Эчеп тә, юынып та булмый!
Шәһәрлеләргә ни өчен краннардан сары су агуы турында сөйләделәр
Сыйфатлы су белән тәэмин итү проблемасы (сүз беренче чиратта эчә торган су турында бара) шәһәр халкын күптән борчый. Бу мәсьәләне хәл итү өчен җитәкчеләр күрә торган чаралар, бүлеп бирелә торган акча, су капкасын тәртипкә китерү, җир астыннан сузылган яңа линия турында күп сөйлиләр.
Әмма ел саен, аеруча җәй җитү белән, су мәсьәләсе кискенләшә: краннан балчык төсендәге су ага. Спас районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Наталья Казакова бу проблеманың ничек килеп чыгуы һәм аны хәл итү юллары турында сөйләде.
Наталья Александровна, ни өчен күп еллардан бирле җәй җитү белән халык суның сыйфатыннан зарлана башлый?
Шәһәрдә су мәсьәләсе чыннан да кискен. Халыктан жалобалар күп алына. Шәһәрдә ремонт эшләре уздыра башласалар, халык бөтенләй сусыз кала. Көннәр буе краннан су ага башлавын тилмереп көтәргә туры килә.
Болгарда су капкасы 2011 елда файдалануга тапшырылды. Скважинадан килә торган су барлык таләпләргә туры килә, моның шулай булуын «Гигиена һәм эпидемиология үзәге» дәүләт учреждениесе уздырган лаборатор тикшерүләр дә раслый. Әмма су куллану күләме сизелерлек артты. Элек тәүлегенә 3063,8 кубометр тотылган булса, хәзер ул 4500 кубометрга җитә. Бездә соңгы тугыз елда «Татарстанның мәдәни мирасы»: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге» проекты кысаларында объектлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм аларның тол хатыннары, авария хәлендәге торактан күчерү өчен күп фатирлы йортлар төзелде.
Мәсьәлә ничек хәл ителә?
Район җитәкчеләренең Татарстан Президентына, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгына берничә тапкыр мөрәҗәгате нәтиҗәсе буларак, 2019 елда Болгардагы су капкасын реконструкцияләү «Экология» проекты буенча «Чиста су» программасына кертелде. Моның өчен федераль бюджеттан 30 миллион сумга якын акча бирелде. Декабрь аенда су капкасында 3 меңнән 5 мең кубометрга кадәр су җитештерү өчен башкарылган эшләр тәмамланды.
Конкрет сәбәп нәрсәдә? Су кайда «пычрана»?
Шәһәргә су ике линиядән килә. Торбаларының озынлыгы 15 километрга якын. Линияләр яңа, биредә су пычранмый. Шәһәрдәге су челтәрләренең озынлыгы 62 километрдан артып китә. Торбаларның 70 процентка якынын (43,9 км) алмаштырырга кирәк. Су торбаларының күпчелеге җир астына узган гасырның 50-60 елларында салынган (алар 30-40 ел гына файдаланырга тиеш). Шуңа күрә аларның эче пычрак белән тулган. Шушы торбалар аша уза торган су үзенең сыйфатын югалта да инде.
Проблеманы хәл итү өчен искергән торбаларны алмаштырырга кирәк. Мәсьәләне хәл итү юлларын эзлибез. Болгар шәһәре территориясендә 2019 һәм 2020 елларда гражданнарга үзара салым кертү мәсьәләсе буенча уздырылган җирле референдум нәтиҗәләре буенча, халыктан җыелган акчаны (һәр сумга Татарстан Республикасы Хөкүмәте тагын дүрт сум өсти) су торбаларын алмаштыруга һәм шәһәр урамнарында краннар куюга тотачакбыз.
Акча бармы соң?
Узган ел үзара салым буенча гражданнардан 451,6 мең сум акча җыелды. Республика бюджетыннан 1806,41 мең сум алынды. Барысын бергә кушып исәпләгәндә 2 258,0 мең сум тәшкил итте. Бу акчага Октябрь урамында (170 метр), Вертынская (140 метр), Калинин (300 метр) һәм Вахитов урамында (705 метр) 1,315 километр суүткәргечка реконструкция ясалды.
Шул ук елда җирле бджеттан 4671,2 мең сум акча бүлеп бирелде. Акча тулысынча 1,319 километр су челтәре, коелар төзүгә, Болгардагы аерым участокларда ремонт уздыруга тотылды.
2020 елның беренче кварталында халыктан 683,3 мең сум акча җыелды. План уенча 2094,3 мең сум (шәһәрдә теркәлгән 6891 кешедән) булырга тиеш иде. Бу бары тик 33 процент кына тәшкил итә. Икенче һәм дүртенче кварталда (2019 елда) 57,4 мең сум җыелды. Республика бюджетыннан 2962 мең сум алдык. Барлык җыелган акча (үзара салым+ТР бюджетыннан алынган акча) 3703,4 мең сум булды. Торгилар уздырганнан соң, бу акчага Болгарда, аерым алганда Некрасов тыкрыгы (350 метр), Дзержинский (305), Октябрь (170 метр), Нариманов (360 метр), Пушкин (120 метр), Зоя Космодемьянская (340 метр), Матросов (440 метр) урамнарында аварияле участокларда эшләр башкарылачак.
Шунысын да әйтергә кирәк, халыкның кайбер өлеше бу проблеманы үзе дә хәл итә ала. Болгарның аерым урамнары буйлап, 2012 елдан башлап, республика һәм җирле бюджет акчасына яңа торбалар салынды. Әмма күпләр әле дә яңа линиягә тоташтырылмаган. Мәсәлән, Лихачев, Рабочий, Абдулла Алиш, Вертынская, Светлый, Октярь, Октябрьнең 40 еллыгы, Есенин, Рыночный, Вахитов, Комсомольский, Матросов урамнарындагы 180гә якын йортка су әле дә иске торбадан килә. Әйтеп үтелгәнчә, торбалар пычрак белән тулган, шуңа күрә краннардан балчыклы су агуына бер дә гаҗәпләнәсе юк. Өстәвенә, искергән торбалар һаман саен сафтан чыга, әле тегендә, әле монда ярыла һәм тишелә. Көзгә таба иске линияләр эшләүдән туктатылачак. Шуңа күрә, яңа линияләргә тоташтырга өлгермәгән кешеләр бу мәсьәләне 1 сентябрьгә кадәр хәл итәргә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев