Быелгы язда Екатериновкадагы Айсылу Мөхәммәтова крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторларына 800 гектардагы көзге культураларны тукландыру бурычы куелган. Биредә берничә көн эчендә әлеге агрочараны барлык мәйданның яртысында башкарып чыгарга өлгергәннәр.
Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Ерактан ук яшел келәм кебек күренеп торган куе уҗым басуына карап сокланмый мөмкин түгел. Элиталы "Дарина" бодае кышкы салкыннарны җиңел кичергән, шуңа күрә хуҗалыкта әлеге культурага зур өмет баглыйлар. Узган ел, мәсәлән, аның һәр гектарыннан уртача 50 центнер уңыш җыеп алганнар. Быел да нәтиҗәләр түбән булмаска тиеш. Ни өчен дигәндә, гектарына 140 килограмм исәбеннән ашлама кертелә.
- Һава шартлары эшләргә комачаулый, - ди хуҗалык идарәчесе Илшат Гайнетдинов. - Шуңа да карамастан, егетләребез тырышалар, барлык агрочараларны тиз һәм сыйфатлы башкарып чыгу өчен көчләрен кызганмыйлар.
Тәҗрибәле механизатор Александр Сигов "Туман" агрегаты белән оста идарә итә, көненә 100 гектарга якын басуга җир "сые" кертә. Аның тоткарлыксыз эшләвендә агрегатка ашлама төяп торучы Михаил Дербенев белән Марсель Зариповның да өлешен билгеләп үтәргә кирәк. Ашламаны кырга прицеплы КамАЗ машинасы белән Раил Зиннәтуллин ташып тора.
Җир юеш булу сәбәпле, баштарак авыр ашлама төягән "Туман"ның пычракта батып калу очраклары да күзәтелгән. Хәзер инде җир кипшенә, шулай да агрегатлар янәшәсендә Т-150 тракторы дежурда тора. Кирәге чыга калса, шунда ук ярдәмгә киләчәк.
Хуҗалыкта язгы кыр эшләрендә катнашучыларны ашату мәсьәләсе уңай хәл ителгән. Төшке һәм кичке ашны кырга китерәләр. Ягулык-майлау материаллары белән дә проблемалар юк, барлык техника ышанычлы итеп ремонтланган. Җитәрлек күләмдә чәчүлек материал әзерләп куелган, механизаторларга эш хакын түләү мәсьәләсе турында да алдан кайгыртканнар.
Чәршәмбе көнне Екатериновка басуларында игеннәрне тукландыруны тәмамлагач, механизаторлар Үрнәк бүлегендә шул ук агрочараны үтәүгә керештеләр.
Биредә шулай ук берничә көн эчендә 500 гектардагы көзге культураларны тукландыру бурычы тора. Көннәр җылы, кояшлы торган очракта, механизаторларның
бу эшне озакка сузмаячакларына шик юк. Узган еллар тәҗрибәсеннән күренгәнчә, хуҗалык коллективы теләсә нинди хәлдән чыгу юлын таба ала торган ышанычлы кешеләрдән генә тора. Андыйларның сүзе эштән аерылмый. Димәк, быел да хуҗалыкта мул уңышка исәп тота алалар.
Руслан Хәмидуллин фотолары.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев