Узган атнада Кузнечихада авыл җирлеге башлыклары катнашында семинар булды.
Лидия КОСТРУЛЕВА
Кайчандыр район үзәге булган Кузнечиханы бүген танырлык түгел. Авылда ярымҗимерек һәм бушап калган йортлар саны арта бара, урамнарда кычыткан һәм алабута үсә, елга буйларын һәм авылның үзәк өлешен вак куаклыклар басып киткән. Авыл читендәге басулардан да бу көннәрдә көзгә генә хас булган моңсулык бөркелә. Шулай да, Кузнечиха семинар уздыру урыны итеп очраклы сайланмаган. Соңгы вакытларда авыл тормышында аз булса да уңай үзгәрешләр күзәтелә. Моның шулай булуына семинарда катнашучылар үзләре дә инанды.
Авылда 475 кеше яши, шуның дүрттән бер өлешен пенсионерлар тәшкил итә. 70тән артык бала бар, халыкның яртысыннан күбесе эшкә яраклы кешеләр. Статистика мәгълүматларына караганда, быел Кузнечихада 4 бала туган, 6 кеше үлгән. Узган ел 1 бала туган булса, 12 кеше үлгән. Шулай да, соңгы елларда авылга шәһәрдән күчеп кайтучыларның артуы күңелне беркадәр өметләндерә. Мәсәлән, соңгы берничә елда гына да Тольяттидан җиде гаилә күчеп кайткан. Авыл тормышын яратучыларның берсе дә кул кушырып утырмый.

Элемтә, саклык банкы бүлекләре, АТС, өч сәүдә ноктасы, урта мәктәп, балалар бакчасы, Мәдәният йорты, китапханә, табиб амбулаториясе, янгын сүндерү депосы - авыл тормышында әһәмиятле роль уйнаучы бу учреждениеләрнең эшендә кимчелекләр юк. Авыл җирлегенә 4,5 мең гектар сөрү җире беркетелгән, бу җирнең күпчелек өлеше "Востокзернопродукт "Булгар" җәмгыяте өлешенә туры килә. Крестьян (фермер) хуҗалыкларының да җирләре бар… Семинарда катнашучыларга авыл тормышының кайбер яклары турында җирлек башлыгы Радик Ибраһимов сөйләде. Соңыннан җирлек башлыклары авыл белән якыннанрак танышты. Иң әүвәл алар Сафиевлар хуҗалыгында булдылар. Альберт Гәрәй улы сүзләренә караганда, авылга алар моннан ике ел элек кайтып төпләнгән. Моңарчы шәһәрдә яшәсәләр дә, авыл тормышы күбрәк тарткан аларны. Рус авылында сыену урыны табылуга бик сөенәләр. Биредә ул бакчага алмагачлар утырткан, бал кортлары, кәҗә асрый, яңа мунча төзегән, балчыктан төрле әйберләр ясау цехы бар. Яши торган йорты да ярыйсы гына.
Ул үзе рәссам, үз хуҗалыгы белән янәшә генә урнашкан йортта остаханә ачкан. Балчыктан төрле әйберләрне бик оста ясый. Төрле ысуллар белән балчык һәм башка төрле катнашмалар кушып ясалган ваза, битлек, хайван һәм җәнлек сыннары һәм башка сувенирлар семинарда катнашучыларда да зур кызыксыну уятты. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, бу кеше иҗат белән генә чикләнеп калмаган. Җирдә яшәүче кеше җир турында да онытмаска тиеш, ди ул хаклы рәвештә. Аның Кузнечихада җылы якларда гына җимеш бирүче инжир, тут агачы, әстерхан чикләвеге үстерергә маташуы күп нәрсә турында сөйли. Ул утырткан куаклар инде тамыр җәйгән. Ничек үсәрләр - монысын вакыт күрсәтер. Альберт Сафиевның өметләре акланыр дип ышанасы килә.
Ул әле мәктәптә түгәрәк тә алып бара, укучылар аның җитәкчелегендә чүлмәк ясау серенә өйрәнәләр. Семинарда катнашучылар мәктәпкә экскурсия вакытында аларның кайбер эшләре белән якыннан таныштылар. Надежда Каштанова балаларны тегәргә, сөлгеләр чигәргә, Татьяна Удалова йомшак уенчыклар ясарга өйрәтә, Алена Амелина балаларны кәгазьдән кисеп сыннар ясау серләренә төшендерә. Мәктәптә спорт секцияләре эшли, балаларны укудан буш вакытта спорт залында еш күрергә мөмкин.

Мәктәп бинасы җәй көне капиталь ремонтланган, хәзер ул ерактан ук матур булып күренеп тора. Заманча мәктәптә балаларга уку өчен бөтен шартлар тудырылган. Тик менә укучылар гына азрак… Әлегә илле бер бала белем ала, бу урта мәктәп өчен азрак. Перспектива да сөендерә торган түгел: бүген унберенче сыйныфта өч кенә кеше укый, беренче сыйныфта да шулкадәр үк… Шунысын әйтергә кирәк, биредә, башка мәктәпләрдәге кебек, читтән килеп укучылар юк, барысы да - кузнечихалылар. Быел авылдан 6 кеше киткән, дүрт кеше кайткан.
"Сувар" музее - авылдагы истәлекле урыннарның берсе. Музей белән педагогия хезмәте ветераны Нинель Садриева җитәкчелек итә. Шушы көннәрдә генә ул үзенең юбилеен билгеләп үткән, район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов та аны тормышындагы әлеге истәлекле вакыйга белән җылы котлады. Авыл, Суар шәһәрчеге тарихы, авыл кешеләре һәм язмышлары безнең як белән бәйле булган кешеләр - Нинель Мәсхүт кызы боларның барысын да игътибар үзәгендә тота. Туган як тарихын өйрәнүгә ул мәктәп укучыларын да җәлеп итә. Үткәннәрне белмәгәннең киләчәге юк, диләр. Моны Нинель Мәсхут кызы да яхшы белә.
Семнарда катнашучылар бу көнне Михаил Федоренконың крестьян (фермер) хуҗалыгында да булдылар. 2009 елда төзелгән хуҗалык авылның бер читендә, элекке колхоз фермасы бинасында урнашкан. Биредә 80 баш мөгезле эре терлек, 11 ат бар. Сарык асрыйлар, моңарчы дуңгызлар да булган. Африка чумасы таралуыннан куркып, дуңгызларны бөтенләй бетергәннәр. Хуҗалыкта моның аркасында ит җитештерү кимергә тиеш түгел - биредә сарыкларның баш санын арттырырга уйлыйлар. Идарәче Вячеслав Булючев сүзләренә караганда, хуҗалыкта 9 кеше эшли. Проблемалар да юк түгел. Хәер, кешеләр эшләгән һәр җирдә дә борчыган мәсьәләләр була. Аларны, кагыйдә буларак, бергәләп хәл итү юлларын эзлиләр.
Әле шушы араларда гына ачылган амбулатория, янгын сүндерү депосы һәм Мәдәният йорты семинарда катнашучылар күңелендә әйбәт тәэсирләр калдырды. Төрле юнәлештәге эшләр башкарсалар да, авыл тормышын әлеге учреждениеләрдән башка берничек тә күз алдына китереп булмый. Чылбырны тоташтыручы, бербөтен итүче буыннар кебек алар.
Рәсемнәрдә: Альберт Сафиев (сулдан өченче) үзе ясаган әйберләрне күрсәтә; укучылар Надежда Каштанова җитәкчелегендә осталыкка өйрәнәләр; Нинель Садриева туган авылы тарихы белән таныштыра.
Руслан Хәмидуллин фотолары.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев