Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Класстан чыкмаска!

1 сентябрьдән мәктәпләрдә «ковидка каршы» чаралар кертелә.

Ата-аналар, укытучылар һәм балалар борчылмасын иде. Бу уку елында  белем бирүнең дистанцион ысулы кулланылмаячак. 

Бу хакта кичә Спас районы башкарма комитетының мәгариф бүлегендә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә хәбәр иттеләр. РФның баш санитария табибы Анна Попованың яңа карары нигезендә, дистанцион форматта бары тик ата-аналар җыелышлары гына уздырылачак. Дөрес, мәктәпкә барырга җыенган безнең район укучыларына да кайбер чикләү чаралары каралган.

1 сентябрьдә нәрсә була?
Чикләүләр беренче чиратта мәктәпләрдә уздырыла торган концерт һәм бәйрәмнәргә кагыла. Коронавирус авыруы таралуны кисәтү максатында, зур чараларда катнашучылар саны 100 кешедән артып китмәскә тиеш. Бу чикләү традицион 1 сентябрь линейкасына кагылырмы?

– ТР Министрлар кабинеты карары нигезендә, зур чараларның барысы да урамда узачак, – дип аңлата мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Елена Солодянкина. – Ә менә авыл мәктәпләрендә бәйрәм линейкалары гадәти форматта үтәчәк.

Шәһәрдәге линейкада катнашучылар саны биш йөз кешедән артып китә. Шунлыктан линейка берничә төркемгә бүленәчәк.

– Шәһәр мәктәпләрендә берничә бәйрәм линейкасы үтәчәк, – диде башкарма комитетның мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин. – Катнашучыларны 100 кешедән артып китмәгән берничә төркемгә бүлеп, расписание төзергә тиешләр. Ягъни, Белем көнен һәр төркем билгеле бер вакытта уздырачак.

Араны сакларга кирәк!
Шулай ук балаларга мәктәптә бер урынга күпләп җыелырга рөхсәт ителми. Бу санитария кагыйдәләре буенча да шулай каралган. Төрле классларда укучы балаларга бер-берләре белән сөйләшү һәм аралашу мөмкинлеге булмаячак, тәнәфес вакытында аларны укытучылар даими күзәтеп торачак.

– Һәр класска даими кабинет беркетеләчәк, бөтен дәресләр, физкультура, хезмәт һәм рәсем дәресеннән кала, шушы кабинетта үтәргә тиеш, – дип сөйли Елена Солодянкина. – Мәктәп эчендә укучыларны бер-берләре белән азрак аралаштыруның юлын эзләп табарга кирәк. Укулар башланганчыга кадәр кайбер башка мәсьәләләр дә хәл ителәчәк.

Педагогларның мондый эштә инде азмы-күпме тәҗрибәсе дә бар. Быелгы чыгарылыш класс укучылары БДИ имтиханнарын санитария кагыйдәләре таләпләре буенча тапшырды.

Битлекләр булачакмы?
Бу уку елыннан тән температурасы контрольгә алыначак. 1 сентябрьдән мәктәпкә керә торган һәр баланың температурасы үлчәнеләчәк. Әгәр ул югары булса, ашыгыч ярдәм чакыртачаклар. Бу вакытта балалар зурлардан читтәрәк торырга тиеш.

Шулай ук мәктәпләрдә эпидемиягә каршы чаралар комплексы да кертеләчәк.

– Уку класслары дезинфекцияли торган чаралар белән җыештырылачак, һәр дәрестән соң класс җилләтелергә тиеш, – ди Роспотребнадзор Идарәсенең Татарстандагы Чистай, Спас, Алексеевск һәм Яңа Чишмә районнарындагы территориаль бүлеге белгече Ольга Герасимова. – Моннан тыш, кабинетларны һаваны зарарлы матдәләрдән чистарта торган җайланма белән тәэмин итәргә кирәк. Дәресләрнең расписаниесен балалар бер-берләре белән элемтәгә керә алмаслык итеп төзү киңәш ителә. Балаларны мәктәптә генә түгел, тәнәфестә дә башка класс укучылары белән аралашудан тыярга кушалар.

Ә менә битлек кияргә кирәкме? Бу хакта берни әйтмиләр.

Фикерләр үзгәрә

 

Лилия Гәрәева, Болгарда яши.
– Теләсә ничек утыртсыннар, температураны үлчәсеннәр, аралашуны чикләсеннәр, балалар бары тик мәктәптә генә укысын. Тагын бер дистанцион укуга түзәр хәлем калмады. Балалар март аеннан бирле өйдә! Бернинди мәктәп лагерына йөри алмадылар. Шулай да, көзен яки кышын онлайн укытуга күчәргә туры килмәгәе, дип борчылабыз. Бер караганда, бала мәктәптә белем алырга тиеш. Өйдә торып укуның бер файдасы да юк.

Нина Тимофеева, Болгарда яши.
– Балаларга битлек кидертәчәкләр, дәрестә коридорда йөгереп йөрүдән тыячаклар, дип ишеттем. Аларны бер кабинетта ничек тотып торырга кирәк? Бу яңа шартлар бераз сәер тоела. Мәктәптә балалар саны күп, димәк, нинди дә булса йогышлы авыру эләктерү куркынычы да арта, дигән сүз. Минемчә, беркадәр вакыт өйдә утырсалар да начар түгел. Ата-аналарның мәшәкате кимер, акчасы янга калыр иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев