Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Диспансерлаштыру: сораулар һәм җаваплар

Агымдагы елның узган 2,5 аенда диспансерлаштыруны безнең шәһәр һәм районның дүрт йөздән артык кешесе узды.

Гомумән алганда, быел бу медицина тикшеренүен 3,5 меңгә якын кеше үтәргә тиеш.
Халыкның төрле яшь төркемнәрен диспансерлаштыруга нәрсә кертелүе, тикшерүнең җитди авыруларны ачыклауда нинди нәтиҗә бирүе һәм диспансерлаштыруның башка нечкәлекләре турында хәбәрчебез Марина Зайцевага Спас район үзәк хастаханәсенең баш табибы вазифаларын башкаручы Наил ИСХАКОВ сөйли. 

– 2020 елгы диспансерлаштыру үз эченә нәрсәләрне ала һәм аны ни өчен узарга?
–Диспансерлаштыру пациентларның сәламәтлеген бәяләүгә һәм онкология, йөрәк-кан тамырлары авырулары, шикәр диабеты һәм башка җитди авыруларны иртә ачыклауга юнәлдерелгән медицина тикшеренүләре һәм консультацияләре комплексын аңлата. Диспансерлаштыруның уңай яклары күп, алар арасында халык өчен түләүсез булуын, узуның гадилеген билгеләп үтәргә мөмкин: моның өчен бары тик паспорт һәм мәҗбүри медицина иминияте полисы гына кирәк булачак. Шулай ук барлык процедураларны бер көндә узарга мөмкинлек бирелү дә зур әһәмияткә ия. 
18-39 яшьлек гражданнар - өч елга бер, ә кырык яшьтән соң ел саен тикшереләләр.  Чараның беренче этабы пациентның анкетасын тутыруны, диагнозны алдан билгеләү өчен кирәкле җентекле сораштыруны күздә тота, буй һәм авырлыкның төгәл параметрлары билгеләнә, артериаль кан басымы үлчәнә. Барлык яшь категорияләре өчен флюорография, гомуми холестерин, глюкоза, гемоглобин һәм эритроцитлар утыру тизлегенә (СОЭ) анализлар мәҗбүри булып тора. Утыз биш яшьтән башлап тикшерү программасына электрокардиографияне (ЭКГ), 40 яшьтән – күз эчендәге басымны үлчәү һәм тизәкне яшерен канга тикшерү, 45 яшьтән – ФГДС (эзофагофиброгастродуоденоскопия) керә. 
Кырык яшькә җиткән хатын-кызларга ел саен мазокка цитологик тикшерү һәм маммография, ир-атларга - кандагы простат-специфик антиген (ПСА) билгеләүгә анализлар үткәрергә кирәк. 
Диспансерлаштыруны узуның икенче этабында тикшеренүләр беренче этап нәтиҗәләре нигезендә табиб-терапевт билгеләү буенча үткәрелә. Бу очракта профильле белгечләрнең (онколог, хирург, гастроэнтеролог, эндокринолог һәм башка) консультацияләре, шулай ук кан биохимиясе, ультратавыш тикшеренүләре, рентгенография һәм кайбер башка өстәмә тикшеренүләр билгеләнә.
– Медицина тикшеренүенә ничек әзерләнергә?
– Диспансерлаштыру узу алдыннан иртәнге аш ашарга яки чәй, башка сыеклыклар эчәргә кирәкми, чөнки канны катгый рәвештә бирергә кирәк. Тизәк анализы тапшырырга ниятләүчеләргә анализ үтү алдыннан өч тәүлек дәвамында ит һәм ит ризыклары, тимер микъдары югары булган ризыклар, шулай ук эчәклектә газ барлыкка китерә торган ризыклар (кыяр, кәбестә һ.б.) ашау киңәш ителми. Шулай ук витаминнар, составында тимер булган препаратлар һәм стероидлы булмаган ялкынсынуга каршы дарулар кабул итүдән баш тартып торсагыз да әйбәтрәк булыр. Бу анализ нәтиҗәләрендә төгәлсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин 
Әгәр сездә диабет яки даими туклану режимын таләп итә торган башка авырулар булса, бу хакта табиб-терапевтка хәбәр итегез.
Паспорт һәм медицина иминиятләштерү полисы белән билгеләнгән вакытта сырхауханәгә килергә, регистратурадан үз карточкагызны алырга, ә аннары анализларга талоннар алу өчен 207нче номерлы профилактика кабинетына яисә участок шәфкать туташына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Барлык кирәкле процедураларны үткәннән соң һәм анализ нәтиҗәләре белән участок табиб-терапевтына мөрәҗәгать итәргә кирәк. 
– Узган ел йомгаклары буенча диспансерлаштыруның нәтиҗәләре нинди?
– 2019 елда безнең поликлиникада шәһәр һәм районның 3019 кешесе тикшерү узды. Тугыз кешедә онкологик авырулар, 52 кешенең йөрәк-кан тамырлары системасының җитди авырулары ачыкланды. 451 кешенең генә тулысынча сау-сәламәт булуы билгеле булды.
– Халык үз сәламәтлегенә җитди карыймы? Еш кына диспансерлаштыру турында, көчләп тагылган хезмәт, дигән фикерләр ишетергә туры килә, күпләр аңа җитди карамыйча, тиз-тиз генә узарга ашыга...
– Төрле кешеләр була. Иртәдән үк поликлиникага эшкә килгән кебек килеп утыручылар да бар.  Үз сәламәтлекләре турында кайгырталар, даими рәвештә тикшеренәләр һәм чиратларда утыру, шундый ук чирләрдән җәфа чигүче пациентлар белән аралашудан хәтта үзенә күрә бер канәгатьлек хисе кичерәләр.   
Ә көне-төне эш-мәшәкатьләр белән мәшгуль халык диспансеризациягә бик җитди карамый, аны узуны үз сәламәтлеге турында кайгырту белән берничек тә бәйләми. Янәсе, безгә, яшьләргә, диспансерлаштыру нәрсәгә? Без үзебезне яхшы хис итәбез, безгә нинди тикшерүләр кирәк булсын? Әмма бу, кызганычка каршы, тамырдан ялгыш фикер. Теләсә кайсы яшьтә тикшеререлеп торырга кирәк. Кайчакта япь-яшь, тыштан сау-сәламәт күренгән кешеләрдә дә онкологик авырулар ачыклана. Яман шеш үзен бик озак сиздерми, кешенең бер җире дә авыртмый, ә авыру, ниһаять, ачыкланганда, артык соң була – шешнең 3-4 стадиясе килеп җиткән була. 
Әйтик, соңгы елларда йөрәк авырулары да нык яшәрде. Алар инде утыз яшьлек кешеләрдә дә була. Эшне инфарктка җиткермәс өчен, без профилактика белән мөмкин кадәр иртәрәк шөгыльләнергә, дәваланырга киңәш итәбез. Шуңа күрә вакыт-вакыт табибларга йөрергә, кирәкле анализларны тапшырырга кирәк.
– Үз сәламәтлегең турында ничә яшьтән кайгырта башларга кирәк?
– Яшьтән үк. Спорт яки физкультура белән шөгыльләнү, чыныгу, витаминлы туклану, тиешенчә ял итүне үз эченә алган сәламәт яшәү рәвешен сакларга кирәк. Тәмәке тарту, наркотик катнашмалар яки спиртлы эчемлекләр куллану кебек зарарлы гадәтләргә юл куярга ярамый. Зыянлы гадәтләр организмның барлык системаларын зарарлый һәм куркыныч авырулар рәвешендәге нәтиҗәләргә китерә. 
Утыз яшьләрдән башлап, табибларда даими рәвештә тикшеренергә һәм үз сәламәтлегең турында кайгыртырга кирәк. 
– Табибларның эше күп булуын, поликлиникада персоналның җитмәвен исәпкә алып, диспансерлаштыру кысаларында медицина тикшерүләрен ни дәрәҗәдә төгәл үткәрә аласыз? Еш кына кабинетларга, регистратурага чиратлар күрергә туры килә.
– Билгеле, эштә кайбер проблемалар бар, әмма без аларны хәл итү өстендә эшлибез.
Поликлиникада, чыннан да, урта звено медицина персоналының җитмәве мәсьәләсе кискен тора. Шуңа күрә күп кенә шәфкать туташлары икешәр вазифа башкара. Процедура кабинетын гына алыйк. Анда көненә дистәләгән кеше эләгергә омтыла, чөнки кан биохимиясе авыруларны билгеләүнең мөһим коралы булып тора. Аеруча эш күп булган көннәрдә кан алучы шәфкать туташына ярдәмгә тагын бер хезмәткәр куябыз. 
Ультратавыш диагностикасы кабинетына язылу чираты да берничә көн, кайчакта аннан да күбрәк вакыт тәшкил итә, әмма без Хөкүмәтнең "2019 елга һәм 2020 һәм 2021 еллар план чорына түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасы турында" 2018 елның 10 декабрендәге 1506нчы карары белән регламентлана торган вакыт кысаларына сыешырга тырышабыз. Әлеге документ нигезендә, беренчел медик-санитар ярдәм күрсәткәндә диагностик инструменталь (рентгенография һәм ультратавыш тикшеренүләре, шул исәптән маммография, функциональ диагностика) һәм лаборатор тикшеренүләрне үткәрү сроклары тикшеренүләр билгеләнгәннән соң 14 календарь көненнән дә артмаска тиеш. 
Күп кеше теш табибларына талон алуның катлаулы булуыннан зарлана. Мондый проблема килеп чыкмасын өчен без кешеләргә табибка алдан язылып куярга киңәш итәбез. Моны дәүләт хезмәтләре порталы, шулай ук стоматология поликлиникасы регистратурасы телефоны аша эшләргә мөмкин. 
– Өстәмә медицина хезмәтләрен алу мөмкинлеге турында халыкка ничек хәбәр итәсез?  Әйтик, күптән түгел генә Спас район хастаханәсенә маммограф килгән иде...
– Диспансерлаштыру кысаларында теге яки бу процедураны узарга тиешле кешеләргә без бу хакта участок шәфкать туташлары аша хәбәр итәбез. Кагыйдә буларак, алар пациентларга шылтыратып, тикшерү кирәклеген аңлаталар, әйтик, шул ук маммографның эш графигы турында сөйлиләр.
«Мобиль поликлиника» халыкка Казаннан килгән квалификацияле медицина белгечләреннән ярдәм алырга мөмкинлек бирә Безнең районга ул елына ике мәртәбә килә, берничәшәр көн кайбер торак пункларда тора. Табиблар ярдәменнән файдалану өчен башта безнең поликлиникада медицина тикшерүен узарга кирәк. Аннан соң кирәкле анализлар һәм терапевт нәтиҗәсе белән «Мобиль поликлиника»га килергә кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев