Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Ремонт дәвам итә

"Сувар Б" җәмгыяте коллективы шәһәр юлларын ремонтлауны дәвам итә. Ул апрельнең өченче декадасында башланган инде, ә беренче майга үзәк урамнар тәртипкә китерелде: юллардагы чокыр-чакырлар, ярылган урыннар һәм башка кимчелекләр асфальтобетон катнашмасы белән тутырылды. Бу эшләрне Дмитрий Игнатьев бригадасы башкара. Чокырларны МТЗ-82 тракторы белән Александр Пеньков тирәнәйтә, ә Сергей Тюряков МТЗ-82...

"Сувар Б" җәмгыяте коллективы шәһәр юлларын ремонтлауны дәвам итә.
Ул апрельнең өченче декадасында башланган инде, ә беренче майга үзәк урамнар тәртипкә китерелде: юллардагы чокыр-чакырлар, ярылган урыннар һәм башка кимчелекләр асфальтобетон катнашмасы белән тутырылды. Бу эшләрне Дмитрий Игнатьев бригадасы башкара. Чокырларны МТЗ-82 тракторы белән Александр Пеньков тирәнәйтә, ә Сергей Тюряков МТЗ-82 белән иске асфальт кисәкләрен төяп тора.
Тиздән шәһәрнең барлык асфальт җәелгән урамнарын тәртипкә китерергә тиешләр. Эшләр 25 майга тәмамланыр дип көтелә. Бу максаттан Алексеевск заводыннан 400 тонна асфальтобетон катнашмасы алып кайтачаклар. Юллардагы ярыкларны ямар өчен 15 тонна битум кирәк булачак.
Шәһәр урамнарының күбесендә асфальт шактый таушалган һәм капиталь ремонт таләп итә. Шуңа карамастан, чокырларны тигезләү дә юлларны чагыштырмача тәртиптә тотарга, нәтиҗәдә юлда булган аварияләр санын киметергә мөмкинлек бирә.
Бу коллектив моңа кадәр район юлларындагы унҗиде күперне дә тәртипкә китерде. Аларны тутыктан чистартып, буяп куйдылар. Моннан тыш, юл аша су агыза торган торбалар да чистартылган, ә безнең юлларда аларның саны өч йөзләп тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев