Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Һәр бөртеге аның кадерле...

Еш явып торган яңгырлар урып-җыю эшләрен тоткарлаганга күрә, игенчеләр күңелен нинди уйлар борчуын аңлавы читен түгел.

 

Шуңа күрә авыл хезмәтчәннәре кояшлы, аяз көннәрнең кадерен белеп, басуларда эшне мөмкин кадәр тизрәк башкарып чыгу өчен тырыша.

Отрада авылындагы Надежда Васильева крестьян (фермер) хуҗалыгында быел чәчү мәйданнарын арендага алган участоклар исәбенә 350 гектарга  (узган ел 270 булган) җиткергәннәр. 200 гектарны арпа тәшкил итә, 135 гектарга көзге бодай чәчелгән. Урып-җыюга июль ае азакларында керешсәләр дә, көннәрнең яңгырлы торуы эшне нык тоткарлый. Хуҗалыкта әлегә 60 гектардан арпа һәм 40 гектардан көзге бодайны җыеп алырга гына өлгергәннәр. Бодайның гектарыннан уңыш 44 центнер чыга, арпаныкы исә 30га җитә.

Хуҗалыкта ашлык суктыруда эшлүче Игорь Фирсовның тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк. “Дон-1500” комбайныннан нәтиҗәле файдаланып, ул көнлек норманы күпкә арттырып үти. Суктырылган ашлыкны ташып торучы Сергей Милосердов белән Александр Балыкин да үрнәк күрсәтә. Алар, мәсәлән, “КамАЗ” машинасы белән ашлык кабул итү предприятиесенә 150 тонна көзге бодай һәм 160 тонна арпа илткән.

Хуҗалык җитәкчесе сүзләренә караганда, ашлык быел узган елгыга караганда да күбрәк чыга. Тик менә һава торышының еш үзгәреп торуы гына уңайсызлыклар тудыра. Шуңа күрә, механизаторларга басуларның бераз кипшенүен көтәргә туры килә. Дөрес, яңгырлар ява дип, механизаторлар кул кушырып утырмыйлар. Әйтик, Александр Дворников МТЗ-1221 тракторы белән пар участокларын әзерли, Владимир Пантелеев исә Т-150 тракторында җир сөрә. Икесе дә үзләренә йөкләнгән җаваплылыкны тирән аңлый.

Хуҗалыкта җәйге чорда табигый болынлыклардан 300 тонналап печән әзерләгәннәр, аны хуҗалык хезмәтчәннәренә өләшкәннәр, халыкка да сатканнар.

Август – басу хезмәтчәннәре өчен киеренке айларның берсе. Бу айда игенчеләрнең хезмәтенә нәтиҗә ясала. Димәк, басуларда тир түгеп үстерелгән ашлыкны югалтуларсыз җыеп алу өчен мөмкин булганнарның барысын да эшләргә кирәк. Бүген шуннан да мөһимрәк бурыч юктыр да ул.

 

Руслан Хәмидуллин фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев