Хатирәләрне кадерләп саклыйбыз
Сугыш елларында фронтка алынганнар арасында безнең якташыбыз, Татар Такталы авылыннан Абдулла Мөбәрак улы Бухаров та булган.
Аның сугышчан бүләкләрен туганнары әле дә кадерләп саклыйлар. Сүзне аларга бирик...
– Дәү әтием Казан губернасының Спас өязе Татар Такталы авылында туган. 1938 елда армиягә алынып, Монголиядәге 149нчы мотоукчылар полкында хезмәт иткән. 1938-1939 елларда шунда ук тугыз айлык полк мәктәбен тәмамлаган, – дип сөйли фронтовикның оныгы Рәмзия Мулеева. – Командирлары капитан Кучаваны дәү әтием бик кырыс кеше буларак искә ала иде. Уку да шактый катлаулы шартларда барган. Атнасына бер тапкыр тактик күнегүләр үткәрелеп, Гоби сахрасы буенча 25 километрлы марш-бросок ясаганнар. Аның 20 километрын атлап, ахыргы 5 километрын йөгереп үтәргә туры килгән. Моннан гайре, шыплап ком тутырылган биштәр астырганнар, суны бары тик 700 миллилитр гына алырга рөхсәт ителгән. Солдатларның кайберләре мондый авырлыкларга түзә алмыйча, юл ахырына җиткәнче егылышып калганнар...
Полк мәктәбендә уку тәмамлангач, бабама сержант дәрәҗәсе бирәләр. Аннары ул яңадан 149нчы мотоукычлар полкындагы Иван Михайлович Ремизов командалык иткән үз ротасына әйләнеп кайта. Аз гына вакыт хезмәт иткәч, аларны Япония белән сугышка әзерли башлыйлар. Бер көн эчендә җыеп, барлык сугыш кирәк-яракларын алдырып, Гоби сахрасы буенча походка чыгаралар. Бик авыр булса да, тактик күнегүләр вакытында алган күнекмәләре аларга барысына да түзәргә ярдәм итә. 1939 елда алар ротасы Халхин-Гол сугышында катнаша, шушы хәрби бәрелештә һәлак булган командирлары Иван Ремизовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Сугыштан соң озак еллар узгач, Абдулла Бухаровның оныкчыгы Динә Шәмсуллина ерак бабасы турында “Дәү әтием турында сөйлим...” дигән инша яза.
«Өйдә мин орден һәм медальләр саклана торган тартмачык таптым. Алар хакында әбиемнән сорашырга булдым. Ул миңа бүләкләр дәү әтиемнеке икәне турында сөйләде. Ул ике сугышта катнашкан. Сугышта күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены, икенче дәрәҗә Дан ордены һәм күпсанлы медальләргә лаек булган. Әбиемнән дәү әтием турында күбрәк сөйләвен үтендем...
Дәү әтием 1919 елда хәлле крестьян гаиләсендә сигезенче бала булып дөньяга килә. Гаиләнең зур хуҗалыгы, үз тегермәннәре, пекарнясы була (алар халыкка ашлык һәм икмәк саталар). Әбием хәтерендә ул озын, төз буйлы, чибәр ир-ат буларак сакланган. Дәү әтием татар телендә генә түгел, рус телендә дә яхшы сөйләшкән, заманы өчен бик белемле булган, латин һәм гарәп хәрефләре белән укый-яза белгән».
Бабасы турында Рәмзия Мулеева болай дип дәвам итә:
– 1938 елдан 1941 елга кадәр бабам рота старшинасы дәрәҗәсендә хезмәт итә, Монголия җирендә Япония белән барган хәрби бәрелешләрдә катнаша. 1941 елның июнендә ул хезмәтен тәмамлау турында боерык көтә. Тик Бөек Ватан сугышы башланып китеп, барлык сержантларны, шул исәптән дәү әтиемне дә, кече командирлыкка укырга җибәрәләр. Өч ай (1941 елның июль, август, сентябрь айлары) укыганнан соң, аларга кече лейтенант дәрәҗәсен биреп, Калинин фронтына озаталар.
Бабам взвод командиры буларак 1942 елның 30 июленнән 1 октябренә кадәр дәвам иткән Ржев-Сычевка стратегик һөҗүмендә катнаша. Сугышның кайбер мизгелләре турында ул болай дип искә ала:
«1942 елның 28еннән 29 август төнендә безгә Идел аша кичәргә боерык бирелде. Немец тупларының өзлексез уты астында елга аша кичеп, позицияләргә урнаша алдык. Һөҗүм вакытында пехота алга бара алмый, чөнки фашист ДОТлары – ут нокталары өзлексез пулялар яудыра. Безнең взводка шул ут нокталарын юк итү бурычы куелды, аларның өчесен юк итә алдык».
Бабам хатирәләре буенча, ул дүртенче ДОТны юк итәргә команда биргән мизгелдә янәшәдә генә немец снаряды шартлый, аның башы яралана. Яу кырында күпме вакыт һушсыз ятканын хәтерләми. Аны яу кырында табып, исән икәнлеген абайлап алган шәфкать туташы коткара. Туганнар каберлегендә җирләүдән саклап калган шәфкать туташына ул гомере буе рәхмәтле була. Яраланган сугышчыны башта кыр госпиталенә салалар, аннары Казан шәһәрендәге хәрби госпитальгә җибәрәләр. Аннан дәваланып чыккач, Мәскәүгә барып комиссия үтә. Фронтовикның сәламәтлеге шәптән түгеллеген исәпкә алып, аны Марий Элның Суслонгер станциясе янындагы уку лагерына озаталар. 1943 елның гыйнварыннан 1944 елның көзенә кадәр бабам өйрәтү ротасы белән командалык итә. Тиздән ул туган якларына әйләнеп кайта.
Ржев янындагы сугышта батарея белән оста җитәкчелек итүе, сугышта күрсәтелгән батырлыгы, дошман орудиеләрен юк итүе өчен бабам Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Орденны ул 1942 елда ук алырга тиеш булса да, бүләк аны тыныч тормыш башлангач кына эзләп таба.
Ә соңрак, 1985 елда, СССР Югары Советы Президиумы Указы белән бабама 1нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены тапшыралар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Бухаровлар гаиләсеннән сугышка киткән арсландай биш ир-атның өчесенә генә кире әйләнеп кайту насыйп була».
Бабасы турында язган иншасы өчен Динә Шәмсуллина республика конкурсында лауреат исемен ала. Иншаны исә ул шундый сүзләр белән тәмамлый: «Дәү әтиебез Абдулла Мөбәрак улы Бухаровның арабыздан китүенә инде егерме елдан артык булса да, аны сагыну, юксыну хисе йөрәкләребездә әле дә яши. Ә аның сугышчан бүләкләрен без күз карасыдай кадерләп саклап, иң кадерле ядкарь буларак буыннан-буынга тапшырабыз. Гаиләм, туган тамырларым белән бик горурланам
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев