Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Елена Прохорова: «Кешегә килгән кайгыны йөрәк аша уздырам»

Спас район хастаханәсе хирургия бүлегенең реанимация һәм интенсив терапия палатасында анестезист булып эшләүче шәфкать туташы күпләрнең ихтирамын казанган.

Балачакта шәфкать туташы булырга хыялланган ул. Елена Викторовнаның хастаханә бусагасын атлап кереп, кешеләр сәламәтлеге сагында торуына егерме алты ел вакыт сизелми дә үтеп киткән. 

Елена Прохорованы моңарчы да күрергә туры килгәне бар иде. Төгәлрәк әйткәндә, узган ел очраклы гына танышкан идек.
Былтыр кызым авырый башлады. Тиз арада хастаханәнең балалар бүлегенә салдылар. Табиб килеп караганнан соң ашыгыч рәвештә дәвалау курсы билгеләде. Система куйдырырга кирәк иде, чөнки болай эшләгәндә дару препаратлары организмга тизрәк тәэсир итә. Куркып калган кызым еларга тотынгач, бүлектәге шәфкать туташы каушап калды, күпме генә тырышып караса да, системаны куя алмады. Инде нишләргә? Аптырагач, «реанимация бүлегендәге кызларны» чакырып карарга кирәк, диделәр. Бер дә борчылма, алар барысын да булдыра, дип тынычландырдылар. Ул да түгел, хирургия бүлегеннән шәфкать туташы Елена Прохорова төшеп тә җитте.
Аны күрүгә кызым да елаудан туктады, санаулы секундлар эчендә кан тамырын эзләп табып катетрны урнаштырып та куйды. Мин шул чакта ук аның осталыгына сокланган идем...
Елена балачагыннан ук шәфкать туташы булырга хыялланган. Хастаханә шәһәрчегендә үскән ул, дәвалау учреждениесендә эшләгән әнисен һәм әбисен иртә белән озата барган, кичен, эш беткәч, каршыларга чыккан. Дөрес, әнисе белән әбисе табиб та, шәфкать туташы да булмаган, шулай да хастаханә, биредә эшләүче алтын куллы табиблар, шәфкать туташлары турында гел мактап сөйләүләре кыз күңелендә кешеләрне дәвалау теләген уяткан.
Чистайдагы медицина училищесын тәмамлаганнан соң Елена Прохорованы Базарлы Матак хастаханәсенә эшкә җибәргәннәр. Бер ел узгач, Спас хастаханәсенең ул вакыттагы баш табибы Фиркат Галимов аны үзебезгә кайтырга чакыра. Яшь шәфкать туташын хирургия бүлегенә эшкә кабул итәләр. Алдан ук физик һәм мораль яктан авыр булачак, дип кисәтеп тә куялар. Чыннан да, бүлеккә тормыш-көнкүрештә, производствоның төрле тармакларында кайбер сәбәпләр аркасында җәрәхәтләнгән, тәне пешкән яки киселгән, аяк-кулына, башка әгъзаларына зыян килгән кешеләрне китерәләр. Аларны башта табиб карый, тиешле дәвалау курсын билгели. Ә инде күп процедураларны шәфкать туташы башкарып чыгарга тиеш. Бу эш күп көч һәм түземлек таләп итә. Шуңа күрәме икән, медучилище тәмамлап килгән яшь шәфкать туташларының кайберләре монда озак чыдый алмый – гариза язып эштән китеп бара. Елена түзә, башка эшкә күчү турында уйлап та карамый. Шөкер, бүлектә аның кебек үз эшенең остасы булып җитешкән тәҗрибәле белгечләр байтак.
Хирургия бүлегенең медицина хезмәткәрләре ял итә торган бүлмә стенасында төрле фоторәсемнәр эленеп тора. Күбесе яхшы таныш, билгеле кешеләр.
– Менә бусы Ражавали Әссәметдин улы Кожоев, Флера Сәйфулла кызы Хәйдарова, Ирина Генриховна Шеронова, Оля Антонова, – дип хезмәттәшләре белән таныштыра Елена Викторовна.  – Бу фоторәсемнең кайчан төшерелүен төгәл хәтерләмим, коллективтагы бөтен кеше дә юк анда. Кайберләре инде хирургиядә эшләми, башка бүлеккә күчүчеләр дә бар. Беренче көннәрдән үк ярдәм кулы сузган, файдалы киңәшләрен биргән кешеләрнең барысына да рәхмәт әйтәсе килә. Алар күп инде. Танылган табиб-хирург Геннадий Алексеевич Шеронов, Рөстәм Җәлил улы Кәбиров, Егор Игоревич Самохвалов, Фирузә Эркин кызы Петрунина, Валентина Ивановна Грачеваның булышлыгын даими тоеп тордым. Бергә эшләгән шәфкать туташы Анна Васильевна Корниловага да рәхмәтем зур. Шактый кырыс, үзенә һәм башкаларга карата таләпчән кеше иде ул, эшкә эленке-салынкы, җавапсыз караучыларны җаны сөймәде.
Берничә ел узгач Елена Прохорованы икенче бүлеккә – пациентлар операциядән соң реабилитация уза торган бүлеккә күчерәләр. Процедуралар, яраларны бәйләү, авыруны тикшерүгә әзерләү – болар һәм башкалар әлеге блокта эшләүче шәфкать туташларына йөкләнгән.
2006 елда, хирургия бүлеге базасында анестезиология-реаниматология һәм интенсив терапия (кыскача ПАРИТ) палатасы ачылгач, Елена Викторовнаны шунда күчерәләр. Моның өчен Казандагы медицина көллиятләренең берсендә ачылган махсус курсларда укып, белем һәм күнекмә алырга туры килә. Шуннан соң Елена Прохоровага шәфкать туташы – анестизист сертификаты тапшыралар. Шәфкать туташлары табиб анестезиолог-реаниматолог җитәкчелегендә операция  алдыннан авыруга анестезия ясый, шулай ук операциядә дә катнаша, кешенең хәлен махсус диагностика аппараты ярдәмендә контрольдә тота, соңыннан пациентларны реанимация бүлегендә күзәтеп тора, төрле процедураларны үти.
Хәзер, мәсәлән, хирургия бүлегендәге әлеге мөһим блокта Татьяна Иванушкина, Татьяна Борисова, Ирина Куприна һәм Елена Прохорова эшли. Алар барысы да анестезистлар. Үзләренә йөкләнгән вазыйфаны зур осталык белән һәм җиренә җиткереп башкаралар. Дәвалау курсы үтүчеләрне ихтирам итәләр, һәрвакыт аларның хәленә керергә тырышалар, юатып торалар. Бер җылы сүз кайвакыт кешегә даруга караганда да көчлерәк тәэсир итә, диләр. Ул чыннан да шулай.
Реанимация һәм интенсив терапия палатасында төрле кешеләр дәвалау курсы уза. Ашказаны-эчәк тракты, йөрәк-кан тамырлары системасының хроник чирләреннән интегүчеләр аз түгел. Сукыр эчәккә, үт куыгына, бүсергә операцияләрне күп ясыйлар. Ашыгыч рәвештә китерелгән авыруларның гомерен саклап калу өчен дә кайчак операция ясарга туры килә.
Ни кызганыч, хирургия бүлегенә спиртлы эчемлекләр белән мавыгучыларны да еш китерәләр. Мәгълүм булганча, яман гадәт кеше организмында күп авырулар китереп чыгара, бавырына, йөрәгенә зыян сала. Спиртлы эчемлекләрне күп кулланучылар арасында ике яклы үпкә ялкынсынуын эләктерүчеләр, агуланучылар бар. 
Тагын да катлаулырак очраклар да булгалый. Мәсәлән, юл-транспорт фаҗигасендә яки башка көтелмәгән очраклар нәтиҗәсендә авыр тән җәрәхәтләре алган кешеләрне турыдан-туры хирургия бүлегенә китерәләр. Бәлага эләккән кешенең гомерен саклап калу өчен минут кына түгел, секундлар эчендә ашыгыч чараларның барысын да күрергә кирәк. Мондый чакларда табиблар һәм шәфкать туташлары вакыт белән исәпләшеп тормый, кешене үлем тырнагыннан йолып калу өчен бөтен көчләрен бирәләр
Кайбер очракларны искә төшергәндә, Елена Викторовна күз яшьләрен тыя алмый. Еш кына шәфкать туташлары һәм табиблар бәлага тарган кеше хәлен бөтен тирәнлеге белән аңлап бетерми, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Моның белән берничек тә килешәсе килми. Авыр хәлдә калып, күңел түрендәге соңгы өмет утын сүндерергә теләмичә табибларга мөрәҗәгать иткән кешенең тән һәм җан сыкрауларын үз йөрәкләре аша үткәргән табиблар, шәфкать туташларының кылган игелекләре өчен рәхмәт әйтеп башны иясе килә.
Әйе, ак халатлы шәфкать ияләре кичерә торган хисләрне сүз белән генә аңлатып бирә торган түгел. Күңел нечкәреп киткән чакларда да шәфкать туташлары-анестезистлар төшенкелеккә бирелергә тиеш түгел.
– Операция тәмамланганнан соң кешеләр нәрсә сөйли? Уянып, беренче тапкыр шәфкать туташларын күргәч, нинди хисләр кичерәләр?
– Кайберләре, мин кайда, дип сорый? Ни булганын төгәл генә хәтерләмиләр. Авыртуны да сизмиләр. Бары тик наркоз чыкканнан соң гына барысы хакында да уйлана башлыйлар, – дип сөйли Елена Викторовна.
Шунысын әйтергә кирәк, операция блогы һәм реанимация белән интенсив терапия палатасы кирәкле җайланмалар һәм дарулар белән тулысынча тәэмин ителгән. Биредә үпкәләрне ясалма сулыш алдыру өчен өч аппарат (ИВЛ), эхоэнцефалодоплерограф (ЭхЭДГ), дефибриляторлар, пациентның сәламәтлеген  тәүлекләр буе күзәтеп торган мониторлар урнаштырылган. Боларның барысы да бүлекнең югары квалификацияле кадрларына катлаулы операцияләр ясарга, соңыннан авыруларга реабилитация узарга ярдәм итә.
– Форсаттан файдаланып, хезмәттәшләремнең барысын да якынлашып килә торган бәйрәм белән котлыйм! Гаилә бәхете, исәнлек һәм имин тормыш телим! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! – ди ахырда Елена Прохорова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев