Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Күп нәрсә кешеләрнең активлыгына бәйле

Кичә Болгарда Кама аръягы зонасына кергән унлап муниципаль берәмлек вәкилләре катнашында үткән “Авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча чаралар турында”гы зона семинар-киңәшмәсендә мөһим мәсьәләләр каралды.

Владимир КОРНИЛОВ

Реклама

Семинарда катнашучыларның саны өч йөздән артып китте. Алар арасында муниципаль район, авыл җирлеге башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре, шәхси ярдәмче, фермер хуҗалыклары башлыклары, фермерлар ассоциацияләре, район кулланучылар җәмгыятьләре, авыл хуҗалыгы кооперативлары вәкилләре бар иде. Киңәшмәдә катнашучылар каравына кайбер мөһим мәсьәләләр чыгарылды. Аларны уңай хәл итү авыл хезмәтчәннәренең тормыш дәрәҗәсен яхшыртуда әһәмиятле роль уйнарга тиеш. Хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча безнең район эшмәкәрләре һәм фермерлары да үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Аларның иң яхшы эш үрнәкләре һәм җитештергән продукциясеннән күргәзмә дә әзерләнгән иде. Район Мәдәният йорты каршындагы мәйданда, мәсәлән, фермерлар үз куллары белән ясаган техниканы (снегоход, мини-трактор, йөк автомобиле һ.б.) тәкъдим иттеләр. Биредә көнкүрештә, бакчада кулланыла торган төрле әйберләр, яңа тотылган, ысланган балык һәм ярымфабрикатларны да урнаштырганнар. Туристик бизнес хуҗалыгында асрала торган дөяне күрсәтергә дип тә алып килгәннәр. Төрле йорт хайваннары, аерым алганда куян, каз, эре тавыклар да семинарда катнашучыларда кызыксыну уятты. Район авылларында тик ятмыйлар, мал-туар, төрле кош-корт асрап көн күрәләр һәм шуннан ярыйсы гына табыш та алалар. Әйе, теләге булган кешегә эш табыла.
Район Мәдәният йорты фойесында һәм спорт залында махсус әзерләнгән күргәзмә белән танышырга теләүчеләр дә күп булды. Ниләр генә юк биредә! Берсеннән-берсе тәмлерәк кондитер, икмәк-булка әйберләре, төрле сортлы колбаса, пешерелгән камыр ашларына озак кызыгып карап тордылар. “Регата” техник иҗат станциясе берләшмәсендә шөгыльләнә торган балалар ясаган кораб модельләре, Болгар музей-тыюлыгының сувенир продукциясе дә кунакларда зур кызыксыну уятты.  Боларның барысы да районда төрле дәрәҗәдәге осталарның күп булуы турында сөйли.
Семинар исә “түгәрәк өстәл” утырышлары белән башланып китте. Анда катнашучылар өч секциягә бүленеп, хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүнең нәтиҗәле чаралары, авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, авылларны махсус программалар аша социаль яктан үстерү белән бәйле мәсьәләләр турында сөйләштеләр, фикер алыштылар. Эш барышында һәр төркем кайбер теләк-тәкъдимнәр булдырды, соңыннан аларны пленар утырышта җиткерделәр
Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Җыелган кунакларны район башлыгы Камил Нугаев сәламләп, райондагы социаль-икътисадый хәл турында сөйләде. Ә махсус төшерелгән видеоязма Спас районындагы гына түгел, республиканың башка районнарындагы кайбер кече һәм урта эшмәкәрләрнең эше белән таныштырды.
Авылда хуҗалыкны алып баруның кече формаларын үстерү мәсьәләләре буенча доклад белән Марат Әхмәтов чыгыш ясады. Ул республиканың авыл хуҗалыгы тармагына гомуми бәя биреп, ирешелгән уңышларга һәм булган кимчелекләргә тукталып үтте, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, мини-фермалар үсеше өчен булган мөмкинлекләр, авылда эшмәкәрлек эшчәнлеген алып бару шартларын тудыру турында сөйләде һәм халыкның бу өлкәдә активлыгын арттыруда дәүләт ярдәменең аеруча зур роль уйнавын билгеләп үтте.
– Хәзерге вакытта авылларда эшләүче шактый гаиләләр соңрак үз эшләрен балаларына, киләчәк буыннарга тапшыра,   – дип билгеләп үтте ул. – Тулы династияләр дә бар инде, һәм бу өлкәдә тәҗрибә тагын да туплана тора...
Аннары «түгәрәк өстәл» утырышларында катнашучылар үз тәкъдимнәрен керттеләр. Аерым алганда, алар авылда яшь белгечләр өчен торак, юллар төзү, сөт сатып алу бәяләрен арттыру, су белән тәэмин итү һәм бүгенге көндә авыл халкын борчыган башка мәсьәләләргә кагылды. Барлык тәкъдимнәр киләчәктә республика дәрәҗәсендә тикшерелү өчен кабул ителде.
Авыл җирлекләре арасында ел саен уздырыла торган республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү семинар-киңәшмәнең эшен аеруча җанландырып җибәрде. Конкурс өч номинация буенча уздырылды, аларның икесендә Спас районы вәкилләре җиңеп чыкты.
Мәсәлән, Бураково авыл җирлеге башлыгы Рамил Мингалиев “Терлекләрнең баш санын арттыру һәм терлекләрнең баш санын саклауны тәэмин итү” номинациясендә билгеләп үтелде. Ә Гусихадан Мөнирә Хәйдәрова “Иң яхшы гаилә терлекчелек фермасы” номинациясендә җиңүчеләр исемлегенә керде. Аларның икесенә дә дипломнар һәм акчалата сертификатлар тапшырылды. Барлыгы конкурста республика буенча 100 кеше җиңүче дип табылды.
Семинар азагында Фәрит Мөхәммәтшин чарага йомгак ясап, тикшерелгән мәсьәләләрнең зур әһәмияткә ия булуын һәм аларны хәл итүдә җирле үзидарәнең зур роль уйнавын билгеләп үтте.
 – Шушы семинарда күтәрелгән проблемаларны яхшы аңлап, иң яхшы тәкъдимнәрне үз эшегездә кулланырсыз дип ышанам, – диде ул һәр катнашучы өчен файдалы, эчтәлекле булган семинар ахырында. 
Спас җирендә бик сәләтле, эш сөючән, иҗади халык яшәвен килгән кунаклар үз күзләре белән күреп киттеләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев