Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Этләр кешеләргә куркыныч тудыра

Эт кешенең дусты булса да..

 

Лидия Шалашованы чак кына этләр көтүе өзгәләп ташламаган. Эшкә барырга чыккач, аны берьюлы сигез эт сырып алган. Башта алар ярсып өргән, аннан соң тешләрен ыржайтып хатын-кызның сумкасыннан һәм пәлтә итәгеннән тарта башлаган. Ни гаҗәп, җәяүлеләр дә, узганчы машиналар да күренмәгән.Нинди курку хисе кичерүен бу хатын бары тик үзе генә белә.

–Мондый чакта кычкырырга, кул белән селтәргә, йөгереп китәргә ярамавын искә төшердем, дип сөйли Лидия. – Тын алырга куркып басып торам, кулларны селкетү турында уйлаган да юк. Аннары аз-азлап артка чигенә башладым, янәшәдәге кибет тирәсенә килеп җиткәч кенә этләрдән котылдым.

Шалашова урынында бер бала яки өлкән яшьтәге кеше булса? Кайбер инстанцияләргә дә мөрәҗәгать итеп караган ул. Эт хуҗаларын судка бирергә кушканнар.

Этнең хуҗасын ничек эзләп табарга? Маэмайның бер җиренә дә язып куелмаган. Урамдагы этләрнең күбесе муенчаксыз, бәлки араларында кыргый этләр дә бардыр әле?

Ә бит эт өчен беренче чиратта аның хуҗасы җавап бирергә тиеш. Законда этләрне урамда йөртү, аларга вакцина ясау тәртибе ачык күрсәтелгән. Моны бозган өчен штраф каралган. Әгәр сезне эт тешләсә, судка мөрәҗәгать итә аласыз. Моның өчен башта китерелгән мораль һәм физик зыянны раслый торган документлар кирәк. Урамда өерләре белән чабып йөргән эт көтүенә тап булган кешеләр күңелдәге курку хисен бернинди акча белән дә басып булмый, диләр.

Үзеңә-үзең ярдәм ит?

Үзләрен һәм якыннарын сакларга теләгән кайбер кешеләр кулга корал ала.

–Эт хуҗаларына карата җаваплылыкны арттырырга, штрафларны күбрәк түләтергә кирәк, – дип саный Болгарда яшәүче Игорь Елатин. – Дустым яши торган урамда зур бер эт йөри башлаган. Узгынчыларның көчсезрәкләрен сайлап, аларны җиргә бәреп еккан һәм аркаларына аягы белән басып ырылдаган. Дустымның улы мәктәпкә җәяү йөри. Ул эт хуҗасына кисәтү ясаган. Тегесе аңламаган. Башка чара калмагач, дустым мылтыгын алып чыгып, этне атып үтергән. Шуннан соң гына бу урамда яшәүчеләр иркен сулыш алган. Сүз дә юк, бу бик кырыс чара. Әмма башкача мөмкин дә түгел. Әгәр әлеге эт урамда балаңны талап үтерсә?

Кем гаепле, нәрсә эшләргә?

Урамда өерләре белән чабып йөрүче эт өчен беренче чиратта аларның хуҗалары җавап бирергә тиеш. Кемдер этен беразга гына урамга чыгарып җибәрә, икенчесенеке каядыр китеп югала. Балаларына дип алган көчекнең кирәге калмагач, шәһәрнең икенче бер башына илтеп адаштырып калдыручылар да бар. Менә шулай арта да инде хуҗасыз этләр саны.

–Хуҗасыз этләрне аулау мәсьәләсе көн тәртибенә кертелгән, – дип хәлгә аңлатма бирә шәһәр Советы башкарма комитеты җитәкчесе Алевтина Костина. – Якын араларда безнең шәһәргә Ульяновск өлкәсеннән белгечләр килергә тиеш. Без алар белән этләрне аулау турында килешү төзедек. Этләрне тотып стерильләштерәчәкләр, төрле авыруларга каршы прививка ясаячаклар һәм шуннан соң яңадан җибәрергә кирәк булачак. Кагыйдәләр шулай куша.

Фикерләр

Ирина Зуйкова (фамилиясе үзгәртелде) Болгар шәһәре:

–Шәһәрдә этләрнең күбәйде, дип зарланабыз. Моның сәбәбе дә юк түгел. Урамнарда ташландык йортлар бар, шунда яши дә инде алар. Минем йортым Толстой урамында урнашкан. Янәшәдәге Лихачев урамында ташландык ике йорт тора. Шунда ярты ел буе ике зур эт яшәде. Алар бу территорияне үзләренеке дип санады, узып баручыларның барысына да ташландылар. Бу этләр Парк урамында йөргән тавыкларны буып бетерде, күршедәге кәҗәне чак кына чәйнәп ташламадылар. Без берничә тапшыр шәһәр мэриясенә хат язып, тиешле чара күрүләрен үтендек. Файдасы булды – әлегә этләр күренми. Йортлар тора, шунда тагын хуҗасыз этләр кереп ояламас, дип кем әйтә ала?

Закон нәрсә ди?

2020 елның гыйнварыннан “Хайваннар белән эш итү турында”гы 498нче Россия Законындагы 18нче маддә үз көченә керде. Анда “Хуҗалары булмаган хайваннар белән эш иткәндә кайбер чараларны оештыру” кирәклеге турында сүз бара. Мәсәлән, хуҗасыз этләр тотылгач, аларны махсус приютларга озаталар. Хайваннарның үленеә китерә торган матдә, дарулар, чара һәм техник җайланмалар куллану тыела. Хуҗасыз этләргә стерилизация һәм вакцина ясалгач, бик усал булмаган этләрне моңарчы яшәгән урыннарына кире кайтаралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев