Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Терлек азыгы кирәк булса, техниканы алдан әзерлә…

Ленар Гыйниятуллин крестьян (фермер) хуҗалыгы техникасы һәм саклагычлары чираттагы азык хәзерләү кампаниясенә әзерлек буенча районда иң яхшылары дип табылдылар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә үзара тикшерү рәвешендә үткәрелә торган конкурска йомгак узган атна ахырында ясалды.

Чарада республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары, конкурс комиссиясе рәисе Ришат Хәбипов, механикалаштыру һәм терлекчелек секторы белгечләре, комиссия әгъзалары Владислав Евстигнеев һәм Рәдис Хәйбуллин катнашты. Безнең районнан аның составына район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дмитрий Савинов, тармак белгечләре керде. 
Комиссия терлек азыгы әзерләү техникасының эшкә яраклылыгын билгеләү максатыннан районның төрле милек формасындагы сигез хуҗалыгында булды. Чара барышында билгеләп үтелгәнчә, җаваплы кампания алдыннан район игенчеләре тарафыннан зур эш башкарылган, чөнки хуҗалыкларның муллыгы, беренче чиратта, терлек азыгын күпме әзерләүгә бәйле.  Терлекләр өчен ышанычлы азык запасы булдыру һәрвакыт авыл хезмәтчәннәре алдында торган иң мөһим бурычларның берсе булды. Бурычны үтәү өчен иң беренче чиратта ышанычлы техника кирәк.
Үзара тикшерүдә катнашучылар үзләре күргәнчә, беренче урынга чыккан Ленар Гыйниятуллин хуҗалыгында, шулай ук икенче-өченче урыннарны алган Андрей Синицын крестьян-фермер хуҗалыгында һәм «Авангард» җәмгыятендә бу хакыйкатьне яхшы аңлыйлар.
Азык әзерләү техникасы белән беррәттән, комиссия әгъзалары су өчен савытларның һәм эремә ясау узелларының булуына һәм торышына да зур игътибар бирделәр. Белгечләр суның катылыгын һәм кислоталылыгын тикшерү өчен су үрнәкләрен урыннарда ук алдылар. Ә районда иң эреләрдән булган Игорь Планин крестьян-фермер хуҗалыгында  комиссия әгъзалары хуҗалыкның Мартышачий бистәсендә урнашкан яңа базасы белән таныштылар. Биредә хәзерге вакытта 5000 тонна сыйдырышлы яңа ашлык склады, шактый зур ашханә белән контора бинасы, ягулык-майлау материаллары заправкасы, токарь-слесарь, эретеп ябыштыру һәм компрессор цехлары урнашкан. Хуҗалыкта булган барлык техника хәзер шушы базада саклана, бу аңа хезмәт күрсәтүчеләр өчен бик уңайлы. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, база территориясе бөтен периметр буенча видеокүзәтү системасы белән әйләндереп алынган, ә киләчәктә аңа киртә ясау планлаштырыла.
Министр урынбасары механизаторлар белән аралашып, алар хезмәт шартларыннан, хезмәт хакларыннан канәгатьме, дип кызыксынды. Моннан тыш, һәр хуҗалыкта күпьеллык үләннәрнең торышына аерым игътибар бирелде, урып-җыюга планнар, көн саен печән һәм сенаж запасларын тулыландыру мөмкинлекләре һәм башка күп нәрсәләр турында сүз барды.
Гомумән, барысы өчен файдалы булган бу очрашу инде якынлашып килүче азык әзерләү кампаниясендә катнашучыларның төп игътибарын уртак бурычларны һәм мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерер, дип ышанасы килә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев