Дала Йорткүлендәге Илдар Минһаҗев крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторлары көннәрнең аяз торуыннан нәтиҗәле файдаланып калырга тырыша. Биредә кыска гына вакыт эчендә 300 тоннадан артык печән әзерләгәннәр.
Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
- Басуда печән күптән өлгерде, тоташ яңгырлар явып тору аркасында аларны вакытында җыеп алуга керешә алмадык, - ди хуҗалык башлыгы. - Синоптиклар кояшлы көннәр вәгъдә итә, шуңа күрә икеләтә көч куеп тырышырга туры киләчәк. Шөкер, механизаторларның да кәефе күтәренке...
Хуҗалыкта быел 150 гектарда үстерелгән эспарцет өметне тулысынча аклаган. Бу культураны барлык мәйданның яртысыннан диярлек җыеп алганнар, һәр гектардан якынча 300 центнерга якын печән чыга. Бу узган елгыга караганда да күбрәк. Механизаторларның куйган хезмәте бушка китмәгән, яңгырлар беразга гына булса да тыйлыгып торса, коллектив уңганнарының алда торган җаваплы бурычны йөз аклыгы белән үтәп чыга алачагына шик юк. Чөнки биредә еллар дәвамында сыналган, тәҗрибә туплаган фидакарьләр хезмәт куя.
Рамил Сәлахов МТЗ - 82 тракторында роторлы чапкыч белән көненә 20 гектардан артык печәнне теземнәргә салырга өлгерә. Шундый ук маркалы тракторда эшләүче Мәгъсүм Зарипов та югары җитештерүчәнлеккә ирешә. Хуҗалык җитәкчесе сүзләренә караганда, ул иртәдән кичкә кадәр 70ләп төргәк печән төрә. Узган ел да сынатмаган. Тракторына тырма тагып печәнне дә әйләндерә, башка мөһим эшләрдә дә катнаша.
Әзер продукцияне КУН агрегаты ярдәмендә Николай Сапунов төяп тора. Тәҗрибәле механизатор хуҗалык малларына печән әзерләүдә ел саен актив катнаша. Авыл хуҗалыгы техникасын биш бармагыдай белүче Николай Алексеевичның кулыннан килмәгән эше юк. Язын ДТ-75 тракторы белән басуларга иген чәчә, соңыннан "Дон-1500" комбайны штурвалы артына утырып, үзе үк шул ашлыкны җыеп ала. Атап әйткәндә, ышанычлы механизатор, теләсә нинди бурычны җиренә җиткереп үти. Хуҗалыкта печән төргәкләрен фермага КамАЗ машинасы белән ташып торучы Минтаһир Шәйхетдинов турында да гел мактап кына сөйлиләр. Беркайчан карышып тормый, ни кушсаң шуны эшләргә әзер торган егет күпләрнең ихтирамын казанган.
- Узган ел без 500 тонналап печән әзерләгән идек, - ди Илдар Минһаҗев. - Алдан исәпләүләргә караганда, быел күбрәк булырга тиеш. "Суданка" үләне дә әйбәт уңыш вәгъдә итә һәм азык запасын тулыландыруда әһәмиятле роль уйнаячак. Һава шартлары уңайлы торган очракта, әлеге культураны берничә көн эчендә җыеп алуның кыенлыгы булмаячак...
Терлек азыгы әзерләүчеләрнең тырышлыгына сокланмый мөмкин түгел. Узган елны, мәсәлән, хезмәт алдынгыларының барысына да бушлай 12шәр төргәк печән бирелгән. Теләгән кешеләр хезмәт хакы исәбенә дә яздырып ала. Хезмәт хакы дигәннән, хуҗалыкта анысын да әйбәт түлиләр, көненә ике тапкыр кырга алып килеп бушлай ашаталар. Боларның барысы да тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә этәрә.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев