Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Эзләп тапкан бәхет кадерле...

Ким поселогында яшәүче Любовь Макарованың терлекчелек тармагында зоотехник-селекционер булып эшли башлавына утыз өч ел елдан артып китә. Күптән түгел генә ул "Татарстан Республикасының атказанган зоотехнигы" дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Ирина ТЕЛИЦЫНА
Любовь кече яшьтән үк фермада сыер сауган әнисенә булышкан. Җиденче классны тәмамлагач, җәйге каникуллар вакытында инде үзе мөстәкыйль рәвештә сыер сава башлаган. Урта мәктәпне бетергәнчегә кадәр, өч ел буе каникулларны фермада эшләп үткәргән. Башка сабакташлары ашлык урган чакта ындыр табагына ашыкса, ул әнисе белән бергә фермага юл тоткан. Татлы йокыны бүлеп иртә таңнан торулар, фермадагы авыр хезмәт бер дә куркытмаган аны. Шуңа күрә, урта мәктәпне тәмамлагач, кайда укып белем алырга, дигән сорауга җавап эзләргә туры килмәгән. Ул инде ветеринария институтына укырга керәчәге турында алдан ук белеп торган. Дөрес, кайберәүләр аңа башка һөнәр сайларга киңәш итә, янәсе, гомерең фермада, пычракта үтәчәк... Әмма ул берсенең дә сүзенә карамыйча, хуҗалыктан юллама ала һәм аны зооинженерия факультетына илтеп тапшыра. Биш ел буе тырышып укый һәм кулына диплом алганнан соң ашкынып туган авылына эшкә кайта. Хәер, башкача булдыра да алмаган булыр иде. Ни өчен дигәндә, биредә аны әти- әниләреннән ятим калган энеләре белән сеңлесе түземсезлек белән көтеп торган. Любаның әтисе кырык дүрт яшендә вафат булган. Өченче курста укыганда әниләре үлгән. Әнә шулай, көтмәгәндә, биш бала ятим калган. Бу хәсрәткә Люба тешен кысып булса да түзә, укуын ташламый, әле энеләренә һәм сеңлесенә хәленнән килгән кадәр ярдәм итү җаен да таба.
Дипломлы кыз 1985 елның беренче апрелендә КИМ нәсел заводына эшкә урнаша. Даны республикага гына түгел, бөтен илгә таралган хуҗалык белән ул чакта Камил Нугаев җитәкчелек иткән. Яшь белгечне җылы каршылыйлар, хуҗалык җитәкчесе аңа төрлечә ярдәм күрсәтә. Биш елдан соң зоотехникка яңа йорт төзиләр. Кияүгә чыгып, инде ике улы үсеп килгән Любовь Константиновнаның моңа ничек сөенүен белсәгез икән...
Любовь Константиновна Ким поселогы һәм Тукай бүлекчәсе фермаларындагы мөгезле яшь терлекләрнең баш саны мең ярымнан артып киткән елларны яхшы хәтерли. Ул чорда хуҗалык бестужев нәселле таналар үрчетү белән шөгыльләнгән. Яшь зоотехникның эш көне бик иртә башланган. Ил күләмендә билгеле хуҗалык булгач, ферма хезмәтчәннәренә дә югары таләпләр куелган. Аларның барысын да вакытында һәм төгәл итеп үтәргә кирәк. Мәсәлән, зоотехния учеты гади булып күренергә мөмкин. Әмма ул беренче карашка гына шулай. Яңа туган бозауларның барысын да теркәп барырга, малларның буаз һәм бозаулый башлаган чорына кагылышлы документлар әзерләү, яшь терлекләрнең тәүлеклек артымын исәпкә алу - болар турында ул озаклап сөйли ала. Малларны дөрес итеп ашату һәм аларны асрау шартлары, вакытында тиешле прививкалар ясау, - болар өчен тулысынча мин җаваплы идем, дип искә ала тәҗрибәле белгеч.
Әлбәттә инде, сыйфатлы продукция җитештерүне арттыруга игътибарның зур булуы турында да әйтергә кирәк. Әле хәзер дә "Авангард" акционерлык җәмгыяте фермаларындагы мөгезле эре терлекләрнең баш саны ике меңгә якын. Шуларның җиде йөзгә якыны - савым сыерлар. Бу аз түгел. Базар икътисады шартларында терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыру - ферма хезмәтчәннәре алдында торган мөһим бурычларның берсе. Әйтик, сөт сатудан гына да акционерлык җәмгыяте кассасына ел дәвамында тере акча кереп бара. Монда зоотехникның да өлеше юк түгел. Шуңа күрә фермаларда сөт җитештерүне гел игътибар үзәгендә тотарга туры килә. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, Любовь Константиновнаның фермадан тыш, үз хуҗалыгында да мәшәкатьләре аз түгел. Элек, мәсәлән, абзар тутырып терлек асраганнар. Дөрес, әле дә берничә баш дуңгыз үстерәләр, кош-кортлары да җитәрлек. Аның әле тагын мәчеләр яратуы турында да әйтми мөмкин түгел. Гадәттә, нечкә күңелле кешеләр хайваннарны күбрәк ярата, диләр. Любовь Константиновнаны да шундыйлар рәтенә кертергә була.
Ул элегрәк санаторийларда ял итү, чит илләргә бару, Кара диңгездә су коену турында хыялланган булган. Соңлап булса да, хыялы чынга ашкан. Эшне җиренә җиткереп, зур җаваплылык белән башкарганы өчен "Жемчужина"га путевка белән бүләкләгәннәр. Германиягә туганының туена барган, аннан соң сеңелесе белән Кара диңгез буенда ял итеп кайткан. Шул якларга тагын бер барасы килеп тора. Тормышта ышанычлы терәк булган иренә һәм каенанасы Валентина Петровнага да рәхмәте зур.
Уңган-булган, авылдашларының һәм хезмәттәшләренең ихтирамын казанган Любовь Константиновна кебек беркайчан төшенкелеккә бирелми торган хатын-кызларга сокланмый мөмкин түгел. Арабызда аның кебекләр күбрәк булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев