбрәк булсын иде.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев