Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Игенчеләр кырга чыга

Игорь Планин крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторлары беренчеләрдән булып басуга чыкты.

Бу көннәрдә алар көзге культураларны тукландыралар.
Һава торышы нинди генә сюрпризлары белән шаккатырса да, яз барыбер үзенекен итә. Инде басуларда җиң сызганып эшкә керешер чаклар да җитте. Карның гадәттәгедән иртә эреп бетүе дә механизаторларны ашыктыра. Планин хуҗалыгында бөтен техниканы алдан әзерләп куйганнар. Ремонтны тәмамлау белән техник карау үткәргәннәр. Гомумән, биредә авыл хуҗалыгы машиналарын ышанычлы, сынатмаслык итеп әзерләүгә ел саен зур игътибар бирелә. Ул шулай булырга да тиеш. Төзек техника белән теләсә нинди авыл хуҗалыгы кампаниясен уңышлы башкарып чыгуга ышаныч тагын да арта.

Хуҗалыкта куәтле өч К-701 тракторы бүгеннән басуга чыгарга әзер. Өч К-744 тракторы төзек хәлдә. Владимир Андронов идарә итүче куәтле тракторларның берсенә чәчү комплексы тагылган. Сергей Елистратов, Николай Комаров, Николай Бердников туфрак культивацияләчәк. Алексей Спирчаговка да җаваплы эш тапшырылган. Кыр эшләрендә шулай ук дүрт МТЗ-82, ике МТЗ-1221 тракторы катнашачак. Андрей Станценко, Александр Ануфриев, Сергей Макаровка көнбагыш чәчү бурычы йөкләнгән. Хуҗалыкта көнбагыш чәчү өчен ике яңа чәчкеч сатып алганнар. Александр Бурмистров белән Михаил Владимиров чәчелгән мәйданнарны тигезләтүдә эшләячәк, Зөфәр Миндубаев, Сергей Ануфриев, Андрей Рубцов КамАЗ машиналары белән чәчүлек орлык ташуда җаваплы. Талип Әхмәтвәлиев ашлама төяп тора.


Атап әйткәндә, хуҗалык механизаторларына, гомумән, чәчүдә катнашучыларның һәркайсына аерым бурыч җиткерелгән. Кемнең кайсы участокта хезмәт куячагы алдан ук билгеле. Кайсы гына чәчү кампаниясен алсаң да, ул башкалардан аерылып тора. Быелгысы да шундый булыр кебек. Планин хуҗалыгында җаваплы имтиханга һәрвакыт җентекләп әзерләнәләр. Шунсыз басуларда югары уңыш үстереп булмый. Биредә ел саен минераль ашламаларны кирәк кадәр күләмдә алдан ук туплап куялар. Ягулык-майлау материаллары белән дә кытлык килеп чыкканы юк. Чәчүлек орлыкны узган елның көзендә үк әзерләп куйганнар. Басуда эшләячәк механизаторларны ашату мәсьәләсе дә хәл ителгән. 
Бу язда хуҗалыкта чәчү эшләрен 3300 гектарда башкарып чыгуны планлаштыралар. Бу узган елгыга караганда шактый күп. Зур өметләр баглаган көзге культура мәйданнары әйбәт кышлаган. Узган елдагы кебек кар күгәрегеннән зарарлану очраклары күзәтелми. Бу көннәрдә Сергей Ануфриев үзйөрешле “Туман-1М” агрегаты ярдәмендә матур гына булып күтәрелеп килә торган уҗымнарны минераль ашламалар белән тукландыра. Бу язда 1170 гектарга чәчелгән бодай өстәмә “сый” алырга тиеш. Һәр гектарга 150 килограмм исәбеннән ашлама кертелә.
– Механизаторлар язгы чәчүгә тырышып әзерләнде, – ди хуҗалык башлыгы. – Техниканы әзерлек сызыгына куюда баш инженер Александр Мироновның да өлешен билгеләп үтәргә кирәк. – Эшләрне оештыруда гел ул башлап йөри, механизаторларга файдалы киңәшләрен бирә. Күп нәрсә һава торышына бәйле булса да, бу елга билгеләнгәннәрнең барысына да ирешә алырбыз, дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев