Балалар китапханәсе мөдире Любовь Кузина үз эшен яратып, күңел биреп башкара. Ачык йөзле, киң күңелле, ягымлы булганы өчен аны балалар да, аларның әти-әниләре дә ярата һәм ихтирам итә. Гомеренең утыз елдан артык өлешен китапханәгә һәм балалар дөньясына багышлаган бу ханым.
Марина ЗАЙЦЕВА
- Китапханә бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән балаларны иң әүвәл нәрсә кызыксындырганын беләсезме? - дип сорый Любовь Петровна. - Безнең музей. Экспозицияләрдә тупланган борынгы әйберләр тылсымлы көч кебек балаларны үзенә тартып тора. Аларның бу әйберләрне якынрак килеп карыйсы, куллары белән тотып карыйсы килә. Ватанга, халкыбыз традицияләре һәм гореф-гадәтләренә мәхәббәт тарихтан, әнә шундый экспонатлардан башлана да инде ул...
Балалар китапханәсе каршында туган як музее моннан биш ел элек төзелгән. Экспозицияләрне китапханә хезмәткәрләре, тарихка битараф булмаган кешеләр бөртекләп җыйган. Көзге белән шкафны, мәсәлән, Бөек Ватан сугышы ветераны Александра Григорьевна Прохорова бүләк иткән. Йон эрли торган кабаны Чуашиядәге танышлары алып килгән. Аннары киштәләр керамик савыт-саба, кухня кирәк-яраклары, чын фарфор, үтүк, кер юу тактасы, керосин лампасы, чигелгән күлмәкләр, урын - җир япмасы һәм башка әйберләр белән тулыланган. Боларның барысы да китапханәдә туган як тарихы һәм борынгы бабаларыбызның тормыш-көнкүрешенә бәйле дәресләрне тагын да эчтәлеклерәк итеп уздыру мөмкинлеге тудырган.
- Балалар почмагын да шулай әзерләдек, - дип дәвам итә Любовь Петровна. - Һәркайсыбыз өйдән юылган уенчыклар, өстәл уеннары, карандашлар алып килде. Тырыша торгач, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен җыйнак бер бүлмә булдырдык. Биредә уйнау, вакытны күңелле итеп үткәрү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Хәзер тере почмак булдыру уе белән янып йөрибез. Безгә инде аквариум бүләк итәргә ышандырдылар, бу почмакны шулай ук туктаусыз сайрап торучы кошлар, берсеннән-берсе матуррак попугайлар белән дә тулыландырырга телибез. Балаларны бик тә сөендерәсебез килә.
Әйе, Любовь Петровнаның китапханәгә мөмкин кадәр күбрәк бала җәлеп итәсе, аларның буш вакытын тагын да күңеллерәк һәм мавыктыргычрак итәсе килә. Коллективта эшләүче Любовь Погодина, Роза Сабирҗанова һәм Марина Титова да җитәкченең башлангычын хуплап, үзләре дә кызыклы, игътибарга лаек булырлык тәкъдимнәр кертәләр. Шуңа күрә коллективта һәрвакыт иҗади рух сизелеп тора, бер-береңне аңлап, ярдәмләшеп эшләү максатка ирешергә ярдәм итә.
Любовь Петровна әле мәктәптә укыганда ук китапханәче булырга хыялланган. Кечкенәдән китаплар һәм балаларны яраткан. Өлкән классларда укыганда беркадәр вакыт балалар бакчасында няня булып та эшләргә туры килгән. Нәкъ менә шул чакта киләчәк һөнәренең дөрес сайлавына тагын бер кат инанган. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының китапханә факультетын тәмамлагач, ул туган шәһәренә кайтып эшкә урнашкан.
Утыз ел эчендә күңелгә якын булган коллективны, һәм, әлбәттә инде, яшь укучыларны калдырып, башка эшкә күчү турында уена да китермәгән. Яшь укучылар дигәннән, Любовь Петровна аларның күбесенә исемнәре белән эндәшә. Ә бит балалар китапханәсе абонементында, уку залын да кертеп, ике меңгә якын кеше исәпләнә. Аларның һәркайсы ни беләндер кызыксына һәм мавыга, һәркайсының үз холкы һәм характеры. Любовь Петровна китапханәгә килгән бер генә бала да буш кул белән түгел, ә кирәкле һәм файдалы китап алып, күтәренке күңел белән кайтып китсен өчен һәркем белән уртак тел табарга тырыша. Бер караганда, моның өчен әллә ни кирәк тә түгел. Бала күңеленә үтеп керә алырлык берничә җылы сүз дә җитә.
Китапханәдә балаларга тәкъдим итәрлек әйберләр җитәрлек. Мәсәлән, биредәге фондта нәниләргә атап чыгарылган китаплар белән бергә җитди классика, күп томлы энциклопедиягә кадәр бар. Китапларның саны исә егерме дүрт меңнән артып китә. Моннан тыш, китапханәгә утыздан артык газета-журналлар алдыралар. Арада гаилә өчен каралганнары да, яшүсмерләргә атап чыгарылганнары да бар. Шуңакүрә китапханәдән беркайчан да халык өзелеп тормый. Балалар биредә укыйлар, рәсемнәр, төрле әйберләр ясыйлар, хәтта дәрес тә әзерлиләр.
- Китапханәдә балаларга аң-белем бирү эше төп юнәлешләрнең берсен алып тора. Аның кысаларында тематик чаралар уздырабыз, түгәрәк эшләре алып барабыз, күргәзмәләр, иҗат эшләре конкурслары оештырабыз. Балалар рус һәм чит ил язучыларына багышланган бәйрәмнәрдә бик теләп катнашалар. Кунаклар да чакырабыз. Мәсәлән, православие китабы көнен бездә Сергий (Карпухин) атакай алып бара. Сәламәтлек көне балигъ булмаганнар эше буенча комиссия инспекторы катнашында үтте. Балалар лагерьларына, район хастаханәсенә барып та бик күп чаралар уздырабыз, дип сөйли Любовь Петровна.
Балалар китабын популярлаштыру буенча алып барылган эшчәнлек тә нәтиҗәсез калмаган. Мәсәлән, 2015 елда "РИТЭК" социаль проектлар конкурсында һәм "Шәһәр һәм авылларның мәдәни мозаикасы" (Елена һәм Геннадий Тимченко хәйрия фонды) конкурсында җиңгәне өчен учреждение грант алган. Моны зур бүләк белән чагыштырырга мөмкин. Алган грант акчасы бинада уеннар оештыру өчен спорт батуты, коры бассейн, балалар мебеле сатып алуга тотылган. Әйтергә кирәк, боларның барысы да балаларда зур кызыксыну уяткан.
Киләчәктә китапханә яңа бинага күчүне планлаштыра. Яңа бинаның мәйданы өч йөз квадрат метрдан артып китә. Хәзерге бинаның мәйданы нибары йөз илле квадрат метр гына. Димәк, яңа бинада укучыларга хезмәт күрсәтү өчен мөмкинлекләр тагын да артачак. Гомумән, китапханә хезмәткәрләре әйтүенә караганда, биредә бөтенләй икенче төрле шартлар булачак.
- Нинди китап алыйм икән? Анюта, мин сиңа Гавриил Троепольскийның "Белый Бим Черное ухо" китабын укып чыгарга киңәш итәм. Үкенмәссең дип уйлыйм, китапта дуслык һәм тугрылык тасвирланган... Менә, кара әле...
Любовь Петровна көн саен балаларга китап сайлауда булыша, аларга үзенең киңәш-тәкъдимнәрен бирә. Һәр бала күңеленә яратырлык ачкыч табарга, аларда китап укуга мәхәббәт тәрбияләргә тырыша ул.
Нет комментариев